Стресс турындагы фәнгә Канада галиме Һанс Селье нигез салган. Ул кешене ярсытучы төрле әйберләр нәтиҗәсендә организмда авырлыкларга түзү мөмкинлеген арттыра торган универсаль җавап барлыкка килүен аңлаткан. Алар арасыннан кайбер универсаль механизмнарны атап китик: симпатоадреналь механизмнарның активлашуы, бөер өсте бизләре гормонының (адреналин – стресс гормоны) бүленеп чыгуы, иммун системасының реакциясе, метаболизмның үзгәрүе. Әлеге универсаль реакцияләр организмның … Тулысынча
физиология
Без башка тере организмнарның гамәлләрен күзәткәндә, үзебездә дә шул ук гамәлләрне башкару өчен җаваплы нейрон төркемнәре активлаша. Аларны көзге нейроннары дип йөртәләр. Түбәндә шушы күренеш турында 7 төп факт китерелгән. 1 Әлеге феномен 1990 нчы еллар башында хайваннарның нейрон активлыгын теркәү буенча тәҗрибәләр үткәргәндә ачыкланды. Әйтик, Риззолатти (Giacomo Rizzolatti) дигән галимнең эш төркемендә әлеге активлык … Тулысынча
Электроэнцефалограмма, яки ЭЭГ – ул баш миенең гомуми активлыгын күрсәткән язма, минең баш тиресе өслегендәге электр сигналлары теркәлеше. Бүгенгесе көндә электроэнцефалография тормышыбызга шулкадәр нык үтеп керде ки, без моңа инде гадәти процедура үткән кебек кенә карыйбыз. Ә бит безнең баш миебез эшләп чыгара торган электрны баш тиресен җәрәхәтләмичә генә күзәтә алуыбыз чып-чын могҗиза дип әйтергә … Тулысынча
Медицинаның иң алдынгы һәм перспектив юнәлешләре турында күп сөйлиләр, күп язалар, күп бәхәсләшәләр. Тукыма инженериясе дә шундый темаларның берсе. Киләчәктә әлеге технология кеше сәламәтлеге белән бәйле бик күп проблемаларны хәл итә алачак. Ә бүген бу фән өлкәсе ничек яши? Аның нинди үзенчәлекләре бар? “Постнаука” проектыннан тәрҗемә ителгән мәкаләдә шул турында белә аласыз. Сүз уңаеннан, текстта очраган … Тулысынча
Иван Петр улы Павлов – дөньякүләм танылган физиолог, үз укытучыларын уздыра алган галим, кыю экспериментатор, Русиядә беренче Нобель премиясе лауреаты, һәм, кем белә, бәлки, нәкъ менә ул Булгаков әсәрендәге профессор Пребраженскийның прототибыдыр. Гаҗәеп хәл, ләкин үз туган илендә аның турында бик аз беләләр. Без бу күренекле шәхеснең тәрҗемәи хәлен өйрәндек һәм аның тормышы һәм мирасы … Тулысынча
Бер яктан карасаң, әлеге сорау инде күптән тикшерелгән шикелле тоела, ә икенче яктан карасаң, без җавапка илтә торган озын юлның башында гына кебек. Без төсләрне, әлбәттә, ми һәм аның “сизгер алгычлары” ярдәмендә күрәбез, аерабыз. Яктылык очрагында – ул безнең күз. Күзнең структурасы бик катлаулы. Монда төп рольне күз ясмыгы башкара – ул челтәр катлауда фокусланган һәм … Тулысынча
Суган тураганда, нидер авыртканда һәм бик моңсу чакларда без, үзебез дә сизмәстән, «елап җибәрәбез» — андый вакытта күз төбеннән яшь бәреп чыга. Ләкин безнең организм күз яшьләрен гел чыгарып тора икән. Без елына 132 литр яшь «ясыйбыз». TED-Ed өчен дәресләр әзерләүче Алекс Һендлер үзенең чираттагы видеосында күз яшенә Төскәй исеме биреп, аның тормышы аркылы базаль, эмоциональ һәм рефлекс яшьләре турында сөйли.
Көлү, аның табигате, юморның килеп чыгышы һәм баш миен сурәткә төшерү турында Көлү – йөз мимикасы һәм ритмлы махсус тавышлар ярдәмендә эмоцияләрне белдерү һәм аларны башка кешеләргә хәбәр итүнең бер төре. Көлү «эшендә», биттәге мускуллардан кала, тын юллары мускуллары һәм тавыш ярылары да катнаша. Мимика – эволюция нәтиҗәсендә сөйләмнән иртәрәк барлыкка килгән аралашу ысулы. Ул … Тулысынча
Нобель премиясен тапшыру — фән дөньясында елның иң зур вакыйгасы. Ләкин фәннән ерак торган кешеләр бу бүләк тирәсендә туа торган гөр килүне кайчагында аңлап бетермиләр. «Җиңү яулаган ачышлар тормышта файдалымы соң?» — диләр алар. Әйдәгез, көндәлек тормышыбызга үзгәрешләр китергән олуг ачышлар «бәйгесен» карап узыйк.
Уйлап карасаң, кеше затының сәер бер курчакка охшаганын аңлыйсың. Баш мие нерв-бауларны тарта да, кул күтәрелә, аяк төшә, күз ачыла. Ләкин кайвакыт минең әмере бөтенләй уйламаган-көтмәгән урыннан төшәргә мөмкин. (1) Күз күреме өчен арка миеннән килгән нервлар җавап бирә, алар муенда икенче умыртка сөяге тирәсендә урнашкан. Бу нервлар кысылса, күз аллары караңгылана һәм күзнең үткенлеген бетә … Тулысынча