Диннәрне классификацияләү, ягъни мәгънәле төркемнәргә бүлеп өйрәнүнең төрле ысуллары турында сөйләшүне дәвам итәбез (беренче өлешне карагыз). Дини юнәлешләрнең күптөрле булуы аларны төркемләү-классификацияләү проблемасын алга куя. Бу мәсьәләгә карата берничә мөнәсәбәт-якын килү бар, ләкин аларның берсе дә гомумтанылган булып саналмый.
Генетик мөнәсәбәт
Диннәрнең килеп чыгу үзенчәлеген исәпкә ала һәм аларны табигый (халыкчан) диннәр һәм вәхи диннәр (шәхес диннәре) төркемнәренә бүлә.
Табигый диннәр астында теге яки бу социаль-икътисадый система эчендә турыдан-туры барлыкка килгән диннәр истә тотыла. Бу диннәр пәйгамбәрләрнең эшчәнлеге нәтиҗәсендә килеп чыкмаган, аларның тәгълиматы язма чыганакларга – вәхи-ачылышларга яки изге китапларга нигезләнмәгән. Ышанулар буыннан-буынга хикәятләр, йолалар һәм гореф-гадәтләр аша күчә килгән. Бу диннәрдә дини төркем кешелек коллекттивы белән тиңдәш кабул ителгән, шуңа һәр кеше тууы һәм тәрбиясе нигезендә шул динне тоткан. Гаилә, ыруг, клан, кабилә кебек борынгы коллективларның терәге кан-кардәшлек булган һәм аларны гомуми дин, шул исәптән бердәм культ берләштергән. Туганлык белән бәйле төркемнәрнең иҗтимагый мөнәсәбәтләре катлаулангач, бу төркемнәр территория ягыннан зуррак берлекләргә әверелә барганнар, нәтиҗәә табигый диннәр үз ареалларын да киңәйткәннәр. Табигый диннәргә борынгы һәм кабилә диннәре һәм милли диннәрнең күпчелеге, шул исәптән синтоизм белән индуизм керә.
Вәхи диннәр исә бөтенләй башка үзлекләргә ия. Алар нигез салучы шәхесе һәм гайре табигый ачылыш, вәхи факты белән бәйле. Тарих фәне андый нигез салучыларны күп белә. Вәхи диннәр арасында иң билгеле булганнары — зороастризм, буддачылык, христианлык, ислам. Диннең нигезләүче хакында сөйләгәндә конкрет шәхеснең теге яки бу динне нигезләвен истә тотмыйлар. Бу шәхес билгеле бер төркемдә инде яшәп килгән ышанулар һәм культның күтәрелүендә зур роль уйнаган дип санала. Барлык вәхи диннәрендә охшаш этапларны аерып чыгарырга мөмкин. Башта югарыдан илһамландырылан нигез салучы барлыкка килә. Ул, сәяхәт итеп, башкаларны өйрәтә, ләкин берни дә язып бармый. Күпмедер вакыттан соң аның тирәсендә укучылар төркеме җыела. Бу төркемнең яшәеше гади мөнәсәбәтләр һәм дини йолалар белән бәйләнгән.
Вафат булган укытучыны беркем дә алыштыра алмый. Үлгән остаз хөрмәтләү объектына әверелә.
Киләсе этапта укытучы вафат була. Бер укучы да аны алыштыра алмый. Төркем үзгәреш кичерә, һәм үлгән укытучы хөрмәтләү объектына әверелә. Дини оешманың үсеше шәхси харизманы түгел, ә бәлки төркем харизмасын таләп итә башлый. Бу чорда берләштерүче элемент – культ, тәгълимат икенчерәк урында. Оешма тәртибе урнаштырылгач, беренче төркем-мәхәллә яңа формациягә – чиркәүгә әверелә. Хәзер төп игътибар дин өйрәтмәләрен үстерүгә юнәлдерелә, ышану һәм культның төп нигезләре формалаша, телдән килгән язма формага күчә, Изге Китап кануны барлыкка килә, һәм шуның белән бергә чын иман, еретиклык, бүленеш-раскол принциплары төзелә. Бу процесс руханилар һәм гади дин тотучыларның аерылуы белән бәйле. Чиркәү оешмасының үсеше тигез бармый, еш кына ул каршылыкка очрый, элекке рәвешкә кайтырга тырышу очраклары була, ләкин нигездә барысы да бу схемага туры килә.
