Британ һәм маҗар (венгр) археологлары радиоуглерод анализы ярдәмендә Рим вилаяте халкы белән һуннарның мөнәсәбәтләре гадәттә чыганакларда сөйләнгәннән күпкә тынычрак булырга мөмкинлеген ачыкладылар. Һуннар — борынгы кытай чыганакларында искә алынган хунну (сөннәр) халкыннан барлыкка килгән күчмә халык. IV гасырда алар Көнчыгыш Аурупа җирләренә бәреп керәләр һәм Халыкларның бөек күчешен башлап җибәрәләр. V гасырда, Атилла исемле каһарман … Тулысынча
этнография
Каюм Насыйриның татар этнографиясенә кагылышлы язмаларыннан Казан татарларында йорт-җиргә караш турында текст белән танышырга тәкъдим итәбез. Шәһәр йорты Шәһәрдә вә калада торучы мөселманнарның йортлары-җирләре авыл халкының йортларына караганда күп пакизә[1] һәм аермасы бар. Моны һәркем дә беләдер. Әмма без әүвәлән бераз каләм тартаек шәһәр халкы хосусында. Бу шәһәрдә үз йорты булып, үз йорты белән торган … Тулысынча
Татар этнографиясен өйрәнүгә керешкән беренче татарларның берсе — Каюм Насыйриның — язмаларыннан татарларда ашау-эчү гореф-гадәтләре турында текст белән танышырга тәкъдим итәбез. 100 ел элек татарларда туклану ничек оештырылган икән? Аш дигән сүз күп мәгънәдә истигъмаль кыйлына: аш бар мотлакан[1] ашый торган нәрсә мәгънәсендә; һәрни булса да ашарга ярый торган нәрсә. Мәсәлән, балчыкны аш дип әйтеп булмый, … Тулысынча
Татар халкы турында бай этнографик язмалар калдырган Каюм Насыйриның татарлар кия торган киемнәр хакындагы мәгълүматларын сезнең игътибарыгызга җиткерәбез. Белгән кеше бар микән: бу татар мөселманнарның киеменең формасы кай заманадан бирле калган икән? Татарда бар кием: күлмәк, ыштан, камзул, казаки, җилән, чапан, чикмән, кыска тун, өч билле тун, толып, чалбар, бишмәт, читек, кәвеш, башмак, бүрек, такыя, … Тулысынча