Кайсыбер очракта ашказаны я уникилле эчәк эчендә булган азык нәмәсе (пищевое содержимое) үңәчкә аз-азлап кире кергәли, шул вакытта сару кайнау тойгысы барлыкка килә. Мондый хәлнең кабатланып торуы дәвамлы булган очракта гастро-эзофагеаль рефлюкслы авыру (ГЭР-авыру) бар дип әйтәләр. Бу сүзне өлешләргә таркатып карасак, анда «гастро»ны ашказан, «эзофагеа»ны — үңәч, «рефлюкс»ны сыеклыкның пассив рәвештә кире килүе дип, аңларга кирәк. ГЭР-авыруда, димәк, азык нәмәсенең бер як тарафка юнәлтелгән хәрәкәтләнү функциясе бозыла.
ГЭР-авыру барлыкка килүен ашказаныннан үңәч ягына басым көчле булудан күрәләр. Бу күкрәк читлеге эчендәге басым корсак эчендәге басымга караганда азрак булуга бәйле. Шулай булуга карамастан сәламәт кешенең ашказаныннан үңәчкә азык кире чыкмый, чөнки моны тыеп торган берничә компонентлар бар. Берсе — үңәчнең аскы турында урынлашкан сфинктере. Үңәчнең аскы сфинктере — ул үңәчне әйләндереп алган мускуллардан гыйбарәт. Диафрагма тәпиләре (мускул исеме) дә үңәчнең аскы турын кысып торуда ярдәм итә. Үңәч белән ашказан тышчалары очлы почмак ясап торганлыгы да булышлык итә; бу почмакның хәтта исеме бар — «Гис почмагы» дип йөртәләр.
Диафрагманың үңәч тишегендә барлыкка килгән бүсер дә әйтелгән сфинктерның хәлсезләнүен көчәйтә; бу бүсер симез кешеләрдә ешрак барлыкка килә.
Үңәчнең аскы сфинктеры вакыт-вакыты белән кысып тору көчен киметеп тә торырга тиеш икән, бу табигый рәвештә йотылган һаваны ашказаныннан чыгарып торырга мөмкинлек бирә. ГЭР-авыруда үңәчнең аскы сфинктеры йомшарып хәлсезләнү очраклары ешрак була, дип уйланыла.
Корсак һәм ашказаны эчендәге басым артып китү төрле сәбәпләрдән була: корсак эчендә май тупланудан, авырлы булудан, эч катудан, метеоризмнан, ашказанының вакытында һәм тиешенчә бушамаганлыгыннан. Ә ашказаны я уникеле эчәк эчендә азык нәмәсенең тукталып торуы бу әгъзаларның начар эшләве белән я нерв белән бәйле көйсезлек аркасында килеп чыга. ГЭР-авыруга уңай шарт тудырган күп сәбәпләрдән котылып була.
ГЭР-авыру сару кайнау тойгысы белән генә чикләнми, башка симптомнар да күзәтелгәли. Үңәч мускулларының тискәре хәрәкәте ашказандагы азык нәмәсен кире чыгаргалап торуы мөмкин. Моны азык регургитациясе, дип, аңлаталар. Регургитация — ул нинди дә булса сыекчаның мускул хәрәкәте нәтиҗәсендә кирегә таба этелеп чыгуы; латинчадан — «re» — кирегә эшләнелү гамәле, «gurgitare» — тутыру төшенчәсен, аңлата. Бу чирдә түш сөяге артында авырту да булгалый. Тагын шунысы, бронхиаль астмага охшаш хәлләр, я ларингит күренешләре һәм ютәл дә шушы ГЭР-авыру белән бәйле булуы мөмкин. Теш эмалендә эрозия барлыкка килүенең бер сәбәбен ГЭР-авырудан күрәләр. Кайсыбер очракта фарингит, синусит, үпкә фиброзы, кабатланучан урта отит чирләрен ГЭР-авыру белән бәйле булуы мөмкин дип фаразлыйлар.
Дәваланмыйча озак йөрү ашказан кислотасы үңәчне еш зарарлап торганлыктан, чирне катлауландыра. Эзофагит барлыкка китерә; эзофагит — ул үңәч ялкынсынуы. Эзофагит озак дәвам итсә, үңәч тарая — ягъни анда стриктура хасил була.
Тора-бара ГЭР-авыруы нәтиҗәсендә үңәчне, бигрәк тә аның аскы өлешен, күп катлы эпителий урынына цилиндр формасындагы эпителий каплап ала. Ә цилиндр формасындагы эпителий яман шеш (рак) авыруына тизрәк бирешүчән. Бу эпителий белән бәйле килеп туган күренеш үзе аерым чир дип исәпләнмәгән булса да, беренче булып 1957 елда язып күрсәткән кешенең исемен йөртә. Ул инглиз хирургы — Норман Баррет. Куркыныч тудырган мондый әгъзаны Баррет үңәче диләр. Баррет үңәче, аннан сакланмаганда, аденокарциномага (ракның бер төре) китерүе мөмкин.