Тарихи мөнәсәбәт
Диннең тибы җәмгыять һәм этносның үсеш стадиясе белән бәйле. Милли, дөньякүләм (милләттән өстен), ыруг-кабилә диннәрен аералар. Дөньякүләм таралган диннәргә прозелетизм, пропаганданың активлыгы хас, аларның дәгъваты милләтара һәм космополитик характерга ия. Дөньякүләм диннәр, К. Маркс фикеренчә, дөньякүләм икътисади мөнәсәбәтләр барлыкка килү чорында «бөтендөнья империясен дөнья дине белән тулыландыру ихтыяҗы» буларак барлыкка килә. Бу диннәр бар Җир шары буенча киң таралганнар һәм аерым этнос белән бәйле түгел, ә милли динәр исә үзенчәлекле этник төсмергә ия. Милли диннәр ыруг-кабилә диннәреннән барлыкка килә һәм аерым этносларның формалашу процессын чагылдырган. Ата-бабалар культы, примитив магия, фетишизм һ.б. кебек кабилә-ыруг диннәре Азия, Африка, Америка һәм Океаниянең кайбер халыкларында сакланган.
Шулай ук синкретик диннәр дә галимнәр тарафынанн билгеләнгән. Алар төрле этник мәдәниятларга караган күптөрле дини элементларның гадәти булмаган кушылуы, катнашуы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Гадәттә, синкретик дини юнәлешләр үзләре килеп чыккан агымнарның догматикасын һәм тәгълиматны төгәл үтәргә өндиләр, ләкин шул ук вакытта үзләре һәрвакыт диярлек тәгълиматны, догматларны һәм культны үзгәртәләр, төп терминнар һәм төшенчәләрне үзләренчә аңлаталар, чыганакларның мөстәкыйль тәрҗемәләрен ясыйлар. Синкретик юнәлешләргә күпсанлы афрохристиан һәм афроамерикан чиркәүләре керә.
Диннәрнең тарихи классификациясе
Диннең төре | Төп юнәлеш | Килеп чыгу вакыты | Кыскача аңлатма |
Кабилә-ыруг | Анимизм | Югары палеолит чоры б.э.к. XXXV-X гг. | Терек һәм терек булмаган табигатьнең җанлы булуына ышануга нигезләнгән культ |
Тотемизм | Югары палеолит чоры б.э.к. XXXV-X гг. | Ыругның борынгы бабасы дип саналучы үсемлек яки хайванның гайре табигый мөмкинлекләренә ышануга нигезләнгән культ. | |
Фетишизм | Югары палеолит чоры б.э.к. XXXV-X гг. | Җансыз предметларның гайре табигый мөмкинлекләренә ышануга нигезләнгән культ. | |
Магия (тылсымчылык) | Югары палеолит чоры б.э.к. XXXV-X гг. | Гайре табигый рәвештә табигатькә һәм башка кешеләргә тәэсир итү мөмкинлегенә ышану. | |
Милли | Индуизм, иудаизм (яһүд дине), синтоизм, конфуцийчылык, зороастризм, даочылык һ.б. | б. э. к. III-I мең ел | Диннәр билгеле бер этник мәйданга бәйле, чәчәк аткан чорларында дәүләт диннәре сыйфатына йөриләр. |
Дөньякүләм | Буддачылык:
хинаяна махаяна вадҗраяна дзен-буддачылык
|
б. э. к. VI-V гг.
б. э. к. VI-V гг. б. э. I г. б. э. VII г. б. э. VI г. |
Дөньяны инкарь итүче котылу дине. |
Христианлык:
католиклык православие, протестантлык
|
б. э. I-III г. Католик һәм православ чиркәүләренең бүленүе 1054 елда була, протестантлык XVI г. барлыкка килә | Уңай котылу дине | |
Ислам:
сөннилек, шигыйлык |
VII г. | Әхлак дине | |
Синкретик | Кибангизм
вуду сантерия палерия каодаи растафари |
XIX-XXI гг. | Төрле этник мәдәниятларга кагылган күптөрле дини элементларның кушылуы нәтиҗәсендә килеп чыккан догматика һәм культ. |
XX гасыр уртасында дин белеме галимнәре башка барлык диннәр арасында дөньякүләм статусын алучы өч баш динне билгелиләр: болар христианлык, ислам һәм буддачылык. Әлеге диннәр тарафдарларының күплеге, киң таралулары һәм галимнәр тарафыннан шактый дәрәҗәдә өйрәнелгәнгә күрә аерып чыгарылалар.
