Ренат Беккинның «Шәригать синең өчен» исемле китабыннан өзек тәкъдим итәбез. Әүвәл китапның үзе турында кыскача мәгълүмат.
Бу китапны танылган ислам белгече 2006 елда ук язса да, аерым сәбәпләр аркасында, әсәр басылмый кала. Ниһаять, 2015 елда Казанда яңа эшли башлаган «Смена» нәшриятында ул дөнья күрде. «Шәригать синең өчен» китабы 6 әңгәмә-диалогтан тора. Алар мөселман хокукының (фикһның) төрле мәсьәләләренә багышланган. Шамил хәзрәт исемле баш каһарманның һәм аның түгәрәгенә йөрүче 3 шәкертнең әңгәмәләре аркылы автор фикһның үзенчәлекләре, теориясе һәм хәзерге дөньяда куллану тәҗрибәсе турында бәян итә.
Өзек авторның рөхсәте буенча тәрҗемә ителде һәм сайтка урнаштырылды.
4 нче әңгәмә.
Ислам финанс хокукы: мөселманнар өчен генә түгел
Шамил хәзрәт. Күргәнегезчә, Петр кардәш, мин бүген, сезгә комачауламасын дип, сәгатьсез килдем. Без мөселман финанс хокукы һәм төрле илләрдә ислам икътисады моделен куллану очраклары турында сөйләшербез. Кызганыч, бүген Юлия әңгәмәдә катнашмаячак.
Павел. Хәзрәт, үз вакытында мин ислам банклары турында диплом эше язган идем. Әлбәттә, мин барысын да белеп бетермим…
Шамил хәзрәт. Мәшәллаһ![1] Диплом темагыз нинди иде?
Павел. «Ислами һәм гадәти банкларның чагыштырма анализы». Язган вакытта ук туган иң мөһим сорау — «банк» сүзенең ислам банкларына карата классик мәгънәсендә дөрес кулланышы.
Шамил хәзрәт. Бик дөрес сорау. Ислам банкы гадәти банктан бик аерылып тора. Шуңа күрә хокукый яктан кайбер кыенлыклар да килеп чыга. Мәсәлән, кайбер илләрдә банклар сәүдә операцияләрен алып бара алмыйлар. Әмма ислам банкларына килгәндә, бу операцияләр мөһим урын алып тора. Нәтиҗәдә, ислам банкларын бүгенге көн кануннарына яраклаштырыр өчен белгечләргә бик зур эш башкарырга туры килә.
Петр. Кайбер мөселман сайтларында мин шундый хәбәрләр күрдем: ислам банклары – дини шигарьләр аркылы мөселман клиентларын җәлеп итү өчен генә уйлап табылган алым икән. Сез ничек уйлыйсыз, хәзрәт? Бу дошманнар яласымы, әллә хакмы?
Шамил хәзрәт. Мондый фикер Көнбатышта ислам банкына каршы булганнарга хас. Алар фикеренчә, ислам банклары дин белән клиентларын кызыктырып, гадәти банкларда булган процентларны да арттырып, шул ук хезмәтне күрсәтәләр. Сүз уңаеннан, бу фикер белән кайбер мөселман хокукчылары да килешә.
Берничә ел элек мин Җиддәдә узган Беренче Халыкара тәкәфүл[2] форумында катнашкан идем. Катнашучылары да бик күп иде: дин белгечләре, хокук белгечләре, эре ислам әманәтлек компанияләренең һәм банкларының вәкилләре. Ниһаять, утырышның икенче көн уртасында бер дин әһеле-белгәнемчә, Тунисның элеккеге мөфтие, түбәндәге фикерне белдерде: «Сез монда озак-озак ислам иминияте һәм аның үсеше турында сөйләшәсез. Ә бит ислам иминияте шәригатькә туры килми, бу мөселманнарны алдау». Әлбәттә, зал шаулый башлады: берьюлы берничә кеше аның ялгышуын аңлатырга теләде. Ләкин ул кул гына селтәде: имеш, сез һаман үзегезнең тәкәфүлегез турында сөйләгез, ә мин барыбер үз фикеремдә калам.
Павел. Әмма табышта катнашу белән инвестиция нәтиҗәләренә карамастан алына торган билгеләнгән процентлар арасында аерма бик зур ләбаса!
Шамил хәзрәт. Ислам банклары турында начар сөйләүчеләр, гадәттә икътисад өлкәсен белмиләр. Көнбатышта болар сәясәтчеләр һәм журналистлар, ә ислам дөньясында – элеккеге дин әһелләре. Нинди акчага яшиләр икән дигән сорау – иң популяр. Ә Ислам финанс институтларының нечкәлекләрен, үзенчәлекләрен аңлата башлагач, бик гаҗәпләнәләр һәм сокланалар.
