• Инфографика
  • Видеоязма
  • Сайланган язма
  • Мәкалә
  • Аудиоязма
  • Китап
Гыйлем
  • ТАРИХ
  • ФИЗИКА
  • ХИМИЯ
  • АСТРОНОМИЯ
  • ПСИХОЛОГИЯ
  • ҖӘМГЫЯТЬ
  • ТЕЛ
  • ӘДӘБИЯТ
  • ФӘЛСӘФӘ
  • БИОЛОГИЯ
  • ДИННӘР

Электр дугасы турында

24.04.2016

1802 елда рус физигы Василий Владимирович Петров (1761-1834) кызыклы күренеш ачыклый. Әгәр зур электр батареясының полюсларына агач күмер кисәген тоташтырсаң һәм аларны бер-берсенә тидереп, җиңелчә генә аерсаң, күмер очларында яп-якты ялкын хасил була, ә күмернең очлары күзләр чагылырлык итеп, ап-ак төскә кергәнче кыза (электр дугасы). Бу күренешне җиде ел узгач, инглиз галиме Г. Дэви абайлап ала һәм А. Вольта хөрмәтенә «вольт» дугасы дип атарга тәкъдим итә.

Түбәндәге рәсемдә электр дугасын булдыруның гап-гади ысулы китерелә. Көйләнелә торган штативка ике күмер кыстырылган. Күмер буларак гади агач күмерен кулланмау яхшырак, ә бәлки аның урынына графит, сажа, бәйләүче матдә катнашмасын пресслау нәтиҗәсендә табыла торган махсус стерженьнәр (дуга күмерләре) куллану хәерлерәк булыр. Ток чыганагы буларак яктылык бирү челтәре хезмәт итә ала. Тоташтырган мизгелдә кыска ялганыш булдырмас өчен дуга белән реостатны бер-бер артлы кушарга кирәк.

Электр дугасын булдыру җайланмасы

Электр дугасын булдыру җайланмасы: 1 һәм 2 – күмер электродлар.

Электр дугасының электродлары

Электр дугасының электродлары

Гадәттә яктылык бирү челтәре алмаш ток белән тәэмин ителә. Хәлбуки, электродларның берсе һәрвакыт уңай (анод), икенчесе тискәре (катод) булып, аның аркылы ток уздырган вакытта дуга тотрыклырак яна. Кызган электродларның фотосы түбәндәге рәсемдә китерелә. Электродлар арасында электрны яхшы үткәрүче кызган газ баганасы урнашкан. Гадәти дугаларда бу багана кызган күмерләргә караганда күпкә азрак яктылык тарата, һәм шуңа күрә дә аны фотода күреп бетереп булмый. Уңай күмернең температурасы югарырак булганга тискәрегә караганда тизрәк янып бетә. Куәтле куу (возгонка) нәтиҗәсендә күмердә иңкүлек – уңай кратер хасил була. Ул электродның иң кайнар өлеше. Кратерның һавадагы температурасы атмосфера басымында 4000° С кадәр җитә ала.

ВИДЕОЯЗМА

http://giylem.tatar/wp-content/uploads/2016/04/Электрическая-дуга.mp4

Асылчыганак: Ландсберг Г.С. Элементарный учебник физики. Т.2. Электричество и магнетизм. — М.: Наука, 1985. — 479 c.

Фото һәм видео: «Наука», chrdk.ru, youtube.com
Тәрҗемәче һәм басмага әзерләүче: Азат Миргаязов

Рубрика: МәкаләТеглар: физика, электр, электр дугасы, электр күренеше



Сезгə ошар:





Гыйлем


Безне онытмагыз

Безнең электрон почта таратмасына язылыгыз һәм иң кызыклы язмалар белән танышып барыгыз.

Язылуыгыз өчен рәхмәт

Ниндидер хата бар

Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны хөрмәт итәбез һәм бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

  • Безнең хакта
    • Нәрсә ул Гыйлем?
    • Мөхәррият
    • Күзәтү шурасы
  • Хәлбуки
  • Кулланучыга
    • Кулланучы килешүе
    • Тәрҗемә сәясәте
    • Авторлык хокуклары
    • Яңалыкларга язылу
  • Рубрикалар
    • Аудиоязма
    • Видеоязма
    • Инфографика
    • Китап
    • Комикс
    • Мәкалә
    • Сынау
    • Яңалык
  • Ярдәм күрсәтү
    • Автор булыгыз
    • Проектны популярлаштыру
    • Финанс ярдәме
    • Финанс хисабы
  • Башка проектлар
    • Терминнар базасы
    • Фәнни мәгълүмат индексы
    • Башка телләрдә бүлекләр

Copyright © 2016 Гыйлем.