Менделеевның периодик җәдвәле кайсы ягы белән уникаль? Бөек химик әле ачылмаган элементларның сыйфатларын каян белгән? Нобель премиясе белән дә бүләкләнмәгән галимгә аннан да зуррак нинди хөрмәт күрсәтелгән? Бу турыда сезгә TedED проектының анимацияле дәресе сөйләр. Ләззәтләнегез!
Видео татарчага тавышландырылган. Татарча субтитрларны укыр өчен, видеоның иң аскы рәтендә урнашкан тамгага басырга онытмагыз.
Текстны Фирүзә Шәйхуллина укыды.
Татарстан радиосында яздырылды.
Монтаж — Алинә Галиәхмәтова
Татарча тәрҗемәне һәм титрларны Гыйлем берләшмәсе әзерләде.