Павел. Ислам банкларында процентсыз кредит алучы эшмәкәрләргә әлеге ысул һичшиксез туры килә. Кредит алучы ягыннан эшләнелгәннәргә дә карамастан, проект барып чыкмаса, ул кредит кайтарудан азат ителә. Әмма ислам банкына бу очракта авыр була.
Шамил хәзрәт. Ислам банкы, гадәти банкларга караганда, кредитны кире кайтармау куркынычлыгыннан бик начар якланган. Әмма бу куркынычлыкны азайту өчен, бик күп кораллар да уйлап табылган. Шуны да онытмаска кирәк: банк белән клиент үзара табыш һәм югалтуны гына түгел, ә куркынычлыкны да бүлә. Мудараба килешүе һәм аның төрле вариантларыннан кала, мушарака (ширкәт)[3] килешүе дә кулланыла ала. Бу очракта табыш алдан ук сөйләшелгән өлешләргә бүленә, ә югалтулар капиталга өлеш кертүгә нигезләнеп таратыла. Проект белән банк та, клиент та идарә итә, яисә ике якның берсе генә.
Павел. Әмма банклар мурабаха[4] яклы.
Шамил хәзрәт. Гаҗәп түгел, Павел кардәш. Бу операция ярдәмендә банклар кыска гына вакыт эчендә табыш ала алалар, ә мудараба килешүе инвестицияләре кертелгән акчаларның кире кайтару вакытын озайталар. Кайбер илләрдә сәүдә операцияләрен мурабаха нигезендә тәэмин итү ислам банкы портфеленың 50% урынын алып тора. Төрле илләрнең Үзәк банкы бу күренеш белән көрәш алып бара, әмма әлегә, кызганыч, уңышсыз.
Петр. Димәк, проблема ислам банкларының начар эшчәнлегендә?! Әлеге дә баягы кешелек факторы. Акча кешене боза.
Шамил хәзрәт. Бу урында эшлекле тәртип проблемасы урын ала. Формаль яктан караганда, мурабаханы рөхсәт ителгәннән күбрәк кулланучы банклар гадәти банкларга хас булган нормаль тәртип күрсәтәләр: табыш югалту куркынычын түбәнәйтү һәм мөмкин булган табышны алуга тырышлык. Кыенлык шунда ки, Ислам банкларына, Ислам икътисадының теләсә нинди институтына кебек, социаль функция йөкләнгән. (Бу хакта Иранның «Рибасыз банк операцияләре» канунында аерым язылган). Әмма барлык банклар да бу функцияне кабул итә алмый.
Петр. Бу мәсьәләдән нинди чыгу юллары бар? Гомумән, бар микән.
Шамил хәзрәт. Чыгу ягы, Петр кардәш, гел бар, ләкин аны табу һәркемгә дә бирелмәгән. Бу проблеманы һәм шулай ук башка мәсьәләләрне чишү ысуллары бик күп, әмма иң кулай вариант – эволюция юлы. Бүгенге көндә без ислам банклары, ислам финансларының күләм ягыннан үсешенә шаһит. Әмма ун-унбиш елдан соң сыйфат ягыннан үзгәрешләр булачак. Ислам финанс инжинирингы тарафыннан банк продуктларының яңа төрләре уйлап табылыр, алар, үз чиратларында, ислам банкының хезмәтләрен үстерүгә китерер. Моны шулай итеп эшләргә кирәк ки, хәтта иң төзәлмәслек скептикның да бу хезмәтләрнең шәригать кануннарына туры килүенә шиге калмасын. Сыйфат ягыннан мондый үсеш булмаса, ислам банкингы гел урынында гына басып торачак.
Петр. Шамил хәзрәт, төгәл мисалларга күчүем өчен, гафу итегез. Ислам банклары кызык булуга карамастан, мине физик затлар белән мөнәсәбәтләр кызыксындыра. Мәсәлән, миңа бик күп һәм ашыгыч рәвештә акча кирәк, ә Павелда акча бар, ди. Мин Павелдан сорасам, ул миңа бурычка һәм процентсыз бирерме?
Павел. Әлбәттә, бирәм.
Петр. Ярар, әйтик, Павел урынында башка кеше булса. Нигә ул миңа бурычка процентсыз бирсен? Әгәр сумма зур икән, ул бит шул акчаларны эшкә кулланып, проектка кертә ала.
