Тормышта безгә бик еш бәхәсләшергә туры килә. Ә инде хәзерге заманында дискуссияләр – интернет-мәдәниятнең аерылгысыз өлеше. Әмма без бәхәсләшә беләбезме? Гади әйбер кебек тоелса да, чынлыкта, бәхәс – ул сәнгать. 1923 елда исә Сергей Поварнин исемле атаклы рус мантыйкчысы шушы мәсьәләгә багышлап махсус китап чыгара. Анда ул дөрес итеп бәхәсләшергә өйрәтә. «Гыйлем» татарча да матур һәм мантыйклы итеп дискуссияләр оештырырга теләүчеләр өчен бу китаптан бер бүлекне тәрҗемә итте.
Тезис нәрсә ул
Бәхәс һәм аның үзенчәлекләре турында сөйләгәнче, иң элек, бик тирәнгә кереп китмичә, дәлилләр турында әйтеп китәргә кирәк. Килешәсездер, тормыш дәлилләрдән, исбатлаулардан тора бит: берәү теге яисә бу фикернең дөрес булуын исбатлый, ә икенче берәү — аның хак булмавын.
Исбатлау тезисы ул — дөрес булу-булмавы дәлилләр белән аңлатылган фикер. Ул — безнең эшебезнең турыдан-туры нәтиҗәсе. Тезисны шахмат уенындагы патша фигурасы белән чагыштырып була; ә оста шахматчы, нинди генә карар кылса да, һәрвакыт патшаны истә тота. Бәхәстә катнашучы да шундый ук сыйфатка ия булырга тиеш: үз фикерен исбатлаганда, ни генә сөйләмәсен, нинди генә аргументлар китермәсен, аның төп максаты — тезис, тезисны яклау яисә кире кагу.
Менә ни өчен җитди бәхәскә керәсе кеше бәхәс темасын, ягъни тезисны, тулысынча ачыкларга тиеш. Бүтәнчә әйткәндә, тезисның бар яклап та ачыклануы, аңлаешлы булуы зарур.
Тезисны ачыклау
Ә тезисны ачыклау өчен нишләргә кирәк соң? Моның өчен нибары 3 сорауга җавап бирергә кирәк.
Беренчедән, тезисның барлык сүзләре, ул үз эченә алган төшенчәләр безгә аңлашыламы? Ягъни, тезисның мәгънәсен аңладыкмы?
Аңлашыла ки, әгәр безгә «Бүгенге көндә җирне социальләштерергә кирәк» дигән тезисны якларга яисә кире кагырга кирәк икән, без «җирне социальләштерү» нең ни икәнен төгәл белергә тиешбез.
Белмәсәк, исбатлау, сүз көрәштерү түгел, ә гадәти «сүз куерту» килеп чыгачак. Кагыйдә буларак, нәкъ менә шушы беренче пункттан ук бәхәс һәм дәлилләү «кыек юлга» китә дә инде.
Тезисның сүзләре үк аңлашылмаса, нишләргә соң? Әлбәттә, аңлашылмаган сүзне ачыкларга кирәк. Мәсәлән, «җирне социальләштерү» дигән төшенчәне алыйк. Бүтән сүз белән әйткәндә, бу төшенчә «җирне шәхси милек түгел, ә халык милке дип игълан итү»гә тәңгәл. Әгәр моннан соң да, аңлашылмаса, тагын һәм тагын ачыклык кертергә тырышырга кирәк. Бер сүз белән әйткәндә, тезисны «энәсе-җебенә» кадәр аңлап бетермичә, киләсе пунктка тотынырга кирәкми.
Төшенчәгә аңлатма бирү
Төшенчәгә аңлатма бирү өчен, 2 ысул кулланыла:
1) үз көчең белән аңларга тырышу, әмма күп очракта бу ысул уңышсыз булып чыга, һәм мөмкин дә булмавы бар;
2) әзер аңлатмалар куллану.
