Каюм Насыйриның татар этнографиясенә кагылышлы язмаларыннан Казан татарларында йорт-җиргә караш турында текст белән танышырга тәкъдим итәбез.
Шәһәр йорты
Шәһәрдә вә калада торучы мөселманнарның йортлары-җирләре авыл халкының йортларына караганда күп пакизә[1] һәм аермасы бар. Моны һәркем дә беләдер. Әмма без әүвәлән бераз каләм тартаек шәһәр халкы хосусында. Бу шәһәрдә үз йорты булып, үз йорты белән торган кеше яхшы тора, үзе теләгәнчә. Әмма аларның йортлары тышкы яктан караганда урыс йортларыннан бер дә аермасы юк. Әмма өйнең эченә керсәң, өйнең эчтәге төзеклеге урыс өйләренә бер дә охшамый, һичбер татар өендә юк урамнан керә торган ишек, булса да бик сирәк булыр. Күп вакытны татар өйләре була ике яклы, ягъни ирләр ягы, хатыннар ягы; ирләр өчен үзләренә бер ишек, хатыннар өчен үзенә бер ишек. Хатыннар ирләр ягыннан йөрмәсләр. Һәм күп өйләрдә тәһарәтханә хатыннар өчен башкача була. Бу эшләр мөселманның шәригатенә шулай килешә.
Ирләр ягында хатын-кыз нәрсәсе — киемдер-салымдыр булырга тиеш түгел.
Күп мөселманның өйләрендә һәм шулай була. Шәһәрдә үзенең йорты белән торучы үзенә мәгъкуль[2] үзе теләгәнчә өйнең эчен-тышын төзек тота. Өендә берничә бүлмә: кунак бүлмәсе, аш бүлмәсе һәм үзенең шөгыльләнеп утыра торган бүлмәсе була; анда кәгазе, карасы, каләме, кенәгәләре һәм китаплары шунда була. һәркайсы бүлмәдә идәненә палас җәюле. Идәндә палас өстендә кәвеш белән йөрмәк юк. Өйдә читекчән йөриләр. Өйнең эче бик яхшы була. Өйнең диварында һәйбәт бизәкле кәгазь; бик матур ачык төслене яраталар, һәркайсы өйдә, күрәсең, өйнең төзеклеге урысча түгел. Өй эчендә жәйгән паластан башка өйнең эчен бизи торган нәрсә: көзге, өстәл, урындык, һәйбәт-һәйбәт сандыклар, кием-салым, мендәр- ястык; шуның кебек нәрсәләр белән өйнең эчен бизиләр. Өстәл өсләрендә, мич яннарында һәйбәт агартып куйган шәмдәлләр, җиз тазлар. Бәгъзе кешенең биш-алты самовары була, агартып өстәл өстенә тезеп куялар: өйгә байтак зиннәт бирә. Тәрәзә төбендә — гөлләр, чәчәкләр. Диварга аскан сурәтләр һичбер өйдә юк; моның урынына истигъмаль кыйлалар[3], мәсәлән, бик бизәкләп шәмаил, һәйбәт рамкага куялар, башка догалар, «Аятөл-көрси» кебек һәм Мәккә, Мәдинә сурәте, яки гөл сурәтләрен кәгазьгә язып бик яхшы бизәкләп диварга асалар һәм диварны бизәкләр өчен һәйбәт сөлгеләр эләләр. Әмма тәрәзә пәрдәләре күбрәк ак бүздән яки яхшы кисиядән була. Өй эчендә ышкаф була. Ышкафта һәйбәт савытлар, һәйбәт чынаяклар тулы, көмеш кашыклар, бал кашыклары һәм аш кашыклары, ул һәйбәт баганалы көзгеләр; һәрничек өйнең эче матур, төзек була.
Һәркайсы өйдә китаплар бар, хәле кадәренчә, гакылы җитәрлек кадәр, ягъни гыйлеме бар кадәр. Китапны укыйлар тәварихтан, хикәяләрдән; гашыйклар диваны кебек китап күп укыла. Күп кешеләрдә һәм урысча китаплар һәм картиналар була, ләкин диварга кадаклау юк, күз алдында тормый.