Шамил хәзрәт. Бу сорау җиңел дә, авыр да, Петр кардәш. Шәригать кануннары буенча билгеле: сезгә бурычка теләсә нинди суммада акча бирүче бирелгәннән зурракны таләп итә алмый.
Павел. Мөмкин булса, хәзрәт, үзем җавап бирер идем. Мине бит үрнәк китергәндә дә искә алдыгыз…
Шамил хәзрәт. Әлбәттә, Павел кардәш.
Павел. Миңа билгеле булганча, бу очракта акчаларның ни өчен кулланылулары зур роль уйный. Әгәр дә акча беренчел ихтыяҗларны үтәү өчен тотылачак икән, мөселман кешесендә бирү-бирмәүдә икеләнеп тору булырга тиеш түгел. Шулаймы?
Шамил хәзрәт. Дөрес, дәвам итегез, кардәш.
Павел. Әмма, мәсәлән, Петрга ул акчалар ашау белән тору урыны өчен түгел, ә телевизор алуга булса, бу инде беренчел ихтыяҗ предметы булмый.
Петр. Мин килешмәс идем. Кемдер өчен, «телек» та беренчел ихтыяҗ предметы. Мәсәлән, карт кешеләр өчен. Аларны телевизорсыз калдыру аларны үтерүгә тиң булачак.
Шамил хәзрәт. Гелдәгечә, Петр кардәш, сүзне борасыз…
Павел. Бәлки… Барыбер, миңа калса, хокукчылар шуның өчен кирәк тә – һәрбер очракны карап өйрәнү өчен… Әмма гомуми кагыйдә, ялгышмасам, мондый: беренчел ихтыяҗ предметларына акча булган күләменнән арттырылмыйча кире кайтарыла.
Шамил хәзрәт. Сез хаклы, Павел кардәш. Кеше акчаны бизнес өчен кулланган очракта, бүләксез кире кайтарырга хакы юк. Ул акча бирүчене, партнер буларак, мудараба йә мушарака килешүе нигезендә чакыра ала.
Петр. Теориядә барсы да җиңел шикелле, әмма практикага килгәндә, минемчә, беренчел ихтыяҗ предметлары өчен барысы да акча бирмәс. Әмма, сезнең рөхсәтегез белән, хәзрәт, мин бу теманы күбрәк өйрәнеп, сезнең белән аерым әңгәмә корырмын.
Шамил хәзрәт. Һәрвакыт риза.
Петр. Минем әле ислам иминияте турында да сөйләшәсем килгән иде, хәзрәт. Бу очракта да банклар белән булган проблемалар очрыймы?
Шамил хәзрәт. Ислам иминиятендә нигездә ике модель – мудараба һәм вакала (агент килешүе) кулланыла. Мудараба моделен кулланганда, иминиятче икегә бүленгән акча түли. Акчаларның бер өлеше махсус инвестицион фондка тапшырыла, монда иминиятче иминиятләштерүче белән табышны алдан билгеләнгән күләмдә бүлешә. Икенче өлеш махсус фондка китә, аннан иминият очраклары барлыкка килгән вакытта, түләүләр алып барыла. Вакала моделендә иминиятче иминиятчеләрнең коллектив агенты буларак чыгыш ясый, бирелгән акчалар белән идарә итә һәм табышларны килешү нигезендә бүлә.
Петр. Димәк, ислам иминияте – инвестицион проект?
Шамил хәзрәт. Шәхси иминият буларак, әйе. Милек иминияте буенча түләүләр, иминият очрагы килеп чыкканда гына түләнелә, ягъни гадәти иминияттән аермалы буларак, бу иминият шәригать кануннары рөхсәт иткән объектларга гына инвестицияләнә ала. Шулай ук кайбер компанияләр табыш һәм югалтулар бүлешү системасын кулланалар. Әмма иминият очрагы килеп чыгып, иминиятче акча алган булса, ул табыштан өлеш ала алмый.
Павел. Әле шулай ук яңадан иминиятләштерүче ислам компанияләре дә бар.
Шамил хәзрәт. Дөрес. Әмма алар бик аз. Бу бүгенге көн ислам иминияте өчен зур проблема: тәкәфүл-компаниялар саны артты, әмма яңадан иминиятләштерүче ислам (ре-тәкәфүл)[5] компанияләре – юк та диярлек. Шуңа күрә, күп кенә тәкәфүл-компанияләр Көнбатыш перестраховщиклар хезмәтен кулланырга мәҗбүр: Hanover Re, Munich Re һ.б.