Әгәр төшенчә гомумкулланылышта булмаса, безнең өчен ят булса, бу очракта, икенче ысул, әлбәттә, уңайлырак. Төшенчәгә аңлатма бирү, гадәттә, бик авыр эш, ә бәхәс вакытында бигрәк тә авыр, аның өчен бөтен булган белемеңне, күнекмәләрне оста итеп кулланырга кирәк, өстәвенә,бу вакытны да ала. Тәнкыйть аша үткән, белгечләр тарафыннан махсус бирелгән аңлатманы куллану, берсүзсез, яхшырак һәм ышанычлырак.
Бу уңайдан берәр җитди һәм дәрәҗәле фәнни китапка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Монысы аңлашыла инде. Ә кул астында яхшы фәнни китап булмаса, сүзлектән карау яхшы. Күп очракта бер үк төшенчәгә төрле китаплар төрле, аңлатма бирә. Моны, әлбәттә, истә тотарга кирәк, югыйсә, бәхәс вакытында аңлашылмаучанлык килеп чыгарга мөмкин. Безгә кирәкле аңлатма — берәү, ә төшенчәнең аннан башка тагын бихисап мәгънәсе булырга мөмкин.
Без бәхәстә кулланачак төшенчәләрнең аңлатмаларын мөмкин кадәр төгәл итеп ятларга кирәк, әмма коры ятлау белән чикләнмичә, мәгънәсенә дә тулысынча төшенергә кирәк. Мәсәлән, бүгенге көндә инфляция, оптимизация, кризис, инновацияләр, модернизация һ.б. сүзләр бәхәсләрдә бик еш кулланыла. Шулай да бик еш күп кешенең әлеге сүзләрнең ни, аңлатканын белмәүләренә шаһит булырга туры килә. Мәсәлән, инновация ни ул, дип сорыйбыз, ә әңгәмәдәш я җавап бирми, я җыен юк-бар сөйләргә тотына. Ә бит шулай оста итеп сөйли! Мәгънәсез бәхәсләрне булдырмас өчен һәм тутый кошка әйләнмәс өчен, әйткәнемчә, төшенчәләрне мәгънәсен, аңлап ятларга кирәк. «Ә-ә, кайчандыр укыган идем бу турыда, истә бугай», — дип кенә калдыру дөрес түгел. Укыйсың, онытасың, ә аннары кирәгеннән арттырып алдыйсың да. Димәк, барысы да баш миендә дөрес «киштәләрдә» булырга тиеш.
Тезисның «күләме»
Тезисны ачыклау буенча 2нче пунктны болайрак аңлатып була. Тезис, сайланылган тема, фикер буларак, үз эченә билгеле бер әйберне яисә бер үк төркемгә караучы бөтен яисә берничә әйберне ала. Һәм, буталчык килеп чыкмасын өчен, төгәл ачыкларга кирәк: сүз бер генә предмет турында барамы, әллә инде бу предмет караган төркем турында гомумәнме? Бик күп очракта нәкъ менә шул аңлашылмый да инде. Мисал китерәм. Берәү әйтә: «Кешеләр — начар». Әмма аның фикере, аңлашылмый бит! Гомумән барлык кешеләрне дә күз алдында тотамы ул яисә күпчелек кешеләрнеме? Моны белмичә, мәсәлән, әлеге тезисны кире кагырга ярамый, чөнки кире кагу юллары да төрле — тагын «сафсата» килеп чыгачак.
Тагын мөһим әйбер: предметка бирелгән теге яисә бу сыйфат аңа һәрвакыт хасмы яисә кайвакыт кынамы? Ансыз тезис аңлашылмый. Мәсәлән, берәү әйтә: «Кояш болытлар артына качтымы — иртәгә яңгыр көт». Сорау туа: һәрвакыт шулаймы, әллә күп очрактамы?
Тезисны ачыклауның әлеге пункты — «күләм» буенча ачыклау дип атала. «Күләм» билгеле булмаса, мәсәлән, «кешеләр — начар» дигән тезистагы кебек, бу очракта тезис күләм ягыннан билгесез дип санала.