Безнең чорда, глобальләшү гасырында, күпчелек галимнәр 12 дөньякүләм динне күрсәтәләр: христианлык, ислам, буддачылык, индуизм, яһүд дине, зороастризм, сикхизм, дҗайнизм, конфуцийчылык, даочылык, синтоизм һәм бәһаи дине. Дөньяның күп санлы диннәре арасында алар түбәндәге үзенчәлекләр нигезендә сайлап алынган:
- яше кимендә 100 ел;
- дөньяның күп илләрендә таралган;
- үзәк оешма һәм (яки) бердәм китаплар һәм культ бар;
- тотрыклы атама;
- башка диннәрдән культ, догмат һәм оештыру буенча мөстәкыйльлек;
- тикшерелгәнлек дәрәҗәсе һәм кешелек тарихында урыны.
Бу 12 дин тарафдарларының саны барлык дин тотучыларның 95% артыграк өлешен һәм Җир халкының 80% тирәсен тәшкил итә. Кайбер гомуми үзлекләр булуына карамастан, дөньякүләм диннәр бер-берсеннән бик нык аерылалар. Мәсәлән, аларның иң борынгысына, индуизмга, 5 мең елдан артыграк, ә иң яше булган бәһаи диненә 150 генә ел. Иң күп санлы булган дөньякүләм дин – христианлык – 2 млрд тарафдарга ия, ә Заратуштрага иярүчеләр нибары 300 мең кеше (башка мәгълүматлар да бар).
Бер генә дөньякүләм дин дә яшәеш дәверендә эчке бердәмлеген саклый алмаган. Алар төрле таркалуларга дучар булганнар һәм бердәм тарихи нигездәге төрле тармаклардан тора. Шуңа күрә 12 дөньякүләм дин – ул бердәм монолит рәвешендәге универсаль оешмалар түгел, ә бәлки килеп чыгыш бердәмлеге белән бәйләнгән чиркәүләр гаиләсе.
Диннәр классификациясенә генетик һәм тарихи мөнәсәбәтләрне диалектик рәвештә аңларга кирәк, чөнки бер үк дин, әгәр аны төрле тарихи чорларда карасак, милли дин буларак та, дөньякүләм яки кабилә-ыруг дине буларак та чыгыш ясый ала.
Хронология мөнәсәбәте
Диннәрне үле һәм тере (хәзерге) диннәргә бүлү. Үле диннәр – үткән тарихи дәверләрдә булган диннәр. Без алар хакында исән калган изге әйберләр – архитектур корылмалр, шулай ук дини әдәбият, риваятьләр, мифлар һ.б. буенча фикер йөртә алабыз. Тере диннәр – бүгенгесе көндә яшәп килгән, билгеле бер кешелек төркемнәренең аңына һәм тәртибенә йогынты ясый торган диннәр. Соңгы вакытта хәзерге заман диннәре арасында яңа дини хәрәкәтләрне (ЯДХ) аерып чыгаралар. Күптән түгел генә килеп чыккан бу агымнар еш кына үз атамаларында да «нео» тамырын йөртәләр: неохристианлык, необуддачылык, неоиндуизм, неоориентализм.
Яңа дини хәрәкәтләргә шундый төрле ышануларны берләштерерлек гомуми үзенчәлекләр дә хас. Русия дин белгече А.С. Тимощук яңа дини хәрәкәтләрнең үзлекләренә болай билгели:
- 1. Тарафдарларның беренче буынының үзенчәлекле социаль составы. Гадәттә, болар 17-27 яшьтәге, тормышта югалтыр нәрсәләре булмаган яшь кешеләр. ЯДХ статусын саклаучы төркемнәрдә беренче буын һәрвакыт яңарып тора, ә яңа урында «акклиматизация» үткән төркемнәр исә социаль составларын киңәйтә баралар. Монда ук социаль-икътисадый статусны да билгеләп үтәргә кирәк. Көнбатыш илләр өчен дә, Русия өчен дә бу дәрәҗә уртачадан түбән түгел, еш кына югарырак та, ягъни төркем әгъзаларының төп өлеше тормышта матди байлыктан күбрәк нәрсә эзләүче хәлле кешеләр.