Петр. Әмма мондый юл шәригатькә туры киләме?
Шамил хәзрәт. Хәзер кайбер көнбатышның яңадан иминиятләштерүчеләре, мәсәлән Swiss Re, ислам иминиятләштерүчеләренә туры килә торган шәригать законнарына буйсынган схемалар тәкъдим итәләр. Ислам иминиятенең әле барысы да алда дияргә була. Бу күренешкә, күп дигәндә, 25 ел[6].
Петр. Бик аз да түгел.
Шамил хәзрәт.Финанс институты өчен бу яңа гына сөттән аерган бала яше. Бу очракта сөт ул — дәүләт ярдәме.
Павел. Хәзрәт, мин дә сүз кыстырыйм. Сүзебезне ислам банклары һәм иминиятеннән башласак та, ислам экономикасында, мина калса, салымнар да игътибарга лаек.
Шамил хәзрәт. Павел кардәш, Ислам салымнары дип әйтергә телисезме?
Павел. Нәкъ шулай.
Шамил хәзрәт. Яхшы. Ислам салымнары дигәндә, сез нәрсә аңлыйсыз?
Павел. Беренче чиратта – зәкят[7]… Гошер[8]… Хумыс[9]. Тагын… Җизья[10], хәрәҗ[11].
Шамил хәзрәт. Бик яхшы. Сез бик күп беләсез, әмма үзегезгә ышанычлык җитми. Хезмәт хакыннан кергән салым? НДС?
Петр. Болары бит гадәти дөньяви салымнар!
Шамил хәзрәт. Әмма нәкъ менә алар дәүләт салымнары санала. Зәкят тә, хумыс та һәм сез санап киткән башка салымнар да түгел. Шәригать кануннары билгеләгән салымнардан кала, барлык салымнар да мөселман хокукчылары тарафыннан законсыз дип санала иде. Әмма һиҗрәтнең беренче гасырларында ук ислам салымнарына туры килмәгән бик күп салымнар барлыкка килә. Бүгенге көндә бу салымнарны бетерү турында сүз кузгатылмый. Әмма мөселман иле хакимияте мөселман салымнарын дәүләт салымнары дип кабул итәргә ашыкмый.
Петр. Белгәнемчә, Согуд Гарәбстаны — ислам салымнарын дәүләти дип кабул иткән бердәнбер ил.
Шамил хәзрәт. Алай гына да түгел. Мәсәлән, 1980 елны Пакьстанда гошер һәм зәкят хакында махсус канун кабул ителә.
Павел. Пакьстанда, дөрес хәтерләсәм, бөтен финанс секторы исламлаштыруга дучар була.
Шамил хәзрәт. Пакьстанда гына түгел. Бу тәҗрибә тагын өч илдә башлатыла: Иранда, Суданда һәм талиблар вакытында Әфганстанда. Бу илләрнең хөкүмәте исламның икътисади тормышның гомуми көче булуын аңлатырга тырышты. Кызганычка каршы, бүгенге көндә без бу идеяның Иран, Пакьстан һәм Әфганстанда тормышка ашмавын күрәбез.
Петр. Уңышсызлыкларның сәбәбе барлык илләрдә дә бер үкме? Безнең шәрыкны өйрәнүчеләребез моның сәясәт, ислам илен шаярту булуын яздылар.
Шамил хәзрәт. Ислам илен болай җиңел генә көлкегә калдырып булмас. Дөрестән дә, Пакьстан һәм Судан илләре үсешенең кайбер этапларында берничә көч барлыкка килде. Бу көчләр өчен икътисадның исламлашуы фәкать сәяси уенның бер элементы, аякта калуның бер юлы иде. Мәсәлән, Судандагы полковник Нимейри. 1983 елны элек ислам экономикасына кызыксыну белдермәгән Нимейри (1969 елдан бирле президент булып тора) коммерция банкларына процент операцияләрен туктатып торып, аларны шәригать законнарына туры китерергә дигән боерык чыгара. Җирле банкларга бу, әлбәттә, ошамый. Исламлаштыру сәясәте үсеш ала алмагач, 1985 елны Нимейри бу эшләрне туктатырга уйлый. Бераз вакыттан соң илнең икътисади хәле бөтенләй бозыла, бу вакытта реформалар беркемне дә кызыксындырмый. 1989 елдан соң гына икътисадны исламлаштыру соравына җитди керешәләр.
