Безнең тормышыбыз көтелмәгән вакыйгаларга бай, һәм көннәрдән бер көнне, беркайчан да чынга ашмастай тоелган бер фараз да гадәти күренешкә әверелергә мөмкин. Киләчәгебезнең аеруча фантастик булып тоелган кайбер сценарийларын фәнни күзлектән тикшереп карыйк әле. Әйтик, яктылык тизлеге кинәт кенә үзгәреп, сәгатенә 100 чакрымга кадәр төшсә, ни булыр икән?
Элемтә өзеләчәк
Кесә телефоннары да, стационар телефоннар да файдасыз бер җиһаз булып кына калачак. Телефон аркылы сөйләшкәндә, безнең сүзләребез электромагнит дулкыннарына кодлаштырыла, ә алар исә яктылык тизлеге белән хәрәкәт итә. Шулай булгач, Австралиядәге дустыгыз сезнең “Сәлам, хәлләр ничек?” дигән җөмләгезне биш көн узгач кына ишетә алачак.
Шәхси вакытыбыз
Автобуста барган кешенең сәгате офиста эшчесен көтеп торган җитәкченең сәгатеннән әкренрәк йөриячәк. Яктылык тизлеге аз булган дөньяда эшкә килү, очрашу, чараны башлау вакытларын туры китереп булмаячак.
Көчсезлек
Машина сәгатенә 80 чакрым тизлек җыя алсын өчен, егәрлеге ракета двигателенеке кебек булган мотор кирәк булачак. Мәктәп елларыннан ук таныш булган E=1/2mv2 тигезләмәсенең чиксез күп санда өстәмә буыннары бар, әмма безгә гадәти булан тизлекләрдә алар бернинди дә әһәмияткә ия түгел. Ләкин хәрәкәт энергиясен яктылык тизлегенә якын тизлекләр белән исәпләгәндә, бу буыннар тигезләмәгә зур йогынты ясый һәм өстәмә энергия сарыф итүне сорый башлый.
Ялгыш күрү
“Фара эффекты” аркасында хәрәкәттә булган объектларның яктылыгы туры юлдан чак кына тайпылачак. Шуңа күрә тротуардан баручы пешеход кырыйда барган машинаның утларын машина торган урыннан читтәрәк күрәчәк.
Метрода – яшәрү
Сәяхәт итәргә яратучылар һәм шәһәрдә яшәп, көн саен метрода йөрергә мәҗбүр булучылар бернинди дару кулланмыйча да гомерләрен озынайтачаклар. Тизләнеш һәм туктау процессларын даими рәвештә кичергәнгә, пассажирлар өчен вакыт өстәмә рәвештә әкренәячәк, шуңа күрә җәмәгать транспортында сәяхәт итү гомер озынлыгын арттырачак.
Салават күпере
Машинада барганда, тирә-якта салават күперенең барча төсләре дә булачак. Доплерның релятивистик эффекты буенча, тиз хәрәкәтләнгән машина якынлашкан объектның төсе салават күперенең зәңгәр төсләренә таба күчә (кызыл яфраклар кызылсары яки хәтта сарыга әйләнәчәк). Ә ераклашып барган объектның төсе спектрның кызыл ягына күчәчәк. Сезнең артта калган күл башта яшел төскә, аннары сарыга “буялачак”.
Буксирларга – юк!
Әгәр дә берәр машинаны буксирларга туры килсә, бик зур осталык таләп ителәчәк. Буксирлаучы һәм тарттырылып барган машина икесе дә бер үк тизлек белән хәрәкәт итсәләр дә, озынлыкның релятивистик тәртиптә кыскару нәтиҗәсендә, аларның тоташтыргычы өзеләчәк. Бу күренеш Белл парадоксы дип йөртелә.
Үткәннәрне күрү
Яктылык объекттан күзәтүчегә шактый озак барачак, кешеләр башка кешеләр һәм предметларның үткәндәге халәтен генә күрәчәк. Тау башыннан тирә-яктагы авылларга караган чагында, кеше аларның берничә дистә минут элегрәк ничек булганын гына күрә: 100 чакрым ераклыкны узар өчен, яктылык бер сәгать вакыт сарыф итә. Шул ук кешедән 100 метр ераклыкта торган предмет 3,6 секунд элек булганча итеп күренәчәк.
Чынлыкта
Әлеге эффектлар яктылык тизлегенең сәгатенә 100 чакрым тизлеккә таба кинәт кенә төшеп киткән очрагында гына мөмкин, өстәвенә, үзгәрешләр дөньядагы барлык процессларга да кагылмаячак. Ә инде берәр Галәмдә бу шарт элек-электән үк килгән булса, аның кыяфәте бөтенләй башкача булыр иде, чөнки дөньяның күренешен билгели торган кайбер фундаменталь физик константалар яктылык тизлегенә бәйле. Мәсәлән, электромагнит тәэсир итешүенең көчен билгели торган нечкә структура даимие, яктылык тизлеге аз булганда бик нык үсәчәк, ә димәк, электроннар атомнардан аерыла алмаячак. Нәтиҗәдә, химик реакцияләр бармаячак. Моннан тыш, яктылык тизлеге түбән булганда, фәзаның магнит үткәрүчәнлек сәләте арта һәм магнит кыры мөһим булган процесслар үзгәрә. Мондый Галәмдә катлаулы молекулаларга ия кеше заты барлыкка килә алмас иде.