Славян телләрендә таралган болгар алынмаларының килеп чыгышы, дифтонглашу һәм алынмаларның ике катламы турында
Славян телләрендә, билгеле булганча, төрки алынмалар шактый күп. Мондый бәйләнешләрне без тарихи язма чорда күзәтә алабыз. Беренче чиратта, бу урта рус телендә Идел буе кыпчак телләреннән күпсанлы алынмалар. Икенче яктан караганда, билгеле тарихи сәбәпләр буенча, көньяк славян телләрендә күп кенә төрек алынмалары бар. Әмма шактый борынгырак төрки бәйләнешләр дә билгеле. Белгәнебезчә, Болгария славян дәүләте һәм болгар теле үз этнонимнарын б.э. VII гасыры тирәсендә Дунай тирәсендә барлыкка килгән һәм иң әүвәл чиста төрки булган Болгар патшалыгыннан алганнар. Бу туган телләре төрки тел булган болгар халкы тарафыннан нигезләнгән дәүләт. Әлеге тел башка төрки телләрдән күпкә иртәрәк аерылып чыга, шул сәбәпле әһәмиятле аермаларга да ия.
Лингвистлар славян телләрендәге болгар алынмаларын өйрәнү өстендә күптән шөгыльләнәләр. Фәндә бу алынмалар славян баба телендә (баба тел — праязык) булган дигән фикер йөргән иде, ләкин бүген билгеле: славян баба теленең хронологик үсеше һәм славян телләренең таралуы мондый датировка кысаларына сыймый. Славян телләре, күрәсең, 7 гасырдан шактый иртәрәк таркалганнар. Бүгенге көндә беренче таркалуны безнең эрага кадәр I гасыр белән билгелиләр.
Гыйбадәт телендәге алынмалар
Славян телләрендә болгар тибындагы алынмаларның ике катламы турында сүз йөртә алабыз. Беренче очрак – Кирилл белән Мефодий иске славян телен төзер өчен нигез итеп алган телдәге алынмалар. Бу тел православие динен тоткан славян халыклары өчен гыйбадәт теленә әверелә, шуңа болгар алынмалары шул тел аша көнбатыш славян һәм көнчыгыш славян телләрендә дә тарала. Мәсәлән, бу сүзләргә гомуми кулланылыштагы капище сүзе керә. Капище урын мәгънәсенә ия булган —ще суффиксы ярдәмендә ясалган, ә тамыры –капь искеславян телләрендә очрый һәм пот (идол), мәҗүси алла сурәтен белдерә. Әлеге сүз, һичшиксез, сурәт мәгънәсендә кулланылган озын, киң /е/ (ǟ) авазлы төрки *kǟp сүзеннән чыга. Аның эзләре күпчелек төрки телләрдә сакланган. Шул типтагы тагын бер сүз – болгар баба төрки теленең *Kōr (зыян, агу, зарар) сүзеннән барлыкка килгән славян кваръ (зыян) сүзе. Бу күренеш түбәндәгечә аңлатыла: болгар телендә иренләшкән сузык авазлар дифтонглашу булдырганнар, беренче /в/ ны аерып чыгарганнар. Болгар теленең шундый тагын бер сүзенең– тварогъ; ул болгар фонетикасына яраклашкан баба төрки теленнән чыккан *tōrak сүзе белән бәйләнештә.
Фонетик үзенчәлекләр
Шунысы кызык: искеславян телендәге болгар алынмаларында әлеге төрки телләрнең фонетик закончалыклары көньяк славян телләрендә дә үзләштерелүен билгели алабыз. Һәм бу ул чор төрки теленә генә хас түгел, ә иске славян теленең чыганак славян теленә дә хас үзенчәлек. Фәнни өйрәнүләр төрки /а/ һәм /о/ авазларының озынлыгы законлы рәвештә шушы славян телләрендә чагылыш таба. Бу күренеш түбәндәгечә аңлатыла: славян /а/ авазы озын булган һәм һинд-аурупа баба теленең озын /ā/ һәм /ō/ авазларына барып тоташа, ә славян /о/ кыска аваз булган һәм һинд-аурупа баба телендәге кыска /а/ һәм /о/ авазларыннан чыккан. Шул рәвешле, көньяк славян һәм иске рус телләрендә Идел буе болгар телләреннән кергән алынмаларга нигезләнеп, авазларның озынлыгы һәм кыскалыгы буенча аерма инде ул чор славян телләре өчен әһәмиятле булган, чөнки алар закончалы рәвештә төрки /о/ һәм төрки кыска /а/ны /о/ буларак һәм төрки озын /а/ буларак үзләштерәләр. Мондый күренешнең кайбер мисаллары: санъ (төрки *sān «сан, хисап, хөрмәт»), болгар sām (сан) сүзеннән —чий суффиксы ярдәмендә ясалган самъчий (идарәче), тоягъ (болгар *tajak «таяк»).
