Дөресен әйткәндә, π – ПИ санын кем, ничек тапканы төгәл генә билгеле түгел, чөнки аны төрле чорларда төрле халыклар кулланган. Моңа карамастан, язма чыганаклар ПИ санын чын мәгънәсендә беренче тапкыр Архимед тарафыннан кулланылганын күрсәтә. Ләкин Архимедтан элегрәк борынгы Мисырда һәм Месопотамиядә Бабил чорында; Архимедтан соң исә, XV гасырда төрек-ислам дөньясының атаклы математик галиме Гыяседдин Җәмшид тарафыннан π саны өчен якынча тигезлек /математика зурлыгы кулланылган.
1996 нчы – 2001 нче елларда Казанның «Мәгариф» нәшриятында «Табигать әлифбасы» – «Азбука природы» сериясенә берләштерелгән 6 китап басылып чыга. Аерым темаларга бүленгән русча-татарча һәм татарча-русча биология сүзлекләре була бу. Аларда Кош, җәнлек, балык, бөҗәк атамалары, кеше анатомиясе кебек өлкәләр колачлап алынган. Бу сүзлекләр – фәнни телебезнең кадерле хәзинәсе.
Пандора планетасындагы на’ви телендә саннарның үзәнчәлекләре нәрсәдә? Клингон теленең фонетикасы нидән гыйбарәт? Дотракийларның телендә җанлылык категорияләре нинди? Тел белгече Александр Пиперски бу сорауларның барысына да җавап бирә ала, чөнки ясалма телләрне (алар арасында кино һәм әдәбият өчен уйлап табылганнары да бар) күптәннән өйрәнә.