«Рәсемле җәгърәфия» дип исемләнгән география дәреслегенең хәзерге татар язуына беренче күчермәсе. Дәреслекне Закир Шакиров язган, нашире – Шәмсетдин Хөсәенов. Китап 1914 елда «Өмид» нәшриятында басылып чыккан.
Текстны иске имладан кирилл язуына Рәхимә Шиһапова күчерде.
Китапның башын монда укый аласыз.
13— Җирнең өсте
Безнең авылның (шәһәрнең) тирәсендә басулар, болыннар бар, боларның өслеге һәр урында бертөрле түгел: кайсы урыннары төз, кайсы урыннары зур су өстендәге дулкын сымак калку, иңкү, чокырлы-чакырлы, тигезсездер. Җир өстендәге төз, тигез урыннарга “тигезлек” диелә.
Тигез җирләрнең күбесендә гадәттә урман, болын, сөрә торган игенлек җирләре була. Тигезлекнең мондыйларына ува диләр.
Җир өстендәге биек урыннарга “тау”, бер рәттән тезелеп киткән тауларга “тезелгән таулар”, тау өстендәге тигез урыннарга (җәйләү) йәйлә, ике тау арасындагы киң озын чокырларга “вәди”, тауның тигез җиргә килеп тоташа торган сузык урыннарына “тау итәге”, тауларның иң биек җиренә тауның “түбәсе”, итәге белән түбәсе арасындагы авынкы урынына “тау бите, тау кабыргасы” дип әйтәләр.
Ике тау арасындагы тар җир кичәед [1]. Әгәр дә тигез җирдә ялгыз алан гына булса, урман, агачлык булмаса, аңа “степь”[2] диләр.
Степьләрдә вә урманлы тигез җирләрдә гадәттә күлләр, бик салмак кына ага торган елгалар була.
Җир йөзендә шундый тигезлекләр бар ки, анда су да, алан да, агач та – үсемлектән бернәрсә дә булмый. Кайда карасаң да – ялгыз ком да, ялангач ташлык кына була. Менә мондый тигезлеккә “чүл” диләр. Мондый чүлләр аркылы йөрү гаят читендер.
Кайсыбер тауларның түбәләреннән утлы ялкын, төтен яки сулы бу, аерылган ташлар йошкырып атылып тора. Мондый тауларны “утлы тау” яки “вулкан” дип әйтәләр.
Бәгъзе бер (кайбер) тауларның түбәләрендә һәрвакыт бер дә бетми торган карлар, бозлар була. Мондый тауларга “карлы таулар” диләр.
Карталарда тауларны кара буяу белән яки калынча сызык илә читкә тармакланып, чачакланып тора торган сызыклар белән сызып күрсәтәләр. Картада сызыклар булмаган урын тигезлекне күрсәтә. Карталарда иңкеш җирләр, увалар яшел төстә, йәйләләр ачык сары төстә күрсәтелә.
§14— Җирнең катлавы
Әгәр дә җирне казып карасак күрәбез: күпме тирәнгә таба казысак безгә һәр урында ком, кызыл балчык, известь һәм төрле ташлар очрыйдыр. Җирдә була торган бу ком, кызыл балчык, “җир җенсе”[3] диелә. Җир алардан җыелган матдәләрнең катлаулары китап кәгазьләре кебек өсле өсле булып яталар. Бу катлауларның калынлыклары һәр җирдә бертөрле түгел: кайсыбер урыннарда берничә сажень юанлыгында була.
Туфрак: җирнең иң өске катлавына туфрак диелә. Бу туфрак бик әһәмиятледер. Бөтен үсемлекләр тамырларын шул туфракка җибәреп, аннан үзләренә кирәкле дүмне (дым, сок) алалар. Һәр туфрак ком, балчык, черегән үсемлекләрдән вә хайваннардан хасил була торган тирестән тора. Шушы тирес кайсы бер туфракларда күбрәк була. Туфракның үстерү һәм үстермәү хасияте шуңа карап йөри.
