• Инфографика
  • Видеоязма
  • Сайланган язма
  • Мәкалә
  • Аудиоязма
  • Китап
Гыйлем
  • ТАРИХ
  • ФИЗИКА
  • ХИМИЯ
  • АСТРОНОМИЯ
  • ПСИХОЛОГИЯ
  • ҖӘМГЫЯТЬ
  • ТЕЛ
  • ӘДӘБИЯТ
  • ФӘЛСӘФӘ
  • БИОЛОГИЯ
  • ДИННӘР

Йода һәм Көч

29.01.2017

Йода күпме Көч җитештерә ала?

— Райан Финни соравы

Тәрҗемәчедән. Кайбер кешеләр әлеге сорауны һәм аңа җавапны бөтенләй аңламаска мөмкин, шуңа күрә искәртәбез: сүз «Йолдызлар сугышы» киноэпопеясендәге Йода исемле каһарман һәм Көч турындагы тәгълимат турында бара. Бу тема белән таныш булмаганнарга киноэпопеяны карарга тәкъдим итәбез, өстәвенә, бу фильнар кино сәнгате тарихында искиткеч урын алып тора.

Җавап.

Йода җил генераторлары белән идарә итә

Мин, әлбәттә, приквелларны исәпкә алмаячакмын.

SMBC берләшмәсе ясаган бер комикста Суперменның бер тоткычны туктаусыз  әйләндереп, чиксез энергия чыганагына әверелүе нинди геосәяси нәтиҗәләргә китерәчәге турында бик шәп итеп аңлатылган иде. Без дә Йоданың Көчне кулланып, генераторны эшләргә мәҗбүр итүен күз алдына китерә алабыз. Әмма ул җитештергән энергия күп булырмы соң?

Оригиналь трилогиядә Йоданың көчен күрсәткән иң кызыклы күренеш Люк Скайуокерның очкычы X-Wing’ны сазлыктан күтәргән чак булды. Мөгаен, объектларны физик халәттә урыннан күчерү трилогиядә Көч куллану очракларының иң күп энергия таләп ителгәннәредер.

Объектны h биеклегенә күтәрер өчен таләп ителгән энергия объект массасы, ирекле төшү тизләнеше һәм күтәрү биеклегенең тапкырчыгышына тигез. X-Wing’ны күтәрү күренеше Йоданың пиктагы чыгыш егәрлегенең аскы чиген күрергә мөмкинлек бирә.

Башта корабның авырлыгын белергә кирәк. X-Wing’ның массасы бер җирдә дә төгәл күрсәтелмәгән, әмма аның озынлыгы — 12,5 метр. Озынлыгы 19 метр булган F-22 очкычы 19,7 тонна авырлыкта, шуңа күрә, пропорция буенча кечерәйтеп карасак, X-Wing’ның авырлыгы якынча 5 тонна булып чыга.

X-Wing һәм F-22

Алга таба безгә күтәрүнең тизлеге таләп ителә. Мин бу күренешне игътибар белән карап чыктым да, Йоданың X-Wing’ны судан никадәр тиз чыгаруын теркәп куйдым.

Очкычның алгы терәкләре якынча 3,5 секундтан соң судан чыга, һәм мин аның озынлыгы якынча 1,4 метрга тигез дип фаразладым («Яңа өмет» эпизодында экипаж әгъзасы очкычта асылынып торган күренеш буенча), ә бу исә X-Wing’ның 0,39 м/с  тизлек белән күтәрелүе турында сөйли.

Хуш, ә хәзер без Дагоба планетасындагы гравитация көчен белергә тиеш. Мин инде булды, беттем, sci-fi фанатлары андый нәрсәләр белән баш катырсалар да, «Йолдыз сугышлары»нда искә алынган һәр планетаның геофизик параметрлары теркәлгән каталог юктыр дип кайгыра башладым. Шулай бит?