- 2. Харизмага ия лидер булу ЯДХның башлангыч этабына хас. Дөресен әйткәндә, бу үзенә күрә бер үсеш тесты, аңа карап киләчәк тенденция хакында әйтергә мөмкин. Әгәр дә төркем лидер куйган принципларда үсешен дәвам итә икән, димәк, бу төркем халык диннәре сафына күчкән.
- 3. Күпчелек ЯДХ тарафдарларын индивидуаль котылу идеясе белән генә түгел, ә коллектив котылу фикере белән дә берләштерәләр. Моның өчен тарафдарлар дәгъват һәм тәгълиматны тарату белән шөгыльләнәләр. ЯДХда әйтелә торган котылуга дини тәҗрибәне мөмкин кадәр ныграк алу нәтиҗәсендә ирешеп була. Община тормышына җәлеп ителү кеше үз җәмәгате белән атнага бер очраша һәм дини практика гомер эчендә бер-ике йола үткәрү белән чикләнә торган “элеккеге” диннәрдәгегә караганда күпкә көчлерәк.
Социаль мөнәсәбәт
Диннең дөньяга, кешегә карашын чагылдыра. Диннәрне дөньяга түзем, дөньяны инкарь итүче һәм дөньяны раслаучы төркемнәренә бүләләр. Диндә дөньяга утилитар булмаган мөнәсәбәт, мәсәлән, гностик (танып белү), мистик (магия), яки, киресенчә, прагматик мөнәсәбәт (чәчәк ату диннәре, саентология) булырга мөмкин. Шулай ук коткарылу-котылу диннәрен аерып чыгаралар. Болары – христианлык, ислам, иудаизм, зороастризм һ.б., ягъни сотериология – коткарылу һәм йолып калу тәгълиматы – зур үсешкә ирешкән диннәр. Бу диннәр билгеле бер шартларда кешегә үлемнән соң котылу вәгъдә итәләр, һәм җирдәге тормыш дин тарафдарлары өчен мәңгелек тормышның алды гына булып санала.
Котылуның ысуллары һәм юнәлеше буенча коткарылу диннәре аскетизм диннәре, эскапизм диннәре һәм гетерономия диннәре төркемнәренә бүленә. Аскетизм диннәре (мәсәлән, христианлык) котылуны башка дөньяда күрәләр. Эскапизм диннәрендә котылу – нинди дә булса яшәештән үзенчәлекле азатлык халәтендә. Гетерономия динәре өчен котылу яшәү рәвешен дөрес алып баруда.
Аскетизм диннәре – дөнья бер-берсеннән аерылып торган ике өлешкә: җирдәге, турыдан-туры көндәлек тәҗрибә аша бирелә торган кеше тормышы, һәм турыдан-туры һәм көндәлек тәҗрибәдән читтә булган, матди тормышның тәртибенә һәм көчләренә буйсынмаган һәм кеше җирдәге тормышында күрә алмаган мәңгелек бәхет яки абсолют тынычлыкка ирешә торган ахирәт дөньясына бүленә дип өйрәтүче тәгълиматлар. Турыдан-туры һәм көндәлек тәҗрибәдән чыгу өчен, кеше аның җирдәге тормышын билгели торган көчләр һәм кануннар хакимиятен җиңәргә тиеш. Менә бу юл аскеза (грекча «аскесис» — күнегү, батырлык) дип атала да инде. Дини карашлар буенча, аскеза – ул тормыш уңайлыклары һәм рәхәтлекләреннән баш тарту, үзеңдә матди теләкләр һәм хисләрне җиңү. Аскезаның конкрет эчтәлеге ике дөньяда да югары хакимияткә ия затларның нинди булуына бәйле.
