Әгәр без өстәлгә бер кечкенә әйбер, мәсәлән, кәгазь, йон, йомычка һ.б. куеп, аның өстеннән канат яки башка нәрсә белән җилпесәк, ул әйберебез идәнгә очып төшәчәк. Без бит кулыбыз белән аңа тимәдек, шулай да ул очып төште. Ни өчен алай?
Димәк, монда бу әйберләрдән башка тагын өченче бер нәрсә дә бар. Ул өченче нәрсәне без күзебез белән күрмибез. Ул, безгә күренми торган нәрсә – һава. Без өстәлдәге әйбер өстендә канат җилпегәндә, шундагы һава дулкынлана, хәрәкәтләнә башлый. Һава дулкыннарын без җил дип атыйбыз. Һәм теге өстәлдә яткан предметны очырып төшерүче дә шул җил. Моның шулай икәнлеген белү өчен, бер табак су алып, шуңа кәгазь – көймә салабыз да суны дулкынландырып карыйбыз. Су дулкынлану белән, көймә дә хәрәкәткә килә һәм табакның икенче кырыена йөзеп китә. Монда без су дулкынын күреп торабыз. Һаваның исә андый дулкыннары күренмиләр, шулай да, канат җилпегәч, кәгазь кисәген идәнгә очырып төшерүче икәнен без яхшы беләбез.
Һаваның каты селкенү, дулкынлануыннан җил хасил була. Бу җил тузан, яфрак шикелле нәрсәләрне бер урыннан икенче урынга күчерә. Кайчакларда һаваның дулкыннары бик көчле була, хәтта урамнарда йөрү дә кыенлаша, җилгә каршы, ягъни һава дулкыннарына каршы барып та булмый. Әнә шул вакытта биткә, тәнгә бер нәрсә бәрелгәнен сизәсең, ләкин ул нәрсә үзе күзгә күренми. Менә шул һава була да инде.
Без ерактан да, якыннан да тавышлар ишетәбез. Шушы тавышларны безгә китереп җиткерүче дә һава дулкыннары. Бер җирдән нинди дә булса тавыш чыкса, ул үзенә янәшә торган һаваны дулкынландыра. Ул дулкын да, шулай ук, үзенең янәшәсендәге һаваны селкетә. Шулай итеп, дулкыннан дулкынга күчә-күчә, әлеге тавыш безнең колагыбызга килеп җитә.
Һава – җисемдер
Һаваның җисем икәнен белү өчен, бик күп төрле юллар бар. Аларның берсе түбәндәгечә: тирәнрәк савытка су салып, бер буш стаканны аның эченә батырсак, шушы стаканга суның кермәгәнен күрәбез. Ни өчен соң стаканга су керми? Анда бит күрер күзгә берни дә юк шикелле. Тик анда нәрсәдер бар, димәк. Әйе, анда суны стакан эченә җибәрми торган җисем (әйбер) бар, ул – һава.
Һава суга караганда күпкә сыеграк һәм җиңел. Шунлыктан стакан эчендәге һава һаман да суның өстендә торырга тырыша һәм суга стакан эченә керергә ирек бирми. Су да, керә алмыйча, нәрсәгәдер терәлгән төсле булып тора.
Стаканны шул судан ала башласак, без азмы-күпме авырлык сизәбез. Ансы да әнә шушы һаваның стакан эчендә булуыннан килә. Инде шул вакыт стаканның бер читен аз гына күтәрсәк, һава чыгып китә, һәм аның урынына су тула.
Янә бер тар авызлы шешәгә су салып, йөзтүбән тотсаң, аның эчендәге су берьюлы агып бетә алмый. Сәбәбе ушбудыр: су агып чыксын өчен, шешә эченә һава керергә тиеш. Анда су тулы булганга, һава да берьюлы шешә эченә керә алмый, аннан күпме су чыкса, һава да шулчаклы гына керә ала. Әгәр дә без шушы шешәнең төбен инә күзе чаклы гына тишә калсак, аннан чыккан су урынына югарыдан һава кереп торганга күрә, һичбер тоткарлыксыз агып торыр иде.
Бик нык бер урынга кереп тыгызланган һава көче белән күп кенә нәрсәләр эшләргә мөмкиндер. Кайчагында, һаваның тыгызлану көченнән файдаланып, утсыз, дарысыз атыла торган һава мылтыгы да ясыйлар. Моның бер мисалы итеп, балалар уйный торган мылтыкны алырга була. Ул мылтыкны коры көпшәдән ясыйлар. Аның бер башында тыгызлап кертелгән пешкәк, икенче башында бөке була. Шушы пешкәкне этү белән, көпшә эчендәге һава тыгызлана һәм бөкене атып чыгара. Һава кешеләр өчен дә, хайваннар өчен дә, хәтта судагы балыклар өчен дә иң кирәкле нәрсәдер. Һава булмаган җирдә кешеләр яши алмаган шикелле, гәрчә суда булсалар да, балыклар да яши алмыйлар.
Каюм Насыйри, «Буш вакыт» китабыннан
иллюстрация: nasiyri.tatmuseum.ru