ГЭР-авыруы аркасында сару кайнаганнан ярдәм сорап килүчеләр арасында Баррет үңәче 10 фаиз (10%) очракта күзәтелә икән. Популяциядә Баррет үңәчен 1 процент халыкта очратырга була дип күрсәтүчеләр бар. Баррет үңәчендә яман шеш (рак) алды чире күренешләре күп төрле булса, моны кайчак аерым чир яисә синдром дип тә карарга туры килә. Вакытында белеп калып, мондый диагноз кую яман шеш (рак) булдырмау чараларын билгеләүдә ярдәм итә.
«Баррет үңәче» ГЭР-авыруыннан да барлыкка килергә мөмкинлеген белә торып, ракның сәбәбен нәселдәнлеккә генә сылтап булмый.
Төгәл диагноз куюда «Баррет үңәчен» табып белүгә юнәлтелгән эзофагоскопия һәм биопсия ярдәм итә. Эзофагоскопия — аппарат ярдәмендә үңәчнең эчке җәемен карау, биопсия — лабораториядә тикшерү максатыннан тукыма кисәкчеген кисеп алу. Медицинада ГЭР-авыруны тирәнрәк тикшергәндә хәзер үңәч манометриясе һәм импедансометриясе дигән тикшерүләр дә бар: беренчесе — үңәчнең кысылучан урыннарында басым көчен үлчәү, икенчесе — аш юлы мускуллары дулкынланып кыскару нәтиҗәсендә башкарылган уңай яисә тискәре якка ашамлык хәрәкәтен, рефлюкс күренешен һәм кислоталылыкны үлчәмле тикшерү.
ГЭР-авыруы булган очракта табиблар төрлечә ярдәм итә, бу чирдән кулланылган дарулар, ысуллар күптөрле. Сару кайнау даими булган хәлдә, еш кикерткәндә, терапевтка язылып, киңәшкә килү кирәк. «Баррет үңәче» тапкан булсалар, яман шештән саклану чаралары билгеле, аларны күбесенчә пациентның үзенә башкарырга туры килә. Авыручының үзенә йөкләтелгән чараларның барысын да үтәп була.
1. Тәмәке тартуны, махсус дәваланып булса да, туктатырга. Тәмәке тарту үңәчнең аскы сфинктерының тонусын киметә һәм ГЭР күренешен ешайта.
2. Кайнар һәм суык аш ашау катгый тыела.
3. Әче ашларны мөмкин булган кадәр чикләргә; мандарин, әфлисун-мандарин кебек җимешләр, кысып чыгарылган җимеш сутлары куллану кирәкми; газлы эчемлекләр, корсак эчендә газ хасил калдыручан ашлар да кирәк түгел; майның, шоколадның, кофеның, аш тәмләткечләренең (сарымсак, суган, борыч, башка зәһәр өткеч соуслар һәм кушымталар, томат һәм томат суты, кетчуп) куллану кирәк түгел.
4. Аракыдан һәм башка спиртлы исерткечләрдән (ликёр, сыра) баш тартырга, чөнки алар үңәчтәге аскы сфинктерның тонусын киметә.
5. Бер утырганда артык күп ашап кую зарарлы. Йоклар алдыннан да ашау кирәкми.
6. Мөмкин булган кадәр тән массасын норма хәленә җиткерү кирәк. Моңа ирешү авыр булган очракта, табиб белән киңәшләшеп, бу юнәлештә даими дәваланып тору мәслихәт.
7. Рефлюкска тартымлыкны киметү өчен ятканда караватның баш куйган ягын күтәребрәк кую кирәк; күтәрү дәрәҗәсе 15 см. дан ким булмасын.
8. Рефлюксның кабатлануын туктатып тору максатыннан корсак прессы мускулларына көч китергән эшләрдән тыелып торырга кирәк, — артык иелеп, иңкәйеп эшләмәскә, билбауны бик тыгыз бәйләп йөремәскә.
9. Ашаганнан соң 1–2 сәгать узмыйча ятмаска. Йокыга яту алдыннан өч сәгать булса да ашамый торырга.
10. Эч катучанлык булса, аннан дәваланып торырга кирәк.
11. Метеоризм күзәтелсә, нәзек эчәктә бактерияләр артык үрчегән булырга мөмкин, — моны тикшереп белеп, аннан дәваланырга кирәк.
12. Аз-азлап кына ешрак ашарга: көндәлек ашны 5–6 тапкырга бүлеп ашарга. Бу таләпне бигрәк тә эзофагит булган очракта үтәү кирәк.
13. Ашаганда сөйләшмәскә, бу һава йотылуны киметү өчен куелган таләп.
