Комбинаторика фәнендә Дирихле мәсләге дип билгеле бер шартларда объектлар («куяннар») һәм контейнерлар («читлек») арасында элемтә кору принцибын атыйлар. Алман матемагы Иоһанн Петер Густав Лежён Дирихле әлеге мәсләген 1834 елда төзегән.
Инглиз телендә һәм башка кайбер телләрдә бу кагыйдә «күгәрчен һәм әрҗәләр» мәсләге буларак та билгеле, бу очракта объект сыйфатында күгәрченнәр, ә контейнер ролендә әрҗәләр катнаша.
Дирихле мәсләге, аерым алганда, диофант якынчалыклары теориясендә сызыкча тигезсезлекләре системаларын анализлаган вакытта кулланыла.
Гадәттә, мәсләкнең аңлатмасы түбәндәгечә яңгырый:
«Әгәр куяннар читлекләргә ябылган икән, һәм куяннарның саны читлекләр саныннан күбрәк икән, кимендә бер читлектә бердән күбрәк куян бар».
Аерым очраклар өчен берничә төрле тәгъбирләнешләр дә булырга мөмкин:
«Әгәр читлекләр саны куяннар саныннан күбрәк икән, кимендә бер читлек буш»
Әлбәттә, бу мәсләкнең чиксез күплекләр өчен гомумиләштерүе дә бар:
«Куәтлерәк күплекнең куәтсезрәк күплеккә инъекциясе юк. Мисал: әгәр күгәрченнәр хисапсыз күплеге әрҗәләрнең хисаплы күплегендә ябылган икән, кимендә бер әрҗәдә күгәрченнәрнең хисапсыз күплеге ябылган».
Айдар Шәйхи тәрҗемәсе
чыганак: Wikipedia
фото: assignmentexpert.com, wikimedia