Мөселман дөньясында күренекле галим булып саналган Ризаэддин Фәхреддин татар-башкорт халыклары өчен чын энциклопедист. Дини эшчәнлегеннән тыш, ул үзенең журналистика, әдәбият, педагогика өлкәсендә куйган хезмәтләре белән дә данлыклы. Риза казый — педагог аерым игътибарга лаек. Эш шунда ки, аның идеяләре һәм үз вакытында нәшер итеп калдырган тәрбияви әсәрләре бүген дә киң кулланылышта: ел саен Риза Фәхреддин исемендәге педагогик укулар оештырыла, аның иҗатын гамәли куллану тәҗрибәсе барлык мәктәпләргә таратыла. «Гыйлем» Ризаэддин Фәхреддиннең төрле елларда чыккан педагогик әсәрләреннән төзелгән «Әхлак гыйлеме» җыентыгын тәкъдим итә. Аның эченә «Балалар өчен», «Әһле гыяль», «Кыз балалар өчен генә», «Олуглар вә бөекләр өчен», «Тәрбияле бала» һәм «Шәкертлек әдәпләре» кергән.
Китапны санакка йөкләү өчен файл битнең астында куелган.
«Балалар өчен» китабыннан
ГЫЙЛЕМ
- Гыйлем күңел күзен ачар, наданлык-караңгылыкны бетерер. Олы дәрәҗәләргә тоташтырыр, дошманнарга каршы корал булыр. Тереклекне саклар. Дөнья көтү сәбәпләрен белдерер, йорт эчендә вә гомумхалыклар белән ни рәвештә булырга кирәклекне өйрәтер. Гыйлем – галимнәрнең зиннәте, адәмнәрнең хөрмәте булып, караклардан куркусыз дәүләт вә һич бетми торган байлыктыр.
- Галимнәр (гыйлемле кешеләр) – пәйгамбәрләрнең варислары, дөньяның нурлары булып, наданнар да дөньяда торганнары хәлдә – үлекләр хөкемендәдер. Чөнки алар Аллаһы Тәгаләнең гаҗәеп нәрсәләренә кирәк вакытта гына күз салырлар, ләкин гыйбрәт ала белмәсләр. Кирәк вакытта су эчәрләр, әмма суның нидән хасил булганын вә чишмәләрнең нинди җиргә китүләреннән хәбәрләре булмас.
- Гыйлеме күп кешеләргә караганда аз гыйлемле булудан оялмагыз, бәлки белергә кулыгыздан киләчәк әйберләрне белми калуыгыздан оялыгыз, чөнки монысы – гаеп эштер.
- Гыйлем әһелләренә нәфес артыннан йөрү һич килешми. Шуның өчен шәригать үлчәвеннән тыш мал сөймәгез, теләкләрегезгә әсир булмагыз.
- Һәрвакыт гыйлемгә мәхәббәт итегез, өйрәтелә торган әйберләрне ихлас белән тыңлагыз, соңыннан кирәкләрен өйрәнегез вә һәрбер гыйлемнең күркәм булганын белегез, һичбер вакыт гыйлемгә тәкәбберлек күрсәтмәгез!
- Гыйлем өйрәнү – һәрникадәр гүзәл эш булса да, бозык ният белән укылганында гүзәллеге кимер. Шуның өчен “Бездән Аллаһы Тәгалә риза булсын һәм яхшы эшләргә сәбәп булсын иде”, — дип ният итегез. Бу исә – яхшы нияттер. “Имам, мөәзин, ахун, казый яки мөгаллимә (укытучы), мөдәррис (дәрес бирүче) вә ни булса да бер дәрәҗәгә – мәртәбәгә ирешсәң иде”, — дип ният итмәгез, күңелегездә моның кебек нәрсәләр булса чыгарыгыз. Чөнки болар яхшы ният түгелдер. Чөнки гыйлемнән максат дәрәҗә генә түгел, бәлки файдалы адәм булудыр.
