Бернинди эшкә алынма. Бу акыллылыкның беренче билгесе; нинди булса да эшкә алынгансың икән, аны җиренә җиткереп эшлә. Бу — акыллылыкның икенче билгесе.
(Борынгы һинд тәгъбире)
Борынгы һинд философиясе Җир планетасының үзенчәлекле төбәгендә барлыкка килә. Бу — кешелекнең тарихи яктан һәм бүгенге фәнгә мәгълүм булган беренче цивилизациясен үз куенында тудырып үстергән регион. Беренче цивилизацияләр, гомумән, табигатьнең кешеләр өчен иң уңай, иң мәрхәмәтле җирләрендә барлыкка киләләр. Балыкка һәм судагы башка җан ияләренә бай булган елгалар, диңгезләр, төрле җәнлеккә, шулай ук үсемлекләргә, җимешләргә юмарт урманнар, кешедән яшәү өчен әллә ни чыгымнар таләп итмәгән йомшак һәм иркәли торган җылы һава — болар барысы да кешеләргә тереклек өчен иң уңай шартлар бүләк иткәннәр. Борынгы цивилизацияләр җәмгыятькә сәнәгать белән бергә рухи, шул исәптән дөньяга караш кебек, кыйммәтләр тудыру өчен дә тиешле шартлар тудыра алган.
Борынгы һиндлар төбәгендә моннан 4—5 мең еллар чамасы элегрәк кыргый җәмгыятьле тәртип хакимлек иткән. Биредә сәнәгатьнең үсә бару процессының нәтиҗәсе буларак, хосусый милекчелек, шуның нигезендә сыйныфлар барлыкка килә. Ләкин борынгы һиндларда колбиләүчелек һәм шуңа туры килгән иҗтимагый-икътисади тәртип булганлыгы турында әллә ни мәгълүматлар юк. Күрәсең, бу төбәктә колбиләүчелек дәүләте төзү өчен объектив шартлар тумаган (күпчелек очракларда моның өчен сугышта әсир төшкән кешеләр файдаланыла торган булган).
Ведалар
Борынгы һинд җәмгыятендә кешеләрнең дөньяга карашы дини-мифологик планда формалаша. Философиягә килгәндә ул ике дәвер кичерә. Хронологик яктан алганда, аларнын беренчесе — ведалар. Алар борынгы һинд чыганакларына нигезләнгән һәм юнәлеше, эчтәлеге ягыннан төрле аллаларга багышланган гимннар мәҗмугаләрен тәшкил иткәннәр. Ведалар дөньяны беркатлылык, наив, примитив, мифологик баскычтан торып аңлатуны чагылдырган формалар булып танылганнар. Анда философия мифология формалары белән үрелгән рәвештә яши. Әйтелгәнчә, бу чорга күп аллалык хас.
Упанишад
Икенчесе — упанишад чоры. Бу терминның мәгънәсе түбәндәгечә. Uра — «янәшә», sad — «утыру» сүзләрен аңлата. Җыеп әйткәндә, ул, шәкертләрнең мөгаллим тирәсенә җыелып, белем алуларын аңлата торган булган. Упанишадка үзендә «саф» фәлсәфи белемнәрнең зуррак өлешен алып тору хас.
Упанишад тәгълиматы буенча, дөньяның әүвәл нигезен брахман тәшкил итә. Үзенең җисеме ягыннан ул — рухи күренеш. Һәм ул — дөньяны тудыручы да. Шул ук вакытта брахман аерым кешенең рухы (атман) белән дә тәңгәлләшә ала. Аларның бергә кушылуы мокша дип атала.
Упанишад буенча, кеше үзенең яшәү мәгънәсен брахманга, аның аша әнә шул мокшага ирешүдә күрергә тиеш. Һәм аңа ирешү кешегә иң югары ләззәт, шуның өстенә үлемсезлек бирә. Шунсыз кеше бер мескен булып кына кала. Дөньяви яшәү ул бары тик газап чигү генә. Шунлыктан һәр кешенең брахманга (мокшага) омтылып яшәве аның алдында торган иң изге бурычларның берсе дип санала.
Упанишад ведаларны тәнкыйтькә тотучы уңай күренеш булса да, һәр яктан да уйланылган, эзлекле тәгълимат булмаган. Аның үз эчендә үк төрле каршылыклар яшәгән. Упанишад, бер яктан, әүвәл нигезне рухи кыйммәттә (брахманда) таныган булса, икенче яктан, шушы ук сыйфатны кайбер материаль кыйммәтләрдә (утта, суда, җирдә, һавада һ. б.) дә күрә. Бу каршылык аңа әлеге тәгълиматны тудыруда тарихның төрле дәверләре вәкилләренең катнашуы белән аңлатыла булса кирәк.
