Менделеевның периодик җәдвәле кайсы ягы белән уникаль? Бөек химик әле ачылмаган элементларның сыйфатларын каян белгән? Нобель премиясе белән дә бүләкләнмәгән галимгә аннан да зуррак нинди хөрмәт күрсәтелгән? Бу турыда сезгә TedED проектының анимацияле дәресе сөйләр. Ләззәтләнегез! Видео татарчага тавышландырылган. Татарча субтитрларны укыр өчен, видеоның иң аскы рәтендә урнашкан тамгага басырга онытмагыз. Текстны Фирүзә Шәйхуллина укыды. Татарстан … Тулысынча
Агулый торган сугыш матдәләренең берничә тамчысы да кешене үтерә яки вакытлыча сафтан чыгара ала. Химик корал шулкадәр коточкыч куркыныч булганга, аны ничәмә-ничә тапкыр тыеп карадылар инде. Ләкин агулы матдәләр бүген дә хәрби конфликтларда кулланыла. Инфографика РИА Новости сәхифәсеннән тәрҗемә ителде.
Мөселман дөньясында күренекле галим булып саналган Ризаэддин Фәхреддин татар-башкорт халыклары өчен чын энциклопедист. Дини эшчәнлегеннән тыш, ул үзенең журналистика, әдәбият, педагогика өлкәсендә куйган хезмәтләре белән дә данлыклы. Риза казый — педагог аерым игътибарга лаек. Эш шунда ки, аның идеяләре һәм үз вакытында нәшер итеп калдырган тәрбияви әсәрләре бүген дә киң кулланылышта: ел саен Риза Фәхреддин … Тулысынча
Табигать — могҗизалар чыганагы. Ләкин һәр табигый могҗизаның аңлатмасы бар. Фән аларның серләрен чишә белә. Менә, мәсәлән, агач яфраклары. Язын яшел булып ярылалар, яшел булып яшиләр, ә аннары табигатьнең сары, кызыл-сары, кызыл киемнәргә киенүе дә озак көттерми, көз җитә. Яфракларның шундый көзге төсләре каян килеп чыкканын белергә тырышыйк әле. ХЛОРОФИЛЛ Хлорофилл – үсемлекләрне яшел төскә буйый … Тулысынча
Дөньяда булган барлык әйбернең дә нигезендә нәрсә ята? Миллионлаган галимнәр, фәлсәфәчеләр һәм дин әһелләре әлеге сорауга үз җавабын тәкъдим итә. Бу мәсьәләгә нейробиологларның һәм нейрофизиологларның да үз карашы бар. «Барысы да безнең башта нигезләнә», — ди алар. Әйе, нәкъ менә баш миебездәбезнең чын тормышыбыз бара — нәкъ менә ул без күрә торган рәсемне ясый, без сизә торган тәмне, без тоемлый торган халәтләрне һәм эмоция-хисләрне барлыкка китерә. 1960-еллар күп кенә фәннәр, шул исәптән нейробиология … Тулысынча
Казаннан 2880 чакрым ераклыкта Италия дәүләтенең башкаласы Рим урнашкан. Шәһәрнең эчендә тагын бер мөстәкыйль дәүләт бар. Шунда 1,5 млрд кешенең кадерле Атасы яши. Ул гел актан гына киенә, аны бар дөнья белә. «Папа! Рим папасы» дип дәшәләр аңа. Католик №1 Рим папасы – Католик чиркәвенең рухи башлыгы, католик №1. Тәхеткә килгән һәрбер папа изге апостол … Тулысынча
Тормышта безгә бик еш бәхәсләшергә туры килә. Ә инде хәзерге заманында дискуссияләр – интернет-мәдәниятнең аерылгысыз өлеше. Әмма без бәхәсләшә беләбезме? Гади әйбер кебек тоелса да, чынлыкта, бәхәс – ул сәнгать. 1923 елда исә Сергей Поварнин исемле атаклы рус мантыйкчысы шушы мәсьәләгә багышлап махсус китап чыгара. Анда ул дөрес итеп бәхәсләшергә өйрәтә. «Гыйлем» татарча да матур … Тулысынча
Билингвальлек стереотиплары турында сөйләшүне дәвам итеп, күптеллек милләтнең, бу очракта дәүләтнең барлык гражданнарын тәшкил иткән «нациянең», бердәмлеген юкка чыгара дигән карашларны тикшерик. Әүвәл шунысын ачыклап үтик: «милләт» дигән татар сүзе урыс телендәге ике сүзне берләштерә. «Нация» сүзе бөтен илдә яшәгән барлык кешегә каратып әйтелә; мәсәлән, «Россиянин» яисә Русия кешесе. «Национальность» исә кешенең этник тамырларына кагыла. … Тулысынча
Сәгыйть Хәлфин — мәгърифәтче, I Казан ирләр гимназиясенең татар теле укытучысы, атаклы Хәлфиннәр нәселенең башы. 1767 елда император закон чыгару комиссиясенә (Уложенная комиссия) Казанның Иске һәм Яңа татар бистәләреннән депутат булып сайлана. Екатерина II махсус боерыгы буенча 1769 елда I Казан гимназиясендә көнчыгыш телләрен белүче түрәләр әзерләү максаты белән татар классы ачыла. Татар теле укытучысы … Тулысынча
Төлкеләрнең атлау стратегиясе белән файдалануы әкиятләрдән ук билгеле: алар өч алымда Күмәчкәйне бетереп ташлыйлар, өч алымда куянның йортын яулап алалар, өч алымда көндәше бүрене нейтральләштерәләр. Әмма без аларның кешегә якыная баруын сизмибез дә. Төренең атамасыннан ук күренгәнчә, гади төлке – кешеләрнең иң күнегелгән юлдашларының берсе. Төлкеләр белән кешеләр арасында үзара кызыксыну бар. Һәм ул менә … Тулысынча