Төрекчә-татарча сүзлек «Инсан» нәшриятында 1998 елда дөнья күргән. Аны әзерләүдә Prof. Dr. Fuat Ganiyev (Фуат Ганиев), Asiye Rahimova (Асия Рәхимова), Rifkat Ahmetyanov (Рифкать Әхмәтьянов), Rafayıl Muhammetdin (Рафаэль Мөхаммәтдинов) һәм Fenüze Nuriyeva (Фәнүзә Нуриева) катнашкан.
Сүзлек төрек һәм татар телләрен өйрәнергә теләгәннәр өчен төпле кулланма булып торачак, тәрҗемә эшендә дә файдалы белешмә булачак, аны сөйләшү процессында да кулланырга мөмкин. Сүзлектә 20 меңгә якын гыйбарә бар.
[ Sözlük Türk ve Tatar dillerini öğrenenler için esaslı öğretim aracı ve tercüme çalışmalarında da faydalı danışma kitabı olabilir, bu sözlük canlı konuşmalar süresinde de faydalanılabilir]
Йөкләргә: Төрекчә-татарча сүзлек
Татарча-төрекчә сүзлек шулай ук «Инсан» нәшриятында, 1997 елда дөнья күргән. Әзерләүчеләре — Фуат Ганиев, Рифгать Әхмәтьянов һәм Хәлил Ачыкгөз.
Йөкләргә: Татарча-төрекчә сүзлек