Әфганстанда икътисадны исламлаштыру рәсми характер йөртә. Талиблар, оялмыйча, әфьюн мәге чәчүлегеннән дә гошер җыялар. Мондый җирдә ислам икътисады турында сүз дә була алмый!
Павел. Ә Пакьстандагы исламлаштыру?
Шамил хәзрәт. Пакьстан белән авыррак. Рибачылык тыелу законы бу яшь илнең тарихы белән бик бәйле. Ялгыш карашларга карамастан, Пакьстан президенты Зыя уль-Хак[12] рибачылыкны бетерү кирәклеге турында уйланган беренче кеше булмый. Әле илнең 1956 елгы беренче Конституциясендә үк рибачылыкны кыска вакыт эчендә бетерү өчен дәүләт кулыннан килгәнне эшләячәк дигән кагыйдә кертелә. 1960 е
лларда илдә ислам банклары, дөресрәге, ислам банк компанияләре һәм бердәм иминият оешмалары барлыкка килә башлый.
Тиздән бу компанияләрнең күбесе банкротка әйләнә. Әмма нәкъ Зыя уль-Хак сүзләрдән эшкә күчә һәм финанс системасын ислам принципларына буйсындырырга дигән бик авыр максат куя. 1979 елны ул үз алдына 3 ел эчендә рибаны юк итү бурычын куя. Бу бурычның үтәлүе 1985 елга кадәр сузыла, һәм, ниһаять, илдәге барлык финанс оешмалары да процентсыз принципка күчәләр. Әмма бик тиздән (бер айдан соң) дәүләт кире чигенеп, банкларга процентсыз пассивларын дәүләтнең процентлы кыйммәтле кәгазьләренә инвестицияләргә рөхсәт бирә. Процентсыз эш принцибыннан чыгуны аңлаткан башка гамәлләр дә була. Ә 1988 елны Зыя уль-Хак авиаһәлакәттә һәлак була.
Петр. Аны үтергәннәр дип әйтәләр.
Шамил хәзрәт. Алай дип уйлаучылар да бар. Президентлык елларында дошманнары күп була. Әмма Зыя уль-Хак үлеме белән икътисадны исламлаштыру процессы тукталып калмый. Мона нигезләнеп, без Пакьстанда ислам икътисадына күчү реформаларын вакытлы гына күренеш түгел икәнлеген аңлый алабыз, бу өлкә ил өчен мөһим һәм актуаль проблема булып тора. 1990 елларда кайбер кануннарның, риба булу сәбәпле, шәригатькә туры килмәве хакында сүз башлана. 1999 елда Югары суд тарихи мөһим карар чыгара. 2000 елның мартыннан күп кенә финанс законнар тулаем йә өлешчә, шәригатькә туры килмәгәнгә, көчләрен югалтырга тиеш була. Законнарның икенче өлеше 2001 елның 30 июненнән кулланылмаска тиеш була. Рибадан тулысынча котылабыз дигәндә генә, Югары суд бер банкның шикаятен кире кага. Финанс секторын исламлаштыру проекты тулысынча онытыла.
Петр. Барысы да Пакьстан икътисадын исламлаштыру турында хыялланса, нишләп планнар барып чыкмады соң?
Шамил хәзрәт. Чөнки бөтенесе дә теләмәде моны. Мәсәлән, зәкят һәм гошер салымнарын кертү хәлне авырайта гына. Бу салымнар башкаларын алмаштырса бер хәл, әмма алар халыктан өстәмә акча җыюга бер ысул гына булды. Бу очракта ислам салымнарыннан качу башка салымнардан качу кебек үк зур була. Хәлле салым түләүчеләргә зәкяткә 15% лы ташлама бирелә, алар аны гаилә хәйрия фондларын ачуга куллана алалар иде. Нәтиҗәдә, бу гаиләләр салымнарның әлеге өлешен күзәтеп торырга тиеш була.
Петр. Пакьстан хакимияте ягыннан икътисадны исламлаштыруда тагын нинди ялгышлыклар була?
Шамил хәзрәт. Салымнарны ярлы һәм хәлле халык керем күләменә карамастан бер үк күләмдә түләргә тиеш була. Шулай ук хезмәт хакыннан кергән салым түләгән кешеләргә ташламалар бирелә, һәм алар байлык өчен түләнелә торган салымнан азат ителәләр. Гошер түләгән вакытта эре җир хуҗаларына да ташлама була. Монда салым җыючы затларның гамьсезлеген дә онытмаска кирәк. Күп кенә очракларда зәкят тиешле кешесенә барып җитми: зәкятне намуссыз бүлү Пакьстанда гыйбрәтле хикәягә әйләнде.
