физика
Балагыз Хиггс бозоны, кара тишекләр һәм фәзаның күп үлчәмле булуы турында сораша башласа, ничек җавап бирергә кирәк икәнен бу мәкаләдән укып белерсез. Кисәкчәләр физикасы нәрсә ул? Пол Соренсон, физик: «Без бәләкәй нәрсәләрне бер-берсенә бәрәбез, алардан килеп чыга тагын да бәләкәйрәк нәрсәләр; шул бәләкәй нәрсәләрне тагын бер-берсенә бәргәлибез. Иң-иң бәләкәй нәрсә килеп чыкканчы шулай эшлибез. Ахырда, … Тулысынча
1. Идарә ителә торган синтез реакциясе Калифорния университеты тикшеренүчеләре дейтерий һәм тритий белән идарә ителә торган җылылык-төш синтез реакциясе аша энергия бүлеп чыгарды. Киләчәктә мондый синтез реакцияләре чикләнмәгән бер энергия чыганагы булып, безнең тормышыбызда мөһим урын алып торырга мөмкин. 2. Лазер нурларының атомнары Наньян Технология университеты (Сингапур) тикшеренүчеләре дөрес ешлыгында чагылдырылган лазер нурларының атомнарын киметкәннәр. … Тулысынча
Безнең тормышыбыз көтелмәгән вакыйгаларга бай, һәм көннәрдән бер көнне, беркайчан да чынга ашмастай тоелган бер фараз да гадәти күренешкә әверелергә мөмкин. Киләчәгебезнең аеруча фантастик булып тоелган кайбер сценарийларын фәнни күзлектән тикшереп карыйк әле. Әйтик, яктылык тизлеге кинәт кенә үзгәреп, сәгатенә 100 чакрымга кадәр төшсә, ни булыр икән? Элемтә өзеләчәк Кесә телефоннары да, стационар телефоннар да … Тулысынча
Эрнест Резерфорд – төш физикасының “әтисе” буларак танылган, чын мәгънәсендә бөек физик-тәҗрибәче. Ул Яңа Зеландиянең Көньяк утравында, төгәлрәге, Брайтуотерда, 1871 елның 30 августында дөньяга килә. 1937 елның 19 октябрендә Кембридж шәһәрендә вафат була. Патша җәмгыяте әгъзасы Резерфорд туган илендә укый, ә 1894 елда Кентербери көллиятендә фәннәр бакалавры дәрәҗәсен ала. 1895-1898 елларда исә ул электронны ачуы … Тулысынча
Нобель премиясен тапшыру — фән дөньясында елның иң зур вакыйгасы. Ләкин фәннән ерак торган кешеләр бу бүләк тирәсендә туа торган гөр килүне кайчагында аңлап бетермиләр. «Җиңү яулаган ачышлар тормышта файдалымы соң?» — диләр алар. Әйдәгез, көндәлек тормышыбызга үзгәрешләр китергән олуг ачышлар «бәйгесен» карап узыйк.
1802 елда рус физигы Василий Владимирович Петров (1761-1834) кызыклы күренеш ачыклый. Әгәр зур электр батареясының полюсларына агач күмер кисәген тоташтырсаң һәм аларны бер-берсенә тидереп, җиңелчә генә аерсаң, күмер очларында яп-якты ялкын хасил була, ә күмернең очлары күзләр чагылырлык итеп, ап-ак төскә кергәнче кыза (электр дугасы). Бу күренешне җиде ел узгач, инглиз галиме Г. Дэви абайлап … Тулысынча
Шрөдингер исеме фәнни медиада иң күп яңгырый торганнардан. Күрәсең, аның мәче белән эшләнгән уйланма тәҗрибәсе шулкадәр кызыклы һәм популярдыр. 20 гасырның иң атаклы физикларының берсе Эрвин Шрөдингер нинди кеше булган соң? Ни өчен шулкадәр танылган? Эрвин Рудольф Йозеф Александр Шрөдингер (Шрёдингер дип тә языла, 12 август 1887 – 4 гыйнвар 1961). Австрия физигы, теоретик, квантлар … Тулысынча
Бүгенге көндә без яши торган галәмнең бер өлеше булган йолдыз утрауларының – галактикаларның барлыкка килүе һәм эволюциясе турында тикшеренүләрдә ике төп юнәлеш бар. Газ кими — йолдыз арта Беренче юнәлеш – галактиканың йолдыз һәм газ составын өйрәнү. Иң гади бер мисалны карыйк. Йолдызлар газдан барлыкка килә, шуңа бәйле рәвештә, вакыт үтү белән, галактикада газ күләме … Тулысынча
Математик Игорь Петров Галәмнең киңәюе, модель буенча эшләнгән мәсьәләләр һәм нефть чыгару буенча чыгымнарны оптимальләштерү турында сөйли. Суперсанаклар бөтен дөнья буенча киң таралган. Бүгенге көндә мондый санаклар булдыру һәм эшләп чыгару өлкәсендә Америка, Япония һәм Кытай тикшеренүчеләре әйдәп баралар. Соңгы вакытта мәгълүматны гаҗәеп тизлек белән эшкәртә ала торган экзафлоп компьютерлар турында сөйли башладылар. Ләкин иң … Тулысынча