• Инфографика
  • Видеоязма
  • Сайланган язма
  • Мәкалә
  • Аудиоязма
  • Китап
Гыйлем
  • ТАРИХ
  • ФИЗИКА
  • ХИМИЯ
  • АСТРОНОМИЯ
  • ПСИХОЛОГИЯ
  • ҖӘМГЫЯТЬ
  • ТЕЛ
  • ӘДӘБИЯТ
  • ФӘЛСӘФӘ
  • БИОЛОГИЯ
  • ДИННӘР

Тукай каләме: 14 хикмәтле өзек

26.04.2016

Тукай каләмеЭш турында

Тынма, эшлә, и сабый! Бел, Тәңредән эшләргә — көн,
Эшләп аргачтын, бирелгәндер тыныч йокларга төн.
«Эш» шигыреннән

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китер җимеш.
«Эшкә өндәү» шигыреннән

Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.
«Эшкә өндәү» шигыреннән

Дөньяны пакьли алмадым…

Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч-шул булды эш:
Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым…
«Кыйтга» шигыре

Керләнә өсте-өстенә рух, һич хозур вөҗданга юк;
Ни  сәбәптән Җир йөзендә тәнгә-мунча, җанга-юк?!

***

Ә шулаймы?— Акча барда бар да дуст шул, бар да яр;
Акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр!
«Теләнче» шигыреннән

Саулыгың — минем саулык

Васил Маликов. Тукай портреты

Васил Маликов. Тукай портреты

Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;
Саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым.
«Милләткә»

Милләтне күтәрергә күңелем ашыга һәм ашкына;
Китмәсен күңелем очып, бастырып куй таш кына.
«Алла гыйшкы хакына»

Хайваннарга без охшамыйк…

Гыйлем белмәс хайваннарга без охшамыйк,
Тырышмактан, тырмашмактан һич бушамыйк…
«Дустларга бер сүз»

***
Өч наданга алышынмас-бер яза белгән кеше;
Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич – кеше булган кеше…

***
Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә…

***
Безнең гомер уен түгел, бәйрәм түгел,
Һич кайгысыз кеше булса — адәм түгел!

***
Мәгариф-хәяттыр. Мәгариф-хәяттыр. Мәгариф-хәяттыр. Һәр бәхетне, һәр сәгадәтне, һәр нәҗатны анчак голүм вә мәгърифәттән генә көтмәк кирәктер.

***
Чакырып яз укырга, уку кыйммәтен тәкъдир ит;
Аңлат наданлыкның начарлыгын, аңлат агу икәнен.
«И каләм!» шигыреннән

Ләйлә Исламова тупланмасы

Ильяс Айдаровның «Габдулла Тукай туган авылы Кушлавыч мәчете янында» рәсеме кулланылды.

 

Рубрика: МәкаләТеглар: әдәбият, әдәбият белеме, татар әдәбияты, тукай



Сезгə ошар:





Гыйлем


Безне онытмагыз

Безнең электрон почта таратмасына язылыгыз һәм иң кызыклы язмалар белән танышып барыгыз.

Язылуыгыз өчен рәхмәт

Ниндидер хата бар

Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны хөрмәт итәбез һәм бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

  • Безнең хакта
    • Нәрсә ул Гыйлем?
    • Мөхәррият
    • Күзәтү шурасы
  • Хәлбуки
  • Кулланучыга
    • Кулланучы килешүе
    • Тәрҗемә сәясәте
    • Авторлык хокуклары
    • Яңалыкларга язылу
  • Рубрикалар
    • Аудиоязма
    • Видеоязма
    • Инфографика
    • Китап
    • Комикс
    • Мәкалә
    • Сынау
    • Яңалык
  • Ярдәм күрсәтү
    • Автор булыгыз
    • Проектны популярлаштыру
    • Финанс ярдәме
    • Финанс хисабы
  • Башка проектлар
    • Терминнар базасы
    • Фәнни мәгълүмат индексы
    • Башка телләрдә бүлекләр

Copyright © 2016 Гыйлем.