«Рәсемле җәгърәфия» дип исемләнгән география дәреслегенең хәзерге татар язуына беренче күчермәсе. Дәреслекне Закир Шакиров язган, нашире – Шәмсетдин Хөсәенов. Китап 1914 елда «Өмид» нәшриятында басылып чыккан. Текстны иске имладан кирилл язуына Рәхимә Шиһапова күчерде. Китапның башын монда укый аласыз. 13— Җирнең өсте Безнең авылның (шәһәрнең) тирәсендә басулар, болыннар бар, боларның өслеге һәр урында бертөрле түгел: … Тулысынча
Эш турында Тынма, эшлә, и сабый! Бел, Тәңредән эшләргә — көн, Эшләп аргачтын, бирелгәндер тыныч йокларга төн. «Эш» шигыреннән И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш, Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китер җимеш. «Эшкә өндәү» шигыреннән Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел, Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел. «Эшкә өндәү» шигыреннән … Тулысынча
Габдулла Тукай үзеннән соң 10 меңнән артык шигъри юллар (400дән артык шигырь, 9 поэма) һәм 50 биткә якын проза әсәрләре (350 хикәя, очерк һәм истәлекләр) язып калдыра. Татар халкында бөек шагыйребезнең әсәрләрен белмәгән кеше юктыр. Без алар ярдәмендә үсәбез, тәрбияләнәбез. Балалар өчен 10 әсәр Габдулла Тукайның балалар өчен иҗат иткән шигырьләре шактый күп. Аларның күбесе … Тулысынча
Сугышның башлангыч чорында совет гаскәрләре көч буенча үзләреннән күпкә өстенрәк дошманга каршы авыр сугышлар алып бара. Бу вакытта әле союзниклар тарафыннан да бернинди ярдәм булмый. Шушы көннәрдә Совет Армиясе солдатлары һәм офицерларының киләчәктә җиңүгә илтәчәк көчле батырлык рухы формалаша. Татарстанлылар — көрәштә! Шушы чорларда батырларча көрәшкән күп кенә татар каһарманнары турындагы истәлекләр дә сакланып калган. … Тулысынча
1802 елда рус физигы Василий Владимирович Петров (1761-1834) кызыклы күренеш ачыклый. Әгәр зур электр батареясының полюсларына агач күмер кисәген тоташтырсаң һәм аларны бер-берсенә тидереп, җиңелчә генә аерсаң, күмер очларында яп-якты ялкын хасил була, ә күмернең очлары күзләр чагылырлык итеп, ап-ак төскә кергәнче кыза (электр дугасы). Бу күренешне җиде ел узгач, инглиз галиме Г. Дэви абайлап … Тулысынча
Бөек инглиз шагыйре Уильям Шекспирның һәр әсәрендә хикмәтле сүзләр бар. Аларны шул әсәр эченнән йолкып алып, һәрберебезнең үз тормышына карата әйтергә була. Шундыйларның берсе — атаклы «Бар дөнья театр» гыйбарәсе. ZenPencils җәмгыятенең чираттагы комиксында шул гыйбарәдән башланган монолог безнең тормышка якынайтылып сурәтләнә. Карагыз, укыгыз, гыйбрәтләнегез.
Игътибарыгызга Брайан Трейсиның «Аша бу баканы! Шәхси нәтиҗәлелекне үстерү өчен 21 ысул» китабыннан өзек тәкъдим итәбез. Ул сезгә нәтиҗәле булырга, күп нәрсәгә җитешергә һәм тормышыгызны үзгәртергә булышыр дип ышанып калабыз. Барысын бергә тупласак… Шулай итеп, һәр көнне эшкә керешер алдыннан, иң беренче итеп бака ашауны гадәткә кертегез. Бу — уңышка, бәхеткә һәм сөенеч-шатлыкка, үзегезне искиткеч … Тулысынча
Шрөдингер исеме фәнни медиада иң күп яңгырый торганнардан. Күрәсең, аның мәче белән эшләнгән уйланма тәҗрибәсе шулкадәр кызыклы һәм популярдыр. 20 гасырның иң атаклы физикларының берсе Эрвин Шрөдингер нинди кеше булган соң? Ни өчен шулкадәр танылган? Эрвин Рудольф Йозеф Александр Шрөдингер (Шрёдингер дип тә языла, 12 август 1887 – 4 гыйнвар 1961). Австрия физигы, теоретик, квантлар … Тулысынча
Славян телләрендә таралган болгар алынмаларының килеп чыгышы, дифтонглашу һәм алынмаларның ике катламы турында Славян телләрендә, билгеле булганча, төрки алынмалар шактый күп. Мондый бәйләнешләрне без тарихи язма чорда күзәтә алабыз. Беренче чиратта, бу урта рус телендә Идел буе кыпчак телләреннән күпсанлы алынмалар. Икенче яктан караганда, билгеле тарихи сәбәпләр буенча, көньяк славян телләрендә күп кенә төрек алынмалары … Тулысынча
Бүгенге көндә без яши торган галәмнең бер өлеше булган йолдыз утрауларының – галактикаларның барлыкка килүе һәм эволюциясе турында тикшеренүләрдә ике төп юнәлеш бар. Газ кими — йолдыз арта Беренче юнәлеш – галактиканың йолдыз һәм газ составын өйрәнү. Иң гади бер мисалны карыйк. Йолдызлар газдан барлыкка килә, шуңа бәйле рәвештә, вакыт үтү белән, галактикада газ күләме … Тулысынча