Кемдер кар бөртекләре нибары туңган су гына дип әйтер. Әмма дә ләкин әгәр дә сез кар бөртеген боз кисәге белән чагыштырсагыз, шактый зур аермаларга юлыгырсыз. Нигә барлык кар бөртекләре дә алты яклы? Нишләп алар беркайчан да бертөрле булмыйлар? Ничек без аларның өстендә шуа алабыз? Кар бөртекләренең серле һәм яшерен тормышына күз салыйк әле.
физика
Һиггс бозоны ачылуы хакында 2012 елның 4 нче июлендә ЦЕРН оешмасының матбугат очрашуында игълан иткәннәр иде. Чарада физика галиме Питер Һиггс та катнашты. Ул, чиктән тыш дулкынланып, теориясенең тәҗрибәдә раслануын исән чакта көтмәгәнен, шуңа бик сөенгәнен белдерде. Бер елдан соң Һиггс белән бельгияле Франсуа Энглер 1964 елда ук кисәкчекне фаразлаганнары өчен физика өлкәсендә Нобель бүләген … Тулысынча
Бразилия футболчысы Роберто Карлос 1997 елда 35 метрга туп тибә, аның тубы кырыйга оча, уенчыларны уза, әмма читкә китми, ә сулга борылып, капкага керә. Бу ничек шулай булган соң? Бу видеода сез футбол тарихында иң гүзәл голның сере – физика кануны белән танышырсыз. Бу дәрестә: Исаак Ньютонның 1 хәрәкәт кануны һәм Магнус эффек ы TED … Тулысынча
Галимнәр еш кына мондый хәлгә юлыга: кайбер теорияләрне тәҗрибә юлы белән дәлилләү авыр яки гомумән мөмкин түгел. Мәсәлән, сүз яктылык тизлегендәге хәрәкәт яки физикадагы кара тишекләр турында барганда. Бу очракта фикер экспериментлары ярдәмгә килә. Сезгә кайберләрендә катнашып карарга тәкъдим итәбез. Фикер экспериментлары – билгеле бер мантыйклы фикер нәтиҗәләренең эзлеклелеге ул. Аларның төп максаты – теориянең … Тулысынча
Йода күпме Көч җитештерә ала? — Райан Финни соравы Тәрҗемәчедән. Кайбер кешеләр әлеге сорауны һәм аңа җавапны бөтенләй аңламаска мөмкин, шуңа күрә искәртәбез: сүз «Йолдызлар сугышы» киноэпопеясендәге Йода исемле каһарман һәм Көч турындагы тәгълимат турында бара. Бу тема белән таныш булмаганнарга киноэпопеяны карарга тәкъдим итәбез, өстәвенә, бу фильнар кино сәнгате тарихында искиткеч урын алып тора. Җавап. … Тулысынча
2010 елда Россиядәге фән өчен көтелмәгән вакыйга булды: бик озакка сузылган тукталыштан соң Гейм һәм Новоселов фамилияле россияле галимнәр Нобель премиясе алды. Алар инде күптәннән Англиядә эшли, әмма үзләре Россиядә туып, МФТИда белем алганнар. Гейм һәм Новоселов Нобель премиясенә углеродның графен дип аталган яңа формасын ачкан өчен лаек дип табылдылар. Бу ике үлчәмле гаҗәеп матдәне … Тулысынча
Мария Склодовская-Кюри — фән тарихында уникаль урын биләүче галимә. Ул физика һәм химия өлкәсендә ике Нобель бүләген алган бердәнбер шәхес. Ире Пьер Кюри белән берлектә фәнни эзләнүләр башкарып, алар радий һәм полоний исемле химик элементларны ачалар. Аларның эшчәнлеге радиоактивлык күренешенең сер булып тоелган күп кенә якларын аңларга мөмкинлек бирде. Мария һәм Пьер Кюри гомерләрен чын-чынлап фәнгә … Тулысынча
Әгәр дә бейсбол тубын яктылык тизлегенең 90% тигез булган тизлек белән атсагыз, нәрсә булачак? — Эллен МакМанисның соравы Ярый, әйдәгез, бейсбол тубын мондый тизлек белән ничек җибәрә алуыбыз турында сорауны калдырып торыйк. Чыннан да, гап-гади питчер бейсбол тубын аткач, туп могҗизалы рәвештә 0,9с га кадәр тизләнеш ала, ди. Шушы мизгелдән алып барысы да гади физикадагы … Тулысынча
ZenPencils проекты атаклы физик Альберт Эйнштейн әйтеп калдырган хикмәтле сүзләрне комикска әйләндергән. Эйнштейнның динилек, сәнгать һәм фән, дөньяны танып-белүнең гүзәллеге, серләр чишүнең матурлыгы турында фикере бу. Ул үзен дини кеше дип игълан итә, әмма аның өчен динилек нәрсә соң? Айдар Шәйхи тәрҗемәсе