Менә ни өчен бу илдә ислам салымнарының тарафдарлары күп булмады. Әле бу сәбәпләрнең бер өлеше генә. Банк секторы белән дә хәлләр яхшырак түгел. Хәлле эшмәкәрләр процентсыз кредитлар алырга хаклы була, әмма ярлылар, акчаларын банкка биреп, көнкүреш проблемаларын хәл итәрлек булса да акча туплый алмыйлар.
Петр. Димәк, Пакьстан тәҗрибәсенә таянып, без икътисадны исламлаштыруны чынга ашмас хыял дип саный алабыз.
Шамил хәзрәт. Алай ук кырт кисмәс идем, Петр кардәш. Икътисадны ислам ягына реформалаштыру алдан ук каршылыклар белән очрашырга мәҗбүр булды: бу очракта барлык тышкы икътисади операцияләр үзгәрешсез калырга һәм рибадан арынмаска тиеш булалар иде. Көчле автаркия дә бүгенге көндә финанс секторны тулаем исламлаштыра алмый.
Павел. Ә Иранда нәрсә булды? Дөрес аңлаган булсам, анда автаркия конституцион принцип кебек кабул ителгән була?
Шамил хәзрәт. Без Борынгы Греция тарихыннан белгән автаркия түгел бу. Тәүхид икътисадын[13] кертү инкыйлабыннан соң Иран үз икътисадына чит илләр кертүне минимальләштерә.
Петр. Мин аңлап бетермим. Тәүхид икътисады ислам икътисадыннан нәрсә белән аерыла?
Шамил хәзрәт. Тәүхид икътисады – ислам икътисадының Иран моделе. Төп билгеләре шундый ук, әмма аермалы яклары да бар. Мәсәлән, искә алынган автаркия. Иранның беренче президенты Аболхәсән Бәнисадр[14] тәүхид икътисады концепциясенең һәм шулай дип аталган китапның авторы була. Аның Франциягә качуыннан соң «тәүхид икътисады» дигән термин сирәк кулланыла башлый, соңыннан бөтенләй онытыла. Дәүләт җитәкчеләре дөньядан бөтенләй аерылып булмаганлыкны аңлый башлый.
Әмма су белән бергә баланы да чыгарып түгәләр: президент Рафсәнҗәни[15] вакытындагы автаркиядан баш тарту һәм икътисадны либеральләштерү хуҗалык тормышын исламлаштырудан баш тарту белән тәңгәл килә. Җитәкчеләрнең Ислам инкыйлабыннан соң ислам реформаларын икътисадка кертмәве – икътисадны исламлаштырудагы уңышсызлыкның төп сәбәбе. Андый план соңрак та барлыкка килми. Гади генә итеп әйткәндә, икътисадны исламлаштырырга бик үк теләмәделәр дә, ә хәзер бөтенләй бу фикер яклы кешеләр юк.
Павел. Ә рибачылыкны тыю законы ничек? Белгәнемчә, ул бит әле бетерелмәгән. Икътисадны исламлаштыру фикереннән арынган илдә әле һаман мондый канун эшләп килүе гаҗәп. Аңлый алмыйм мин моны.
Шамил хәзрәт. Гаҗәпләнерлек әйбер тапмыйм. Процентлы транзакцияләр процентсызлар урынын алгач, канун формаль яктан көчен югалтачак. Әлегә ул күп кенә Иран банклары операцияләрен көйләп килә.
Сүз уңаеннан, Иранда бүгенге көндә боньядлар[16], ягъни махсус фондлар уңышлы гына эшләп килә. Бер караганда, бу вакыфларның хәзерге вакытка туры килгән төре, әмма классик вакыфлар да кулланыла. 1979 елның март аенда иң зур ислам фонды – Ярлылар фонды (Боньяд мостазафин) оеша. Бу фонд шах һәм аның тарафдарларыныкы булган тартып алынган милеккә нигезләнә. Бүгенге көндә ул — күп компанияләрдән торган эре холдинг. 2001 елгы мәгълүматларга карасак, Ярлылар фонды 12 млдр долл. байлыгы белән Иран милли нефть компаниясеннән соң икенче урында торган.
Петр. Сүз уңаеннан, вакыфлар башка мөселман илләре икътисадында нинди урын алып тора?
Шамил хәзрәт. Вакыфлар барлык мөселман илләрендә дә бар диярлек. Вакыфлар белән эш итәр өчен махсус министрлыклар булдырыла. Бүгенге көндә дә вакыфлар мөселман руханилары өчен төп керем булып санала. Әмма Урта гасырларда мөселман дөньясында булган бөек вакыфлар мәдәниятен без инде булдыра алмыйбыз.