Мин ялгышканмын! Җәмәгатьчелекне бөтенләй белмим икән. Вукипедиядә миңа кирәкле каталог бар, һәм анда Дагоба планетасындагы ирекле төшү тизләнеше 0,9g га тигез дип язылган. Бу мәгълүматны X-Wing массасы һәм күтәрүнең тизлеге белән берләштергәч, пиктагы чыгу егәрлеген табабыз:

Бу энергия шәһәр янындагы берничә йортка җитә. Шулай ук ул 25 ат көченә тигез, аны Smart электр приводлы машинасы моторының егәрлеге белән чагыштырып була.

Йода Smart машинасының мотор өлешендә

Электрга хәзерге бәяләргә карасаң, Йода җитештерә торган энергиянең бәясе сәгатенә 2 доллар булачак.

Әмма телекинез Көчнең бер генә төре бит. Император Люкны кыйнаганда аткан яшеннәр дә бар бит әле. Көчнең физик табигатен беркайчан да аңлатып булмаячак, әмма Императорныкына охшаш яшеннәрне чыгара торган Тесла трансформаторлары якынча 10 киловатт егәрлеккә ия, бу исә Императорның энергонәтиҗәлелеген Йоданыкы белән тигезли. (Тесла траснформаторы бик күп кыска ток импульслары җитештерә. Әгәр Император, дугалы эретеп ябыштыру аппаратындагы кебек, электр дугасын туктаусыз тотса, егәрлек мегаваттлардан да күбрәк булачак).

Ә Люкның егәрлеге нинди? Мин ул яктылык кылычын кардан чыгарыр өчен беренче тапкыр Көчне кулланган күренешне карап алдым. Исәпләп чыгарганда кулланган саннарны китерү катлаулырак, әмма мин бу күренешне кадрлап карап чыктым да, пиктагы чыгу егәрлеге 400 ватт тирәсе дигән фикергә килдем. Бу исә Йоданың 19,2 кВт белән чагыштырганда бик аз.

Шулай итеп, Йода иң яхшы энергия чыганагы булып чыга. Ләкин бүген дөньяда энергия куллануның күләме ике тераваттка җитә, шуңа күрә, безнең ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен йөз миллион Йода кирәк булыр иде. Шулай булгач, Йоданың Көчен куллануга күчү отышлы түгел, гәрчә мондый энергия чын мәгънәсендә «яшел» булса да.

Йода MP3 уйнаткыч белән идарә итә

What-if проектыннан (xkcd) тәрҗемә

Рубрика: КомиксТеглар: егәрлек, йолдыз сугышлары, көч, физика, энергия



Сезгə ошар:


Warning: Use of undefined constant rand - assumed 'rand' (this will throw an Error in a future version of PHP) in /home/giylem/giylem.tatar/docs/wp-content/themes/omega/partials/content.php on line 35




Гыйлем


Безне онытмагыз

Безнең электрон почта таратмасына язылыгыз һәм иң кызыклы язмалар белән танышып барыгыз.

Язылуыгыз өчен рәхмәт

Ниндидер хата бар

Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны хөрмәт итәбез һәм бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

  • Безнең хакта
    • Нәрсә ул Гыйлем?
    • Мөхәррият
    • Күзәтү шурасы
  • Хәлбуки
  • Кулланучыга
    • Кулланучы килешүе
    • Тәрҗемә сәясәте
    • Авторлык хокуклары
    • Яңалыкларга язылу
  • Рубрикалар
    • Аудиоязма
    • Видеоязма
    • Инфографика
    • Китап
    • Комикс
    • Мәкалә
    • Сынау
    • Яңалык
  • Ярдәм күрсәтү
    • Автор булыгыз
    • Проектны популярлаштыру
    • Финанс ярдәме
    • Финанс хисабы
  • Башка проектлар
    • Терминнар базасы
    • Фәнни мәгълүмат индексы
    • Башка телләрдә бүлекләр

Copyright © 2016 Гыйлем.