Чыннан да, упанишад берничә дәверне (һәм шул дәверләр тудырган) юнәлешне белә: чарваклык, җәйнилек һәм буддалык.
Чарваклар һәм җәйниләр
Чарваклар, гомумән алганда, материалистик карашта тора торган булганнар. Алар, материяне һәм дөньяны бердәнбер дип танып, икенче дөньяның барлыгын инкяр иткәннәр. Әхлакый якка килгәндә, алар гедонизм (дөньяның барлык матурлыкларыннан ләззәт алу) принципларын алга сөрә торган булганнар.
Җәйнилек (б.э.к. 6 гасыр элек) дуалистик ориентациядәге агым дип танылган. Аның атамасы әлеге агымның башлап җибәрүчесенең исеменә бәйләнгән. Җәйнилек вәкилләре шәхеснең яшәешендә ике — материаль һәм рухи — якны аералар, әхлакый белемнәрдә алар, чарвакларга каршы чыгып дөньяда яшәүдә аскетлыкны алга куйганнар. Җәйнилекнең Һиндстан кешеләренә булган йогынтысы хәзерге чорда да сүрелмәгән әле.
Буддалык
Буддалык (б.э.к. 6 гасыр элек) — идеалистик юнәлештәге күренеш, үзенең термины белән нигез салучының исеменә бәйләнгән — «аңга килгән», «агартылган» дигән мәгънәне аңлата.
Будда философиясенең нигез ташларын тәшкил иткән принциплар түбәндәгеләрдән тора: кешеләрнең дөньяда яшәүләре (тумыштан алып үлүгә хәтле) — газаплар; газапларның сәбәбе — кешеләрнең һәр яктан да иркен, матур яшәргә омтылуларында; газаплардан котылу юлы — шушы омтылышлардан арынуда.
Упанишад юнәлешендәге бу агым үзен кабатланмас бер күренеш дип таныта. Буддалык бит ул — философия тарихында урын тапкан күренеш кенә түгел, бәлки шуның белән бергә һиндлыларның бөтен дөньяга таралган диннәренең берсе дә.
Будда дине төрле культлар, йолалар, догмалар системасын эшкәртеп чыгара. Шуларның берсе — җан ияләренең яңадан гәүдәләндерелүе. Янәсе, җан иясенең үлүе шушы дхарманың (нормалар җыелмасының) таркалуына китерә, ләкин аның урынына яңа дхарма барлыкка килә. Шушы яңа дхарма комбинациясе элеккеге карма (барлык гөнаһлар һәм игелекләр җыелмасы) белән билгеләнә. Бу алмашынулар чиксез түгел. Кешенең яңадан гәүдәләндерелүе нирвана белән тәмамлана. Бу инде кешенең газаплардан тәмам арынганлыгын күрсәтә.
Будданың фәлсәфи эчтәлеге ике аспекттан тора. Беренчесе — әйберләрнең табигате, асылы; икенчесе — танып белү гыйльме.
Беренче аспектка килгәндә, аның дхармаларга нигезләнгәнлеген әйтергә кирәк. Һәр әйбер дхарма-кисәкчәләрдән тора. Алар — гел үзгәрештә.
Икенче аспект — танып белү турындагы тәгълимат. Будда фәлсәфәсе буенча, кеше ниндидер аерым атманнан тормый (бу упанишад тәгълиматына каршы килә). Аның урынына кешедә биш психик һәм материаль сыйфат таныла: 1) аң, 2) фараз итү, 3) тойгылар, 4) карма көчләре (югарыда әйтелгәнчә, барлык гөнаһлы һәм игелекле сыйфатлар җыелмасы), 5) кеше шәхесенең материаль кыяфәте.
Будда фәлсәфәсе буенча, кешенең яшәве даими рәвештә алмашынып тора. Аны яктыртучы прибор белән чагыштырып була: ул бер яктырта, бер сүнеп тора. Аның бөтенләй сүнүе үзенең гәүдәләнешен нирванада таба. Ләкин утның сүнүе аның бөтенләй юкка чыгуы түгел әле, ул икенче формага гына күчә…
Күренә ки, будда фәлсәфәсе шактый катлаулы, анда уйдырмалар да күп, ләкин үзгәрешләргә, шул исәптән кешенең яшәвенә, диалектик бәя бирү дә юк түгел.
Казбек Гыйззәтов тексты
Библиографик мәгълүмат:
Гыйззәтов К.Т. Философия: 2 кит. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорт. өчен д-лек. – Казан: Мәгариф, 2002. – 37-39 Б.
фоторәсемнәр: syg.ma,