Беренче тапкыр… Беренче тапкыр ясаган адымнарыбыз һәрберсе курку катыш кызыксыну белән башкарылгандыр, мөгаен. Ә менә кайберәүләрнең зур хыяллары бар, ләкин алар аны чынга ашырудан куркып йөриләр. Иң авыры — беренче адым, беренче талпыну, беренче канат җәю… Zen Pencils комиксын Азат Миргаязов һәм Эльза Гыйздәтова тәрҗемә иттеләр.
Альберт Эйнштейн – узган гасырның иң атаклы шәхесләренең берсе. Бу галимгә яшәргә һәм иҗат итәргә насыйп булган давыллы чор, дөнья сугышлары һәм атом һөҗүмнәре дәвере инде күптән узды, ләкин Эйнштейнның даһи ачышлары бүген дә актуальлеген җуймады. Болар – атаклы E=mc2формуласы белән белдерелгән масса белән энергия бәйлелеге законы, чын мәгънәсендә беренчеләрдән булып туган квант теориясе һәм, … Тулысынча
Татар тарих фәненә нигез салучы кем? Чын мәгънәсендә бөек дин әһеле һәм фән эшлеклесе булган Шиһабетдин Мәрҗани милли тарих белеменә беренче нигез ташларын салса, бу эшне инде чын галим буларак нәкъ менә Гайнетдин Әхмәров башлады. Тарихчы, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Гайнетдин Нәҗметдин улы Әхмәров 1864 елда Казан губернасының Зөя өязе Наратлы авылында дөньяга килә. … Тулысынча
Австрияле Эрвин Шрөдингер — даны бөтен дөньяга таралган физик. Ә инде аның мәчесе турында белмәгән кеше юктыр. Мәче белән гаҗәеп тәҗрибә башкарган дип әйтәбез аның турында. Ә бит чынлыкта ул бу койрыклы җан иясе белән берни дә эшләмәгән. Квант механикасына нигез салучыларның берсе беркайчан да кылмаган гамәле аркасында дан тота. Ничек килеп чыккан соң бу? … Тулысынча
Көнчыгыш Колорадода яткан динозавр калдыкларын өйрәнүче палеонтологлар фикеренчә, динозаврларда кошлардагы кебек хәрәкәтләнү ритуалы булган. «Динозаврлар арасындагы кошлар биюе дигән йола барлыгы күптәнге фараз иде инде, ләкин җир катламнарында тырналып калган эзләр әлеге фаразларга беренче дәлил булып тора , — ди Мартин Локли атлы галим. — Билгеле булганча, тираннозаврлар гаиләлегеннән булган тероподларның каурыйлары, кикрикләре, үткен күзләре … Тулысынча
Янутлар искиткеч сөйкемле җан ияләре, ләкин табигый матурлык кына бу американнарга әкренләп Иске Җиһанны тулысынча басып алырга ярдәм итә алмас иде. Инде бер гасырдан артык алар Русия җирләрендә дә яшиләр. Янутларга төрледән-төрле урыннарда исән-имин һәм сәламәт тормыш корырга мөмкинлек бирә торган сыйфатлар бер караудан ук күзгә ташланмый. Дөрес, ышанычлы коралыңны яшереп торуың да хәерле анысы… … Тулысынча
Физиканың серле нигезләрен өйрәнүче һәрбер студент Фурьеның җылыүткәрүчәнлек канунын яисә Һукның сыгылмалылык көче кагыйдәсен яхшы хәтерли. Әмма Фурьеның картлык көннәрен агач әрҗәдә уздырганын, Ньютонның Роберт Һукны җаны-тәне белән күралмаганын, хәтта аның кәгазьләрен яндырырга җыенганын, ә Архимедның коллегаларын идеяләр урлауда тотар өчен ялган теоремалар җибәреп шаяруын бик сирәкләр генә беләдер. Клифф Пикоувер «Архимедтан Һокингка кадәр: фәнни … Тулысынча
Фәлсәфә яшәү мәгънәсе һәм дөньяны өйрәнү хакында абстракт һәм универсаль сорауларга җавап бирү белән генә чикләнми, ул шулай ук тулаем конкрет булган тормыш сынауларын да җиңеп чыгарга ярдәм итә. Язучы Пауль Джун көнкүреш тормышта стоиклар фәлсәфәсен куллануга кагылышлы фикере белән уртаклашты. Стоицизм – антик чор ахырына кадәр яшәп килгән фәлсәфә мәктәбе. Эчке гармониягә ирешү, үз-үзеңне кулда … Тулысынча