• Инфографика
  • Видеоязма
  • Сайланган язма
  • Мәкалә
  • Аудиоязма
  • Китап
Гыйлем
  • ТАРИХ
  • ФИЗИКА
  • ХИМИЯ
  • АСТРОНОМИЯ
  • ПСИХОЛОГИЯ
  • ҖӘМГЫЯТЬ
  • ТЕЛ
  • ӘДӘБИЯТ
  • ФӘЛСӘФӘ
  • БИОЛОГИЯ
  • ДИННӘР

Астероид, комета, метеорит бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?

01.09.2018

Бу терминнарның һәрберсе нәрсә аңлатканын карап китик.

АСТЕРОИД – планеталардан күпкә кечәрәк, дөрес булмаган формадагы Кояш тирәли әйләнә торган каты күк җисеме. Астероидларның үз иярченнәре дә булырга мөмкин.

МЕТЕОРОИД (метеор җисеме) – зурлыгы буенча планетара тузан һәм астероидлар арасында торган каты күк җисеме.

КОМЕТА – Кояш тирәли нык сузылган эллиптик яисә параболик орбита буенча хәрәкәтләнә торган зур булмаган метеороид яисә астероид. Кояшка якынлаша башлау белән, кометаның «башы» һәм «койрыгы» барлыкка килә. Халык телендә аны «койрыклы йолдыз»дип йөртәләр.

МЕТЕОР – планетара киңлектән кергән каты күк җисеме һәм тузан кисәкчекләренең Җир атмосферасында янып, якты эз калдыруы. Халык телендә бу күренешне «йолдыз атылу» дип атыйлар.

БОЛИД – бик якты, хәтта көндез дә күзәтелергә мөмкин метеор. Ул еш кына метеорит төшү белән тәмамлана.

МЕТЕОРИТ – планетара киңлектән килеп, Җиргә төшкән каты күк җисеме.

Ләйлә Миңнуллина әзерләде

Рубрика: МәкаләТеглар: астероидлар, астрономия, болидлар, кометалар, метеор өере, метеорлар, терминнар



Сезгə ошар:





Гыйлем


Безне онытмагыз

Безнең электрон почта таратмасына язылыгыз һәм иң кызыклы язмалар белән танышып барыгыз.

Язылуыгыз өчен рәхмәт

Ниндидер хата бар

Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны хөрмәт итәбез һәм бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

  • Безнең хакта
    • Нәрсә ул Гыйлем?
    • Мөхәррият
    • Күзәтү шурасы
  • Хәлбуки
  • Кулланучыга
    • Кулланучы килешүе
    • Тәрҗемә сәясәте
    • Авторлык хокуклары
    • Яңалыкларга язылу
  • Рубрикалар
    • Аудиоязма
    • Видеоязма
    • Инфографика
    • Китап
    • Комикс
    • Мәкалә
    • Сынау
    • Яңалык
  • Ярдәм күрсәтү
    • Автор булыгыз
    • Проектны популярлаштыру
    • Финанс ярдәме
    • Финанс хисабы
  • Башка проектлар
    • Терминнар базасы
    • Фәнни мәгълүмат индексы
    • Башка телләрдә бүлекләр

Copyright © 2016 Гыйлем.