Петр. Финанс секторын тулаем исламлаштыруның реаль альтернативасы бармы?
Шамил хәзрәт. Мөселман һәм традицион институтлар бергә яшәп килгән Малайзиянең дуалистик моделе. Өстәвенә, Ислам финанс институтлары аерым кануннар белән җайга салына. Мәсәлән, Малайзиядә 1989 елгы Банк һәм финанс институтлары дигән һәм, шулай ук, 1983 елгы Ислам банк эшләре дигән кануннар бар. Тагын 1996 елгы Иминиятләштерү һәм 1984 елгы Ислам иминиятләштерү (тәкәфүл) кануннары да бар[17]. Бүгенге көндә дуалистик модельнең төрләре нигез буларак төрле илләрдә кабул ителгән- әйтик, шул ук Пакьстанда.
Петр. Хәзрәт, Русиягә килгәндә, бу хәл ничегрәк? Аның өчен ислам финанслары үсешенең берәр төре туры киләме? Бервакыт сез бит Мәскәү ислам банкында консультант булып эшләгән идегез.
Шамил хәзрәт. Сезгә минем сәгатьләрем тагын тынгы бирми, Петр кардәш!
Петр. Сез нәрсә инде, хәзрәт!
Шамил хәзрәт. Ничек кенә булмасын, моның хакта сөйләшергә өлгермибез, Петр кардәш. Ризык югала. Ә бу гөнаһ. Әйдәгез өстәл артына!
Ләйсән Шакирова һәм Зөлфәт Хафизов тәрҗемәсе
Зөлфәт Хафизов мөхәррирлегендә
ИСКӘРМӘЛӘР
[1] Мәшәллаһ (гарәп.- Алла шулай теләде) – ымлык. Алла хөкеме каршында сөенү һәм тыйнаклык белдергәндә кулланыла.
[2] Тәкәфүл (гарәп.- ике яклы ышаныч булдыру) – иминиятләштерүнең мөселман концепциясе. Тәкәфүл шартнамәсе үз эченә түбәндәгеләрне алырга тиеш: үзара куркыныч бүленешенең һәм ике яклы ышаныч булдыруның махсус механизмы; килешүдә катнашу шартлары (бу килешүдә полис ияләре түләнгән әманәтлек премиясе фондының милектәше булып торалар); идарә шартлары (бу шартлар иминиятчеләргә операцияләрдә катнашу һәм исәпләрне күзәтеп тору хокукы бирә); инвестиция шартлары (иминиятчеләрнең түләгән акчалары ислам тыймаган өлкәдә кулланылырга тиеш); иминиятчеләр арасында финанс эшчәнлек бүленешенең шартлары.
3 Мушарака (гарәп.- партнерлык) – киң мәгънәдә – ширкәт килешүе. Мушарака килешүендә банк һәм клиент арасында махсус килешү төзелә. Әлеге килешү буенча алынган табыш алдан сөйләшенгән өлешләрдә бүленә. Чыгымнар табышның капиталга пропорциональ рәвештә бүленә. Проект белән идарә итү ике як белән дә яки бер як белән генә алып барыла. Ләкин, кагыйдә буларак, идарә итүче булып өстәмә түләү өчен клиент тора. Өстәвенә, һәр ике як та башка як файдасына идарә итүдән баш тарта ала.
[4] Мурабаха (гарәп.- алып сату) – сатучы һәм алучы арасында үзара килешенгән бәягә товар сату-алу килешүе. Килешү товар сатудан кергән акчаны үз эченә ала. Сатучы (мәсәлән, банк) чимал һәм алучы (клиент) өчен җиһаз сатып ала һәм аны югарырак бәягә яңадан сата. Алучы тиешле акчаны я тулысынча, я өлешчә түли. Сатучы товар алучыга барып җиткәнче бөтен чыгымнарны үзе каплый.
[5] Ре-тәкәфүл – мөселманча яңадан иминиятләштерү. Яңадан иминиятләштерүгә ислам иминиятләштерүенеке (тәкәфүл) кебек үк шартлар карый.
[6] Бу әңгәмә 2006 елда бара.