«Модальлек» дәрәҗәсе
Шуннан соң безгә билгеләргә кирәк: тезисны тулысынча дөрес, тулысынча ялган, өлешчә дөрес яисә өлешчә ялган дип санаргамы? Кайбер очракта бик субъектив тезисны яклау-кире кагу аеруча авыр.
Кешеләр тезисның өлешчә яки тулысынча дөрес яки ялган булуы турында (мантыйк фәне аны «модальлек дәрәҗәсе» дип атый) бик сирәк уйлый. Гадәти фикер йөртүчегә әлбәттә, нинди генә фикер әйтмә, ул аны я тулысынча дөрес, я тулысынча ялган итеп кабул итә, «уртасын» күрми. Дөресрәге, ул аның турында уйланып та тормый. Әгәр билгеле бер фикернең тулысынча яисә өлешчә дөрес булуына зур игътибар бирүче кеше табыла икән, димәк, ул төптән уйлый торган, һәр нечкәлекне исәпкә ала торган кеше.
Кызганычка каршы, мондый кешеләр бик сирәк очрый. Мәсәлән, «Ходай бар» дигән фикер әйттеләр, ди. Күпләр турыдан-туры аның бармы-юкмы икәнлеген исбатларга керешәчәк. Яисә «Марста җан ияләре бар» диләр. Әлбәттә, бәхәсләшүче яклар әлеге планетада җан ияләренең булу-булмауларын исбатлыйлар. Ә белемле галимнәр, астрономнар әлеге фикернең, беренче чиратта, ни дәрәҗәдә(!) дөрес яисә ялган булуын искәртәчәк. Ә гадәти фикер йөртүчегә бу барыбер.
Фикерне ачыклауның мөһимлеге
Шулай итеп, тезисны ачыклаганда исәпкә алырга кирәк булган 3 пункт:
1) тезис үз эченә алган барлык, аңлашылмаган сүзләрне, төшенчәләрне ачыклау;
2) тезис үз эченә алган предметның «күләмен» ассызыклау;
3) модальлек дәрәҗәсен исәпкә алу.
Тезисны ачыклау бик зур вакыт таләп итә, һәм бу артык эш, дип тә уйларга мөмкин кайберәүләр. Әмма мондый караш — дөрес түгел. Беренчедән, тезисны ачуга чагыштырмача бик күп вакыт китми. Бик авыр очраклар да бар, әмма җиңелләре дә, нибары 2–3 секунд таләп итүчеләре дә бар бит. Истә тотарга кирәк: тезисны тиз ачыклау гадәткә керсә, нәтиҗәсе дә күбрәк булыр. Бу беренчедән иде. Икенчедән, тезиска ачыклык кертүгә сарыф ителгән вакыт, һичшиксез, үзен аклаячак! Йөз кат, мең кат! Ничек алай? Чөнки, тезис 100% аңлашылса, бәхәс темасы да ап-ачык, ә аргументлар китерү җиңел була, башка сүз белән әйткәндә, «бәхәс кыры» тулысынча «яктыртыла». Өстәвенә, артык булган, мәгънәсез исбатлауларга урын калмый. Ә кайвакыт мондый кызык хәлләр дә була: тезисны ачыклап бетерүгә бәхәсләшүдән мәгънә юклыгы ачыклана, мәсәлән, бәхәсләшүче яклар бер-берсе белән бәхәс башланганчы ук килешәләр. Әмма тезис ачыкланганчыга кадәр, алар бер төрле уйлауларын сизмәскә дә мөмкиннәр иде бит.
Бәхәс алдыннан тезисны ачыклауга бифштекс ашаганчы, кулга чәнечке тотарга күнеккән кебек күнегергә кирәк.
С. Поварнинның « Искусство спора: о теории и практике спора» китабыннан Эльза Гыйздәтова тәрҗемәсе
Текстны актуальләштерү максатыннан кайбер мисалларга үзгәртүләр кертелде.
Фото metro.co.uk сайтыннан