Әлеге телләргә алынмалар нәкъ болгар теленнән кергәнлеген раслый алабыз, чөнки бу тел төрки телләренең болгар тармагының төп үзенчәлекләренә ия. Мәсәлән, дифтонглашудан башка болгар телләреннән (көньяк славян теле керткән дунай-болгар алынмалары һәм чуваш теленең чыганагы булган Идел буе болгар теленнән) баба төрек /е/ һәм /а/ таралган.
Көньяк телендә алынмалар
Көньяк телендә болгар алынмаларына тагын нинди мисаллар китерә алабыз? Мәсәлән, верига – ул дифтонглашу бирә торган гомумтөрки озын /ȫ/ авазлы *ȫrük (бау, путы) сүзе. Брачина – ул фарсы теленнән (abrēšom) төрек теле (*bārčun) аркылы кергән «ефәк тасма» сүзе.
Югарыда сүз болгар теленнән көньяк славян телләренә кергән алынмалар турында барды. Ә бу нәкъ менә шул сүзләр икәнен ничек беләбез соң? Моның җавабы болай: ул сүзләрнең рефлекслары көньяк славян һәм кайвакыт төньяк һәм көнчыгыш славян телләрендә дә теркәлә. Бар шундый сүзләр: төрки болгар теленнән алынган булсалар да, славян болгарларында, ягъни кергән телендә генә сакланганнар. Мәсәлән, славян болгарындагы самсур («оятсыз кеше») сүзе протоболгар sām («сан, хөрмәт») һәм бүгенге юклык формасы ясый торган төрки –сыз аффиксы ярдәмендә ясалган.
Славян телләрендә болгар алынмаларының башка төркеме түбәндәгечә таралган: бу беренче чиратта көнчыгыш славян, ягъни рус, украин, белорус һәм кайчакта поляк теле. Ул алынмаларны турыдан-туры көнчыгыш славян телләреннән үзләштергән булса кирәк. Мондый сүзләрне без инде борынгы төрки чорда күзәтәбез. Мәсәлән, Хопужьское море – Каспий диңгезенең борынгы рус атамасы. Аның килеп чыгышы Дербент Темир-Капу (“тимер капка”) шәһәренә тоташа. kapug (капка) әлеге борынгы рус топонимының нигезе булып килгән. Башка мисал: Новгород елъязмасында болгар боярлары труннар атамасын очрата алабыз, ягъни труннар – ул гомумтөрки tuδun, tudun титулларыннан чыккан *turun Идел буе болгар сүзе. (Әлеге алынмалар тибы беренче чиратта Бөек Болгар аркылы үткән Идел сәүдә юлы белән бәйле.) Китерелгән мисаллардан башка бүтәннәре дә шактый; мәсәлән, бозау мәгънәсен белдергән борынгы рус тволага сүзе шул ук мәгънәдә кулланылган болгар *tog-lak сүзенә кайтып кала (*tog- «бала табу»).
Мондый сүзләр гаять күп, ләкин беренче тип, ягъни көньяк славян телләренә кергән болгар алынмаларыннан шактый азрак. Һәм бу табигый, чөнки көньяк славяннар белән болгарларның мөнәсәбәтләре уртак яшәү җирлеге – Болгар патшалыгы белән бәйле булган. Болгарлар, төркиләр, ягъни болгарлар славяннар белән Болгар җирлегендә ассимиляцияләшкәннәр. Әлеге процесс Борынгы Русь белән Идел буе болгарлары арасындагы гади сәүдә һәм хәрби мөнәсәбәтләр шартында гына телдә барлыкка килә торган алынмалардан шактый күбрәк алынмалар булуга китергән.
Анна Дыбо, филология фәннәре докторы, профессор, РФА мөхбир әгъзасы, РФА Тел белеме институтының урал-алтай телләре бүлеге мөдире, РДГУ Көнчыгыш мәдәниятлары һәм антик чор институтының Фәнни эзләнүләр бүлеге Компаративистика секторының баш фәнни хезмәткәре
Эльвира Зиннәтуллина тәрҗемәсе
асылчыганак: Постнаука проекты
фото: wikimedia, blazingbulgaria.wordpress.com