[7] Зәкят – мөселман җәмгыятенең мохтаҗ әгъзалары файдасына салым. Зәкят түләү җитәрлек байлыгы булган бөтен мөселманнарга (гаилә башлыкларына) фарыз булган Исламның биш баганасының берсе булып тора. Зәкят эшкә сәләтле мөселманнар тарафыннан түбәндәге байлыклардан түләнә: 1) товардан; 2) алтын һәм көмештән (ләкин йорт бизәкләре һәм бу металлдан ясалган йорт кирәк яракларыннан түгел); 3) мал-туардан; 4) чәчүлектән; 5) йөзем бакчасыннан; 6) хөрмә агачыннан һ.б.
[8] Гошер – (гарәп.- унынчы өлеш) – игенчелек белән табылган азык-төлектән, хәрәҗ түләнергә тиеш булмаган җирләрдән бирелә торган салым. Мөселман хокукы буенча, гошер – игенчелек белән табылган азык-төлектән түләнә торган салым. Пакьстанда гошер мәҗбүри дәүләт салымы булып тора.
[9] Хумыс (гарәп.- бишенче өлеш) – башта Мөхәммәд пәйгамбәр һәм аның туганнарына тиешле хәрби табышның биштән бер өлеше. Бу акчалар төрле дәүләт һәм иҗтимагый ихтыяҗларга да тотылган. Соңрак хумыска төрле салымнарны һәм җыелган акчаларны да кертәләр (мәсәлән, табигать байлыклардан салым; җирен башка диндәге кешегә саткан мөселманнан салым һ.б.). Күпчелек шигый хокукчылары фикеренчә, имам булмаса, хумыс иң укымышлы һәм тәкъва мөҗтәһидләргә яки алар әйткән кешеләргә бирелә ала.
[10] Җизья – башка диндәге кешеләр тарафыннан мөселман иле файдасына җан башыннан түләнә торган салым.
[11] Хәрәҗ (гарәп.- җир өчен салына торган салым) – киң мәгънәдә – башка диндәге кешеләрдән алына торган теләсә нинди акча, шул исәптән җан башыннан түләнә торган һәм җир өчен алына торган салым. Тар һәм киң таралган мәгънәдә, хәрәҗ – мөселманнарга солыхнамә буенча тиешле җир өчен алына торган пропорциональ салым. Элеккеге хуҗалар әлеге салымны түләгәч кенә җирне куллана алалар.
[12] Мөхәммәд Зыя уль-Хак (1924-1988) – Пакьстан президенты (1978-1988). Хакимияткә 1977 елда булган түнтәрелеш нәтиҗәсендә килә. Кырыс исламлаштыру сәясәте алып бара. Билгесез шартларда авиаһәлакәттә һәлак була.
[13] Тәүхид икътисады (гарәп.- тәүхид – бер аллалык). Тәүхид моделе кысаларында икътисади мөнәсәбәтләр мөселман яшәү рәвешенең аерылгысыз өлеше булып карала. Сөнниләрнең икътисади мөнәсәбәтләрне аңлатуыннан аермалы буларак, Иранның күпчелек халкын тәшкил итүче шигыйләрдә, икътисад – кеше ихтыяҗларын канәгатьләндерүче корал түгел, ә Аллаһ белән якынаюның бер юлы, дини әхлакны тормышка ашыруның бер ысулы. Тәүхид моделен ислам дәүләтеннән тыш кулланырга мөмкин түгел, чөнки ислам дәүләте ислам икътисади принципларын тормышка ашыра.
[14] Аболхәсән Бәнисадр (1933 елда туган) – Иран дәүләт эшлеклесе. 1978-1979 еллардагы Ислам инкыйлабы җиңүеннән соң Иран мөселман республикасының беренче президенты (1980-1981). 1981 елда аятулла Хомәйни тарафыннан президентлыктан бәреп төшерелә. Төркиягә, аннары Франциягә кача. Хәзер Франциядә яши. Тәүхид икътисады концепциясе авторы.
[15] Гали Әкбәр Хәшеми Рафсәнҗәни (1934 елда туган) — Иран дәүләт эшлеклесе. Ислам киңәшмә советының рәисе (1980-1989), Иран мөселман республикасының президенты (1989-1997). Президентлык елларында либераль икътисади реформалар үткәрә.
[16] Боньяд (фарсы — нигез) – хәзерге Иранда вакыфның бер төре. Боньядлар шах Мөхәммәд Риза Пәхләви вакытында ук була, ләкин иң киң кулланылышны Ислам инкыйлабыннан соң ала.
[17] 2013 елда Малайзиядә Ислам финанс хезмәт күрсәтү кануны кабул ителә. Ул көченә керү белән 1983нче елгы Ислам банкы һәм 1984нче елгы Тәкәфүл кануннары көчен югалта.