Мәхмүд Галеев һәм Адлер Тимергалин 1974 елда «Русча-татарча астрономия терминнары сүзлеге»н төзегәннәр. Сүзлеккә 1100 термин кергән. Әлбәттә, 40 ел эчендә астрономия фәне танымаслык булып үзгәрде, әмма фәннең нигезен тәшкил иткән терминнар сакланды. Игътибарыгызга әлеге сүзлекнең сканлаштырылган pdf-язмасын тәкъдим итәбез. Астрономия сүзлеге — йөкләргә PDF-язманы Ләйлә Миңнуллина әзерләде.
Китап
Каюм Насыйриның татар этнографиясенә кагылышлы язмаларыннан Казан татарларында йорт-җиргә караш турында текст белән танышырга тәкъдим итәбез. Шәһәр йорты Шәһәрдә вә калада торучы мөселманнарның йортлары-җирләре авыл халкының йортларына караганда күп пакизә[1] һәм аермасы бар. Моны һәркем дә беләдер. Әмма без әүвәлән бераз каләм тартаек шәһәр халкы хосусында. Бу шәһәрдә үз йорты булып, үз йорты белән торган … Тулысынча
Татар этнографиясен өйрәнүгә керешкән беренче татарларның берсе — Каюм Насыйриның — язмаларыннан татарларда ашау-эчү гореф-гадәтләре турында текст белән танышырга тәкъдим итәбез. 100 ел элек татарларда туклану ничек оештырылган икән? Аш дигән сүз күп мәгънәдә истигъмаль кыйлына: аш бар мотлакан[1] ашый торган нәрсә мәгънәсендә; һәрни булса да ашарга ярый торган нәрсә. Мәсәлән, балчыкны аш дип әйтеп булмый, … Тулысынча
Татар халкы турында бай этнографик язмалар калдырган Каюм Насыйриның татарлар кия торган киемнәр хакындагы мәгълүматларын сезнең игътибарыгызга җиткерәбез. Белгән кеше бар микән: бу татар мөселманнарның киеменең формасы кай заманадан бирле калган икән? Татарда бар кием: күлмәк, ыштан, камзул, казаки, җилән, чапан, чикмән, кыска тун, өч билле тун, толып, чалбар, бишмәт, читек, кәвеш, башмак, бүрек, такыя, … Тулысынча
«Кодекс куманикус» яки «Куман мәҗмугасы» — 1294-1303 еллар арасында католик миссионерлары тарафыннан төзелгән латинча-фарсыча-куманча (кыпчакча) сүзлек. Анда шул чорда Хәзәр далаларында яшәгән кыпчак, болгар кабиләләре телендә йөргән өч меңгә якын төркичә сүз һәм иллеләп табышмак, мәкальләр теркәлгән. Христианлыкка бәйле кыска язмалар, догалыклар да бар. Гомум кыпчак-төрки теленең, шул җөмләдән татар теленең, борынгы үрнәкләре булу ягыннан … Тулысынча
Ренат Беккинның «Шәригать синең өчен» исемле китабыннан өзек тәкъдим итәбез. Әүвәл китапның үзе турында кыскача мәгълүмат. Бу китапны танылган ислам белгече 2006 елда ук язса да, аерым сәбәпләр аркасында, әсәр басылмый кала. Ниһаять, 2015 елда Казанда яңа эшли башлаган «Смена» нәшриятында ул дөнья күрде. «Шәригать синең өчен» китабы 6 әңгәмә-диалогтан тора. Алар мөселман хокукының (фикһның) … Тулысынча
Татар теле – фән теле. Моның шулай булуын 1914 елда басылып чыккан «Рәсемле җәгърәфия» дәреслеге дә исбатлый шикелле. Закир Шакиров исемле мөгаллим әзерләгән бу дәреслек, чыннан да, иллюстрацияләргә бай, җиңел, укырга рәхәт телле уку әсбабы булган. Әлбәттә, анда китерелгән мәгълүмат бүген инде хакыйкатьтән бик ерак тора, әмма аның кадере, бәлки, шундадыр да: 100 ел элек … Тулысынча
«Озынукы» шәлкемендә без сезгә төрле фәнни-популяр китаплардан өзекләрне тәкъдим итәбез. Әлеге язмада исә бик тә үзенчәлекле хезмәттән өзек белән таныша аласыз. Аның авторы — Майкл Харт, ул 1993 елда «100: тарихта иң зур йогынты ясаган шәхесләр исемлеге» дигән китабын бастырып чыгарган. Бу әсәрендә ул кешелек тарихына иң зур йогынты ясаган шәхесләр исемлегендә беренче урынга Мөхәммәд пәйгамбәрне … Тулысынча
«Гыйльми мирас» проекты кысаларында 1940 елда «Милли байрак» газетасында дөнья күргән шушы мәкаләнең кирилл язуына күчермәсен тәкъдим итәбез. Әлеге мәкаләдә тәмәке тарту күренешенә җитди фәнни анализ бирелә, шул ук вакытта, текст үз заманы өчен чагыштырмача җиңел һәм кызыклы телдә язылып, халык сәламәтлеген саклау эшенә багышлана. Сүз уңаеннан, «Милли байрак» газетасы Кытайда, Харбин шәһәрендә ун ел … Тулысынча
XX гасыр башы мөселман иҗтимагый хәрәкәтенең төп формасы буларак, Русия империясенең Дәүләт думасында (1906 – 1917) мөселман фракциясе оеша. Әлеге сәяси берләшмә дини һәм милли принциплар нигезендә формалаша, Русия империясенең төрки-мөселман халкы вәкилләрен берләштерә. Дәүләт думасының барлык дүрт чакырылышында да фракция либераль караш яклы була, аның сәяси платформасы кадетлар карашына якын тора. I чакырылыш. «Безгә … Тулысынча