Бүген без физика фәне курсыннан күбебезгә яхшы таныш булган электромагнит дулкыннар турында сөйләшербез. Беренчедән, нәрсә соң ул дулкын? Әйдәгез, башта шуны искә төшерик әле. Дулкынны билгеле бер урында хасил булган тибрәнешнең киңлек буенча таралуы дип аңларга була. Мәгълүм ки, табигатьтә бик күп төрле дулкыннарны очратырга мөмкин. Дулкыннар… Хмм… Ә алар ничек хасил була соң? Анысын … Тулысынча
физика
Альберт Эйнштейн – узган гасырның иң атаклы шәхесләренең берсе. Бу галимгә яшәргә һәм иҗат итәргә насыйп булган давыллы чор, дөнья сугышлары һәм атом һөҗүмнәре дәвере инде күптән узды, ләкин Эйнштейнның даһи ачышлары бүген дә актуальлеген җуймады. Болар – атаклы E=mc2формуласы белән белдерелгән масса белән энергия бәйлелеге законы, чын мәгънәсендә беренчеләрдән булып туган квант теориясе һәм, … Тулысынча
Австрияле Эрвин Шрөдингер — даны бөтен дөньяга таралган физик. Ә инде аның мәчесе турында белмәгән кеше юктыр. Мәче белән гаҗәеп тәҗрибә башкарган дип әйтәбез аның турында. Ә бит чынлыкта ул бу койрыклы җан иясе белән берни дә эшләмәгән. Квант механикасына нигез салучыларның берсе беркайчан да кылмаган гамәле аркасында дан тота. Ничек килеп чыккан соң бу? … Тулысынча
Физиканың серле нигезләрен өйрәнүче һәрбер студент Фурьеның җылыүткәрүчәнлек канунын яисә Һукның сыгылмалылык көче кагыйдәсен яхшы хәтерли. Әмма Фурьеның картлык көннәрен агач әрҗәдә уздырганын, Ньютонның Роберт Һукны җаны-тәне белән күралмаганын, хәтта аның кәгазьләрен яндырырга җыенганын, ә Архимедның коллегаларын идеяләр урлауда тотар өчен ялган теоремалар җибәреп шаяруын бик сирәкләр генә беләдер. Клифф Пикоувер «Архимедтан Һокингка кадәр: фәнни … Тулысынча
Әгәр без өстәлгә бер кечкенә әйбер, мәсәлән, кәгазь, йон, йомычка һ.б. куеп, аның өстеннән канат яки башка нәрсә белән җилпесәк, ул әйберебез идәнгә очып төшәчәк. Без бит кулыбыз белән аңа тимәдек, шулай да ул очып төште. Ни өчен алай? Димәк, монда бу әйберләрдән башка тагын өченче бер нәрсә дә бар. Ул өченче нәрсәне без күзебез … Тулысынча
Шырпыларның төзелеше аларның тибына карап аерыла. Гадәттә без куркынычсыз шырпыларны кулланабыз. Мондый шырпының башында бик көчле оксидлаштыра торган матдә, ә шырпы кабының кырында кызыл фосфор була. Шырпы белән кап кырының бәрелүе аркасында аз күләмдәге оксидлаштыру матдәсе белән фосфор кушыла, аннары шырпы сызгандагы ышкылу аркасында хасил булган җылылык аны янарга мәҗбүр итә. 1900-елларга кадәр күпчелек шырпыларда … Тулысынча