Тарихчы Александра Архангельская яңа гасыр башы бөтен дөнья икътисадында тигезлек булмавы, Көньяк Кореяның икътисади мөмкинлекләре һәм БРИКС төркеменең киләчәге турында Кирпечләр БРИКС (BRICS) — бик тиз үсеш алучы биш илдән торган төркем: Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Җөмһүрияте. 2010 елны Көньяк Африканы да үз арасына кертер алдыннан ул БРИК дип йөртелә иде. Беренче тапкыр … Тулысынча
Якуп Чанышев Бөек Ватан сугышында катнашкан иң атаклы татар генералларының берсе. Алай гына да түгел, ул — гомерен тулысынча хәрби эшкә багышлаган шәхес. Борынгы Чаныш морзалары нәселе дәвамчысы кешелек тарихының иң куркыныч бәрелешләрендә – Беренче һәм Икенче дөнья сугышларында катнаша, инкыйлаб елларында Казанда совет хакимиятен урнаштырырга булыша. Якуп Җиһангир улы 1892 елның 27 февралендә, Стәрлетамак … Тулысынча
«Яшим дисәң, җайлаша бел». Табигатьнең бу язылмаган кануны бар тереклек өчен дә гамәлдә. Син никадәр горур булсаң да, башкаларның да теләкләрен исәпкә алмасаң, уңышка ирешә алмыйсың. Монысы кешеләргә кагыла. Ә хайваннар дөньясында җайлашу исән калуның иң мөһим бер шарты ул. Проблемаларны үзеңә уңайлы якка бору, кимчелекләрне өстенлек итеп куллану, кирәк чакта кача белү – хәйләкәр … Тулысынча
Каюм Насыйри язган күпсанлы хезмәтләр арасында хисап дәреслеге дә бар. Бер гасыр элек балаларны санарга, кушарга, тапкырларга-бүләргә ничек өйрәткәннәр соң? Әлбәттә, ул чордагы ысуллар белән бүгенге заманда кабул ителгән методика арасында күп аермалар бар. Ләкин шулай да охшаш һәм хәтта кабатлана торган яклар да юк түгел. Игътибарыгызга Насыйриның хисап дәреслегеннән мәсьәләләр тәкъдим итәбез. Сез укыгандагы … Тулысынча
Соңгы ун мең ел эчендә, голоцен дәвере вакытында, якынча мең ярым вулкан атылган. Дөнья картасына карасак, бу янартауларның тигезле-тигезсез урнашуын күрәбез. Әйе, аларның төп өлеше континент кырыйларында, утраулы дугаларда һәм океан уртасындагы “тау тезмәләрендә” тора. Җир кабыгының ярылган урыннарында килеп чыккан вулканнар да бар. Мондыйларга, мәсәлән, Африка вулканнары керә. Билгеле булганча, хәзер анда, Эфиопиянең төп материктан … Тулысынча
Нольгә бүләргә ярамый икәнен барыбыз да беләбез. Әмма ни өчен бу гамәл тыелган соң? Башлангыч сыйныфта укыганда, күпләрнең башында шундый сорау барлыкка килгәндер. Эш шунда ки, арифметикадагы дүрт гамәл – кушу, алу, тапкырлау һәм бүлү – тигез хокуклы гамәлләр түгел. Математиклар чын гамәлләр дип боларның икесен генә – кушу белән тапкырлауны гына таный. Бу операцияләр … Тулысынча
«Рәсемле җәгърәфия» дип исемләнгән география дәреслегенең хәзерге татар язуына беренче күчермәсе. Дәреслекне Закир Шакиров язган, нашире – Шәмсетдин Хөсәенов. Китап 1914 елда «Өмид» нәшриятында басылып чыккан. Текстны иске имладан кирилл язуына Рәхимә Шиһапова күчерде. Китапның башын монда укый аласыз. §17— Диңгезләр Зур су белән капланган киң мәйданга диңгез диелә. Диңгезләрнең бик зурлары бар, бер читеннән … Тулысынча
Феодализм чорындагы Япониядә, Аурупада кебек үк, бик күп санда кальга-кирмәннәр, замоклар төзелә. Соңрак, ил белән идарә итү үзәкләштерелгәч, замокларның күпчелеге хөкүмәт боерыгы буенча җимерелә. Күп кенә кальгаларны Мэйдзи чорында булган үзгәртеп корулар вакытында юк итәләр. Икенче дөнья сугышы елларында да җимерелә бу замоклар, янгыннар, җир тетрәүләрнең дә корбанына әйләнәләр. Япониядә XVI гасырдан соң төзелгән 12 … Тулысынча
2008 елда француз биологлары тарафыннан ачылган һәм бактериофаг (бактерияләр вирусы) мисалында «вирофаг» дип аталган әлеге вирус, башка вирусларны зарарлап, аларның үрчүен киметә ала. Бу ачыш вирусларның да күзәнәкле организмнар кебек үк авырый алуын күрсәтте. Моннан тыш, вирофаглар, бер вирусның геннарын икенчесенә күчереп, «виросфера» (вируслар дөньясы) эволюциясендә мөһим роль уйнарга мөмкин. Менә инде ничә дистә еллар … Тулысынча
Комбинаторика фәнендә Дирихле мәсләге дип билгеле бер шартларда объектлар («куяннар») һәм контейнерлар («читлек») арасында элемтә кору принцибын атыйлар. Алман матемагы Иоһанн Петер Густав Лежён Дирихле әлеге мәсләген 1834 елда төзегән. Инглиз телендә һәм башка кайбер телләрдә бу кагыйдә «күгәрчен һәм әрҗәләр» мәсләге буларак та билгеле, бу очракта объект сыйфатында күгәрченнәр, ә контейнер ролендә әрҗәләр катнаша. … Тулысынча