Комлы, кызыл балчыклы, кара балчыклы, сазламыклы “туфраклар” буладыр. Комлы туфрак ялгыз комнан гына гыйбарәт була. Мондый туфрак үзе аша суны бик тиз үткәрә һәм бик тиз кибә. Шуңа күрә коры һавада мондый туфракта үсемлек бик тиз корыйдыр. Иң әйбәт туфрак кара балчыклы туфрактыр. Кара балчыклы туфракта, бер дә тиресләмичә дә, иген бик яхшы уңадыр. Башка туфраклар өчен бик күп тиресләү кирәк. Әгәр дә тиресләнмәсә иген булмыйдыр.
§15— Җирдән чыга торган мәгъдәннәр (металлар)
Без аның өстендә яши торган җирдән чыга торган матдәләр кешеләр өчен бик кирәкле нәрсәләр. Кешеләр җирдән гранит, мрамор, известь кебек бик күп төрле нәрсәләр казып чыгаралар, боларның һәркайсы биналар салуда истигмәл ителә (кулланыла). Мәсәлән: кызыл балчыктан кирпич сугалар, чүлмәк кебек төрле посудалар ясыйлар; җирдән чыга торган тоз ашарга тотыла; җир күмере ягу өчен истигмәл ителә (кулланыла).
Алтын, көмеш, тимер, бакыр, калай, кургаш вә башка төрле кыйммәтле ташлар да җирдән чыгадыр. Көмеш, тимер, бакыр кебек “мәгъдәннәр”[4] күбрәк башка нәрсәләр белән катнаш булалар. Аларны, җирдән чыгарылган табигый хәлләрендә “руда” диләр. Халис (тулы) мәгъдәнне аерыр өчен, аны махсус эшләнгән зур пичләрдә яндыралар. Мәгъдәнне аңарга катнашкан нәрсәләрдән чистарталар. Алтын белән платина башка нәрсәләрнең катнашуыннан башка чиста булып та табыла. Болар күбрәк балчык, комга катнашкан бөртекләр була. Бу алтын бөртекләрен балчыктан машина белән суда юып аералар, ком, балчык вә башка мәгъдәннәр су белән юылып агып китә. Алтын һәм платина авыр булганга күрә төптә калалар.
§16— Су
Су җирнең астында да, эчендә дә бик күп. Суларның күбрәге күлләрдә, елгаларда, диңгезләрдәдер. Җир өстендә казан рәвешле һәр яктан биек кырый белән ихата ителгән (урап алынган) урыннарның су белән тулы булганнарына “күл” дип әйтәләр. Эчендә су ага торган озын чокырларны “елга” диеп әйтәләр. Елгалар, үзләренең суларын җир астыннан алып, һәр вакыт агып торалар. Елгаларның бик шәп тә, акрынлап та ага торганнары була.
Эчендә елгалар агып, ул елгаларның суы белән тула торган чокырларның нәкъ уртасын елганың “үзәге” диләр. Елганың чыккан җиренә “елганың башы”[5] , елганың диңгезгә, күлгә яки башка елгага барып кушыла торган җиренә елганың “тамагы”[6] диләр.
Елганың ике кырыйларына “елганың яры яки сәхиле” дип әйтәләр. Елгаларның ярлары текә һәм сузык буладыр.
Әгәр дә елганың ага торган ягына бер кеше алды белән карап торса, аның уң ягы шул елганың уңы, сул ягы елганың сул сәхиле буладыр.
Бер елга икенче елгага килеп кушылса, елганың шул килеп кушыла торганына гарәпчә «сәгде”[7] диләр.
Әгәр дә елга башын биек җирдән алса, аның агымы бик үткен була. Мондый елга үзенең агымында бик зур таш өемнәренә очрыйдыр. Ул ташлар су белән бергә агып, югары җирдән төшәләр дә, суның юлына утыралар. Су, шул ташлар турысына килеп җиткәч, ташларга бәрелеп болгана вә күбекләнә. Бу ташлар, елгаларның ага торган үзәкләренә төпләнеп, баскыч баскыч булып киткән җирләр ясыйлар. Боларга “бусага, киселте”[8] диләр.
Әгәр дә елга үзенең агымында текә булып түбән ашалып төшкән урыныны очраса, су аннан агып төшеп “шарлавык яки чүгермәк[9]” хасил итәдер.
[2] Дала, ялан
[3] Тау нәуглары (төрләре), горная порода
[4] Металлы — мәгъдәннәр
[5] Мәнбәгъ- исток.
[6] Мәнсыб — устье
[7] Арык – приток
[8] Порог.
[9] Шәләлә – водопад.