Үткән елның җәендә Испания патшасы, Бурбоннар династиясе вәкиле Хуан Карлос Iтәхеттән ваз кичте һәм идарәче итеп үзенең улын, Астурия принцы дон Фелипены билгеләде. Ә 19 июньдә исә принц Фелипе, ил каршында ант сулары эчеп, тәхеткә утырды. Хәзер ул – Филипп VI. Хуан Карлосисә Аурупаның бүгенгесе көндә идарә иткән иң өлкән монархларының берсе иде. Рәсми рәвештә Испания белән 1975 елның ноябреннән җитәкчелек итә башласа да, 1969 елда ук испан диктаторы Франсиско Франко аны принц итеп билгеләгән иде.
Хуан Карлосның тәхеттән ваз кичүе XX һәм XXI гасырда Аурупада булган башка шундый ваз кичүләрдән әллә ни аерылмый. 1948 елда Нидерландлар патшабикәсе Вильгельминаның тәхеттән китүеннән башланган бу вакыйгаларның соңгысы 2013 елда кабатланды – ул чакта Бельгия короле Альберт ил белән идарә итүне улына йөкләде. Бу барлык ваз кичүләрнең сәбәбе итеп «хакимиятне (яисә ил өчен җаваплылыкны) яшь буынга тапшыру» кирәклеге күрсәтелә. Шулай итеп, сорау туа: бүгенгесе көндә монархия ничек яши һәм патша хакимиятенең нигезләре ничек кабул ителә?
Бу мәсьәлә исә бик катлаулы. Библия текстларындагы идеяләргә һәм, шулар аркылы, урта гасырдагы сәяси һәм хокукый теорияләргә нигезләнүче аурупалы патша хакимияте турындагы традицион концепция аңлатуынча, монархия – иррациональ күренеш. Бу концепция буенча, халык – ул ниндидер бер зур тән, зур гәүдә, ә король – аның башы, җаны һәм йөрәге. Бу очракта, әлбәттә, король берничек тә тәхеттән ваз кичә алмый, чөнки король идарә иткән халык үләчәк. Әмма патша, үзенең варисын әзерләп, аның белән бергә җитәкчелек итә ала.
Бу теорияләрнең икесе дә хакимиятнең Алладан бирелүенә игътибар итә. Әгәр корольнең тәхете Алладан икән, ул үз теләге белән генә бу йөктән һәм җаваплылыктан баш тарта алмый. «Нәтиҗәлерәк идарә» идеясе дә, тәхетне вариска иртәрәк тапшыру да бу теорияләрдә каралмый. Әмма теология һәм чынбарлык арасында көчәеп баручы каршылыкны бетерер өчен, хокукый фикергә мөрәҗәгать итәргә була.
Якынча XIII гасырдан башлап (ә бәлки, иртәрәктер дә), Аурупадагы монархия нәселдән-нәселгә күчә торганга әверелгәч, патша сараенда эшләүче хокукчылар (легистлар) тырышлыгы белән король корольлекнең хуҗасы дигән фикер урнаша. Латин телендә бу рим хокукында булган dominus, ягъни «хуҗа, ия» сүзе белән белдерелә, ә бик тиздән бу сүз монарх титулының бер өлешенә әйләнә. Власть һәм патшалыкны үзенең шәхси милке итеп карый башлагач, милеккә кагылышлы нормалар гамәлгә керә. Шул исәптән, хакимиятне үзең исән чакта ук вариска тапшырып, тәхеттән ваз кичү мөмкинлеге дә барлыкка килә. Король үз корольлегенең хуҗасы була, шуңа күрә, зур корпорация җитәкчесе кебек, хәлдән тайганын аңлау белән, ул идарә итү эшен үзенең улына яки башка кешегә тапшыра башлый.
Александр Марей, юридик фәннәр кандидаты, ЮИМ ҺТТТИ Фундаменталь социология үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, ЮИМ фәлсәфә факультетының гамәли фәлсәфә кафедрасы доценты.
Чыганак: Постнаука сәхифәсе
постердагы фото: HBO