- Хәзинәгездә булган гыйлемнән артыкны дәгъва итмәгез; үз-үзегезне олы санап хөкем итмәгез! Күрмисезме? Бөртекләре күп вә эре булган башаклар, һәрвакытта башларын түбән салып торырлар. Бөртексез яки аз бөртекле башаклар башларын югары күтәрерләр, аз гына һава селкенер булса, селкенергә керешерләр. Хәлбуки үзләренең утка яндырудан башка файдалары булмас.
«Әһле гыяль» («Өй җәмәгате») әсәреннән
ЮЛДАШ
Әй балалар! Идел вә диңгез өстендә көймәдә, коры җирдә, тимер юлларда, гарабаларда (автомашиналарда) баручылар җил кебек кызу вә ашыгып йөрерләр. Кызу йөрсәләр дә ашарлар, чәй эчәрләр, ятарлар, торыр вә йокларлар. Уйнарлар, көләрләр, кайгырыр вә еларлар.
Ерак сәфәргә чыкканда, кешеләр үзләренә бер иптәш табарлар. Өйдән чыкканда, кулай иптәш очрамаса, юлда берәр иптәш табарлар, шуның белән бергә барырлар.
Тимер юлларда, пароходларда барганда үзләренең баруларын сизмәсләр. Агачларның, тауларның артта калганлыгын күреп: «Без барабыз икән»,— диярләр. Кырларда, сахраларда ат, арба белән йөргән вакытларда да мондый хәл булыр. Сынап карасагыз — үзегез дә белерсез.
ДӨНЬЯ СӘФӘРЕ
Дөньяда яшәүче кешеләр дә сәфәр хәлендәдер. Адәмнәр вә хайваннар һәрберсе бер якка карап сәфәр чыгалар вә һичтуктаусыз йөреп торалар. Кирәк — ашап-эчеп утырсыннар, кирәк — уяу вә йокыда булсыннар, алар һаман сәфәрдәдер. Баралар. Барган саен, алларында бик ерак күренгән нәрсәләр сәгать саен якыная торырлар. Яңа гына артта калган әйберләр бик ерак киткән буладыр.
Үзләренең дөнья сәфәрендә икәнлекләрен белмәгән вә ашыгып киткәнлекләрен сизмәгән кешеләр тирә-якларына карасыннар. Шул вакытта туктаусыз йөреп торуларын белерләр. Яшьләр картайганнар, картлар дөньядан киткәннәр. Юклар дөньяга килгәннәр, дөньяга килгәннәр үсеп мәктәпләргә йөри башлаганнар.
Балалар дөньяга килүләрен дә белми, һичбер эшкә көчләре җитми. Соңрак утырырга өйрәнәләр, көлә вә ашыйлар, уйныйлар вә аякларында йөриләр. Теш чыга, мәктәпкә баралар. Укырга-язарга өйрәнәләр. Үсәләр, өйләнәләр, ата вә ана, соңрак әби вә бабай булалар. Чәчләре агара, тешләре төшә, билләре бөкрәя вә көчләре бетә. Чөнки бу нәрсәләр — дөнья сәфәренең хикмәтләредер, вокзаллары, тукталышларыдыр.
ДӨНЬЯ СӘФӘРЕНДӘ ИПТӘШ КИРӘК
Дөнья сәфәрендә чагында кешеләр бер иптәшкә мохтаҗ булыр. Алар үзләренә бер иптәш табарлар. Бу иптәшкә «тереклек иптәше» диярләр.
Балалар үсеп, башкалар тәрбиясеннән котылып, адәм рәтенә кергәнлекләреннән соң, «тереклек иптәше» сайлау гадәттер, ягъни егетләр — кыз, кызлар егет күзли димәктер. Бу — дөньяның тәртибе. Электән үк шулай килгән. Кыз алу, кияүгә бару дөнья сәфәре өчен «тереклек иптәше сайлау» дип атала.
Тимер юлларда, пароходта очраган иптәш белән «тереклек иптәше» арасында зур аерма. Әүвәлгесе — вакытлы иптәш. Соңгысы — гомерлек иптәш. Кайгылар да, шатлыклар да аның белән бергә вә уртак булыр.
Китапның тулы электрон басмасы (pdf форматта): Әхлак гыйлеме — Ризаэддин Фәхреддин