Бәгъзеләрдә үзләренең портреты һәм була. Мөселман шәригатендә алай диварга картина асарга мәныг кыйлына. Шуның өчен китапларда күренә, сурәт бар өйгә фәрештә кермәс һәм сурәт булса, намаз укыган кеше алдында, уңында йә суңында, намазы дөрес булмас, дип риваятьләр бар. Шуның өчен: мөселман шәригатендә өйдә сурәт вә картина тотмак дөрес түгел; дәхи өйдә эт асрамак моның кебек дөрес түгел; бәгъзе риваятьләргә караганда, эт бар өйгә фәрештә кермәс, дигәннәр.
Бәгъзе кешеләрнең аш өе үз алдына була; бәгъзеләрнең шул өендә, ягъни үзе тора торган бүлмәнең бер бүлмәсе аш өе була; ашны шунда пешерәләр яки түбән өйдә пешерәләр. Ул өйдән башка ишек алдында була баз, ат амбары, амбар, тагы башка келәт кебек нәрсә, бакча, күбрәк капка төбендә кибет була. Әгәр таш өй булса, кладовой һәм була.
Йорт хайваннары
Күп кешеләр, урта гына хәлле булса да, тавык-чебеш, каз-үрдәк, күркә кебек нәрсәләрне асрыйлар, сыер һәм асрыйлар, һич мөселман катыксыз аш ашамас, ашка катык салып ашар. Чәйне сөт белән эчкән кеше бик сирәк булыр, әмма катыклы ашны күбрәк яраталар. Шуның өчен күп кешедә сыер бар. Хәтта фәкыйрьрәк булса, кәҗә асрый сөте-катыгы өчен. Өй кошларын асраучы бик аз, мәсәлән, кенәри, сандугач кебек сайрый торган кошларны асраштыргалыйлар. Шәригать буенча кошны читлеккә ябып асрамак мәкруһтыр[4]. Шуның өчен кош асрамакны бик хуш күрмиләр. Әмма бәгъзе түбәнрәк дәрәҗәдәге халык Мисыр күгәрчене асрыйлар. Гүя аны асраган кеше саваплы була, имеш, дип, бер-бер карчыктан ишеткәннәре бардыр; ул күгәрченне тәбәррекән[5] асрый торганнардыр, ахрысы, шулай гөман итәмен. Мөхәммәд пәйгамбәр Әбү Бәкер белән Мәккәдән Мәдинәгә барганда бер тау тишегенә кергәннәр. Артларыннан куа килеп Әбүҗаһилләр бу гарга[6] җиткәннәр. Ул арада гарның тишегенә күгәрченнәр оя ясаганнар, үрмәкүчләр пәрәвез корганнар, аннан Әбүҗаһилләр кайтып киткәннәр, монда кеше юк, күгәрченнәр оялаган җирдә кеше тормас, дип. Шуның өчен бәгъзе татарлар бу күгәрченне асрыйлар. Әмма шәригать буенча аны һәм асрау дөрес түгел.
Тәмәке
Ул мөселман җәмәгатеннән бик аздыр үзенең өендә тәмәке, папирос, сигара тарткан кеше, әмма тартучы күп. Өйләрендә тартмыйлар, хосусән кыш көннәрендә иртә белән сәгать сигездә, тугызда өеннән чәй эчеп базарга чыга, өеннән чыккач та трахтирга чәй эчәргә китәләр папирос, сигара тартыр өчен.
Искәрмәләр
[1] Пакизә — чиста, пөхтә
[2] Мәгъкуль — яраклы
[3] Истигъмаль кыйлалар — кулланалар, файдаланалар
[4] Мәкруһтыр — начар күренәдер
[5] Тәбәреккән — мөбарәк күренгән, мөбарәк эш дип
[6] Гарга — тау тишегенә, мәгарәгә
Каюм Насыйри тексты
Хуҗиәхмәт Мәхмүтов эшкәртүендә
Иллюстрацияләр Р. Айдаров сайтыннан алынды.