Британ һәм маҗар (венгр) археологлары радиоуглерод анализы ярдәмендә Рим вилаяте халкы белән һуннарның мөнәсәбәтләре гадәттә чыганакларда сөйләнгәннән күпкә тынычрак булырга мөмкинлеген ачыкладылар.
Һуннар — борынгы кытай чыганакларында искә алынган хунну (сөннәр) халкыннан барлыкка килгән күчмә халык. IV гасырда алар Көнчыгыш Аурупа җирләренә бәреп керәләр һәм Халыкларның бөек күчешен башлап җибәрәләр. V гасырда, Атилла исемле каһарман хакимлек иткән чорда, һун берләшмәсенең чәчәк ату чоры башлана. Бу данлыклы берләшмәнең үзәге хәзерге Маҗарстан (Венгрия) территориясендәге Паннония җирлегендә урнашкан. Паннония ул заманнарда Рим империясенең бер провинциясе булган.
Һуннарның Рим империясенә бәреп керүе башка күчмәләргә юл ачып, ахыр чиктә, империядә хәлләрнең тотрыксызлануына һәм аның һәлак булуына китергән дип саныйлар. Ләкин империянең чиктәш провинцияләре белән һуннарның мөнәсәбәтләре нинди булганын тарихчылар һаман да төгәл ачыклап бетерә алмыйлар. Рим чыганакларына күрә, коточкыч һуннар куркыта һәм җимерә генә белгәннәр. Шулай да, Кембридж, Ноттингем һәм Будапешт археологларының берләшеп язган яңа хезмәте җирле халыкның күчмәләр белән мөнәсәбәтләре, мөгаен, дустанәрәк булгандыр дигән фикерне җиткерә.
Археологлар Паннониядәге берничә авылда җирле игенчеләр һәм күчмәләрнең каберләрен тикшергәннәр. Каберлекләр нинди дә булса җитди җимерелүләр яки хуҗалык тормышының артка тәгәрәве турында хәбәр итми (бизәнү әйберләре табылган икән, димәк, тормыш начар булмаган). Аның каравы, Кара диңгез буе һәм Көнбатыш Алманиядән килгән предметлар табылган.
Аларны һуннар алып килгән булса кирәк, ә бу исә мәдәниятара алмашу турында сөйли, ә бит Рим тарихчылары римлыларның килмешәк «варварлар»га капма-каршы булуларын ассызыклыйлар иде.
Яшәү рәвешен өйрәнү өчен галимнәр гадәти алымнарны кулланганнар: тешләрне һәм сөякләрне радиоуглерод аша анализлап, кешенең тормышның төрле этабындагы диетасын билгеләгәннәр. Моның өчен углерод, азот, стронций һәм кислородның җиңел һәм авыр изотопларының күпме булуын үлчәгәннәр. Бу изотоплар барлык тере организмнарда да туплана, туклану чылбырының төрле буыннарында аларның күләме төрлечә була. Организм туклану чылбырында өстәрәк торган саен, анда, әйтик, азотның даими изотоплары күбрәк табыла. Шул рәвешле, азотның төрле изотоплары күпме булуга карап, кешенең күпме аксым (сөт яки ит) кулланганын чамалап була. Дентин һәм теш эмале исә төрле вакытта нинди туклану төре өстенлек иткәнен хәбәр итә ала.
Анализ нигезендә табылган нәтиҗәләрне галимнәр шул чорның типик игенчеләре яшәгән Үзәк Алмания мәгълүматлары белән һәм типик күчмәләр тормыш иткән Себер һәм Монголия мәгълүматлары белән чагыштырганнар. Ул чор Аурупа игенчеләренең диеталары шактый бертөрле булуы билгеле: гадәттә, алар бодай, яшелчәләр һәм кузаклылар белән тукланган, ит аз булган, балыкны бөтенләй диярлек ашамаганнар. Күчмәләрнең рационында исә, киресенчә, ит күп булган, ә үсемлек ризыгы аз кулланылган.
Иң кызыгы менә шушында инде: Паннония халкының диетасы бертөрле булмаган, вакыт-вакыт аларның рационында ит күп кулланылган. Кайбер күчмәләрнең теш һәм сөякләре исә аларның кайвакыт бодай һәм кузаклылар белән туклануын хәбәр итте. Күрәсең, җир эшкәртү белән шөгыльләнгән җирле халык күчмәләрнең терлекчелек тәҗрибәсен үзләштереп, җир эше өчен авыр елларда терлек үрчетүгә күчкәндер. Ә күчмәләр исә, утрак тормышка күчеп, җирле халыкның игенчелек күнекмәләрен өйрәнгәннәр булса кирәк. Моңа охшаш ситуацияләрне этнографлар тасвирлаган иде инде, ә хәзер менә археология дәлилләре дә табылды.
Археологлар фикеренчә, бу дәлилләр һәм ул чордагы Карпат төбәгенең ландшафты һәм климаты (дала, тау һәм урман катнашкан җирләр) турында мәгълүматлар күчмәләр белән утрак тормыштагыларның мөнәсәбәтләре «буйсыну-буйсындыру» системасыннан күпкә катлаулырак булуы турында сөйли: халыклар, үзгәреп торган шартларга җайлашып, бер-берсенең яшәү рәвешен үзләштерә алган. Димәк, «күчмәләр — утраклар» дип капма-каршы кую бу очракта дөрес түгел. Халыкның аерым локаль төркемнәре, табигый һәм социаль шартларга яраклашып, яшәү рәвешен үзгәрткән һәм «игенчелек — терлекчелек» режимнары арасында күчеш ясаган.
Тикшеренү хезмәте Plos.One журналында басылып чыкты.