14. Рационда киметелергә тиеш азыклар: майлар, кофеин тәшкил иткән азык-эчемлекләр (кофе, каты чәй, кока-кола, пепси-кола), газлы эчемлекләр, газлы минерал сулар; цитрус, грейптфрут, ананас соклары, томатлар; җимештән эшләнгән әче сулар һ.б. шундый эчемлекләр.
15. Кысык кием кимәскә, корсетлар, бандажлар да билне нык кысып торырга тиеш түгел.
Сару кайнатучан ашларны мөмкин булган кадәр ашамаска тәкъдим ителә. Үңәчтәге аскы сфинктерның тонусын майлар ашау да киметә. ГЭР-авыру булганда түбәндәге майлы азыклар тәкъдим ителми: терлек тукымасы майлары (туң май), сало, маргарин, каймак, майлы балык, каз һәм үрдәк итләре, сыер һәм сарыкның майлы итләре. Оннан эшләнгән ашлар (макароннар, сөт-май кушып пешерелгән печенье һәм булкалар) тыела. Торт һәм пирожныйлар ашаудан да тыелып торырга кирәк. Шоколад, составында шома мускулларны йомшартучы метилксантин булганлыктан, ашарга тәкъдим ителми.
Бер үк вакыт пациентка һәм табибка юнәлдерелгән киңәшләр дә бар. Үңәчтәге аскы сфинктерының тонусын, аңлатыбрак әйткәндә — үңәчнең аскы турын кысып торган мускуллар тонусын киметердәй даруларны мөмкин булган кадәр кулланмаска. Болар — антидепрессантлар, йокы дарулары, опиатлар, бензодиазепиннар, кальций антагонистлары, спазмолитиклар (папаверин, но-шпа), нитратлар, борыч бөтнек (перечная мята), бөдрә бөтнек, холин рецепторлары аша ярсытучыларның антагонистлары, бета-адренорецепторлар аша тәэсир итүче дарулар, прогестерон һәм башка төрле эстрогеннар. Үңәчне ялкынсынуга илтүче түбәндәге дарулар да бик зарарлы: ялкынсындыруны киметүче стериодсыз препаратлар, доксициклин, хинидин. Бу сфинктерның тонусы кимү, олыгаюдан булган мускуллар атрофиясе нәтиҗәсендә дә барлыкка килә, башка сәбәпләр дә булуы ихтимал.
ГЭР-авыру булган очракта табиб күзәтүе астында булу ике кешенең бурычы: пациент чакырган вакытка килеп, тикшеренеп, белгеч-медиклар тарафыннан үз ихтыяры белән каралып тора; дәвалаучы табиб рәсми рәвештә тикшерү, сихәтләндерү планын төзи һәм алдан билгеләнгән чараларны тормышка ашыруда ярдәм итә.
Марат Хәйдәров һәм Нәсимә Хәйдәрова тексты
Авторлар турында мәгълүмат:
Хәйдәров М.М., Башкортостандагы 1-нче номерлы Җөмһүрият тире-венерология диспансерының табиб-методисты, беренче категорияле оештыручы-табиб, беренче категорияле невролог, икенче категорияле дерматовенеролог;
Хәйдәрова Н.Т., Уфадагы 6-нчы балалар поликлиникасының неврологы, иң югары категорияле невролог.
Фәнни чыганаклар:
- 1. Бордин Д.С., Колбасников С.В. Патогенетичские основы развития гастроэзофагиальной рефлюксной болезни. Диагностика и лечение // Вестник семейной медицины. – 2013. – №1. – С. 30–34.
- 2. Масловский Л.В., Минушкин О.Н. Терапевтические аспекты гастроэзофагеальной рефлюксной болезни // Клинические исследования. – 2008. – №1. – С. 2–7.
- 3. http://ru.wikipedia.org/wiki/Пищевод_Барретта. – 2014-нче елда алынды.
Авторларның әлеге тема астында басылып чыккан фәнни-популяр хезмәтләре:
- 1. Хәйдәров М. Сару кайнау ягъни үңәчтә — аш юлында яман шеш булмасын өчен нишләргә? / “Өмет” җәридәсенең “Сихәт” сәхифәсе. – 2014. – №41. – 27 май.
- 2. Хәйдәров М., Хәйдәрова Н. Ни өсөн үҙәк көйә? (Ни өчен сару кайный?) / «Башкортостан» җәридәсе. – 2014. – 16 май.
- 3. Хәйдәров М.М., Хәйдәрова Н.Т. Үҙәк көйөү иғтибарһыҙ булмаһын (Сару кайнау игътибар читендә булмасын) // “Территория здоровья – Башкортостан” журналы. – 2014. – № 3–4. – 29–31 б.
- 4.Хәйдәров М., Хәйдәрова Н. Үҙәк көйөү йүнлегә түгел (Сару кайнау юньлегә түгел) / «Йәшлек» җәридәсе. – 2014. – 4 июль.