Эскапизм диннәре (мәсәлән, буддачылык) – матди җиһан кешегә бернинди яхшылык та бирми, ә башка яшәеш юк, дип санаучы өйрәтмәләр. Шул рәвешле, кешегә бернигә дә омтылырга кирәкми икән, аның максаты итеп нинди дә булса омтылу-теләкләрдән азат булу кала. Бу ирек-азатлык төрле диннәрдә төрле аңлатмалар һәм исемнәрдә йөри – мәсәлән, нирвана, апатия, атараксия һ.б. Ашкынулардан котылу юлы теге яки бу дин тәкъдим иткән конкрет яшәеш шартларына бәйле.
Гетерономия, яки канун диннәре (мәсәлән, иудаизм һәм ислам) – бу өйрәтмәләр буенча, Ходай дөньяда тулы хакимияткә ия һәм котылуга ирешү өчен Алла урнаштырган кануннарны һәм тәртипләрне төгәл үтәргә кирәк.
Феноменология мөнәсәбәте
Диннәрне бу аспектта классификацияләү кеше тормышында тулаем феномен булган диннәрне карау тәҗрибәсе булып тора. Иң нык билгеле феноменологик бүленеш һолланд галиме Г. ван дер Леувның “Диннең феноменологиясе” китабында бирелгән. Г. ван дер Леув буенча, дини тормышның эчтәлеге түбәндәгеләрдән тора:
1) дин объекты — дини хисләр һәм гамәлләр юнәлгән әйбер;
2) диннең субъекты руханиларны, җәмәгатьне (чиркәүне) һәм кешедәге изгелекне (җанны) берләштерә;
3) субъект һәм объект эчкә һәм тышка юнәлгән үзара булышуда;
4) дөнья, дөньяга юллар һәм аның максатлары;
5) диннең формалары.
Г. ван дер Леув диннәрнең типларын аерып чыгара:
1) ялгызлык һәм очыш диннәре (Борынгы Кытай һәм XVIII гасырда деизм);
2) көрәш диннәре (зороастризм);
3) тынычлык дине, конкрет тарихи формасы булмаган, ләкин һәр диндә мистицизм формасында табыла торган дин;
4) тынычсызлык, яки теизм дине, шулай ук конкрет тарихи формасы юк, ләкин барлык диннәрдә чагыла;
5) көч һәм форма дине (Борынгы Греция);
6) чиксезлек һәм аскетизм диннәре (Һиндстан диннәре);
7) бушлык һәм шәфкать дине (буддачылык);
8) ихтыяр һәм буйсыну дине (иудаизм);
9) бөеклек һәм түбәнсенү дине (ислам);
10) мәхәббәт дине (христианлык).
Дин белеме үзенең алдында куйган максатларга тулысынча туры килгән бер генә дини бүленеш тә юк. Мөгаен, иң дөресе барлык классификацияләрне дә кулланудыр.
Этнолингвистик мөнәсәбәт
Авторы булып фәнни дин белеменең нигезләүчесе, алман-инглиз филологы, антрополог М. Мюллер санала. Ул «тел, дин һәм милләт арасында» бәйлелек бар дип санаган. Аның теориясе буенча, Аурупада һәм Азиядә өч эре раса бар, аларның һәрберсенә өч эре тел гаиләсе туры килә: туранлылар (алтай һәм урал тел гаиләсе халыклары), семитлар һәм арийлар. Шуңа күрә славяннар, алманнар, кельтлар, фарсылар, греклар һәм римлыларның диннәрен Мюллер Һинд диннәре һәм эллинистик диннәр белән бергә арий (һинд-аурупа) диннәренә кертә. Библиянең абруена нигезләнгән Якын Көнчыгыш диннәре (иудаизм, христианлык һәм ислам) семит (ибраһими) диннәр исемен алган.
Бу классификация диннәрне килеп чыгышын күзәтергә һәм гомуми мәдәни киңлекне ачыкларга мөмкинлек бирә.
Станислав Горохов һәм Тодор Христов тексты
Чыганак: Горохов С.А., Христов Т.Т. Религии народов мира: учебное пособие/С.А. Горохов, Т.Т. Христов. – М. : КНОРУС, 2010. – 424 с. – тәрҗ. кайбер үзгәрешләр белән.
фотолар: wikimedia.org, wildhunt.org