Мөхәммәд — кешелек тарихында иң йогынтылы шәхесләрнең беренчесе

%d0%bc%d3%a9%d1%85%d3%99%d0%bc%d0%bc%d3%99%d0%b4

«Озынукы» шәлкемендә без сезгә төрле фәнни-популяр китаплардан өзекләрне тәкъдим итәбез. Әлеге язмада исә  бик тә үзенчәлекле хезмәттән өзек белән таныша аласыз. Аның авторы — Майкл Харт, ул 1993 елда «100: тарихта иң зур йогынты ясаган шәхесләр исемлеге» дигән китабын бастырып чыгарган. Бу әсәрендә ул кешелек тарихына иң зур йогынты ясаган шәхесләр исемлегендә беренче урынга Мөхәммәд пәйгамбәрне куя.

Кереш сүз

… Әлеге китап…, минем ышануымча, тарихта иң йогынтылы булган 100 шәхесне үз эченә алган минем шәхси исемлек.

Мин әлеге исемлектә иң бөек түгел, ә иң йогынтылы шәхес урын алганлыгын ассызыкларга тиеш.

Әлеге китап бары тик, нинди 100 шәхес тарихка һәм дөнья барышына иң көчле тәэсир ясаган дигән сорау белән бәйле. Мин әлеге 100 шәхесне мөһимлекләренә карап билгеләдем: ягъни һәрберсенең кешелек тарихына һәм башка кешеләрнең көндәлек яшәешенә булган тулаем әһәмияте күз уңында тотылды. Шулай итеп, гадәти булмаган кешеләр төркеме – дәрәҗәлеме ул яки тәнкыйтькә лаекмы, мәшһүр яки билгесезме, күренекле яки тыйнакмы – кызыклы булудан туктамый; алар безнең дөньяны формалаштыруда катнашкан кешеләр.

Мөхәммәд (570-632)

%d0%bc%d3%a9%d1%85%d3%99%d0%bc%d0%bc%d3%99%d0%b4-%d1%81%d0%b3%d0%b2-%d0%ba%d0%b0%d0%bb%d0%bb%d0%b8%d0%b3%d1%80%d0%b0%d1%84%d0%b8%d1%8f%d0%b4%d3%99

 

Минем, дөньяга иң зур йогынты ясаган шәхесләр исемлегендә беренче булып Мөхәммәдне (сгв)[1] урнаштыруым кайбер укучыларны гаҗәпләндерергә, ә кайберләрендә сорау тудырырга мөмкин, ләкин ул кешелек тарихында һәм дини, һәм дөньяви яктан иң дәрәҗәле уңыш казанган бердәнбер кеше.

Гади халык арасыннан чыккан Мөхәммәд (сгв) дөньядагы танылган диннәрнең берсен нигезләгән һәм халыкка җиткергән, һәм гаять эффектив сәяси лидер булган. Бүген, аның үлеменнән соң унөч гасыр узганнан соң да, аның  йогынтысы үз көчен югалтмый һәм киң таралышка ия.

Әлеге китаптагы күпчелек шәхеснең өстенлеге – тумышы һәм үсеш чорлары цивилизация үзәкләрендә узуы, югары мәдәни тәрбия алулары яки сәяси яктан төп милләт вәкиле булуларында. Мөхәммәд (сгв) исә 570 нче  елда Көньяк Гарәбстан, ягъни ул заманда артта калган, сәүдә, сәнгать һәм фән үзәкләреннән ерак урнашкан Мәккә шәһәрендә туган. 6 яшендә бөтенләй ятим калып, «тыйнак кына» шартларда тәрбияләнеп үскән. Исламда исә ул укый-яза белмәгән дип аңлатыла. Аның икътисадый хәле, 25 яшендә бай тол хатынга өйләнгәч кенә яхшыра. Шуңа карамастан, 40 яшенә җиткәч, аның күренекле шәхес булуы ачыклана.

Күпчелек гарәпләр ул чорда мәҗүси булган, ягъни күп аллаларга ышанып яшәгән. Әлбәттә, Мәккәдә аз санлы яһүдиләр һәм нәсаралар да булган; мөгаен, аларга, Мөхәммәд (сгв) беренче булып, Аллаһның бердәнбер, кодрәтле һәм бөтен галәм белән идарә итүче зат булуы хакында өйрәткәндер. Мөхәммәдкә (сгв) 40 яшь тулгач, ул, үзе белән бердәнбер хак Илаһның сөйләшүенә (Җәбраил аша) һәм үзенең хак динне кешелеккә таратучы буларак сайлануына инанган.

© gergerhaber.net

Пәйгамбәр өенең күренеше © gergerhaber.net

Өч ел дәвамында Мөхәммәд (сгв) вәгазьләрне бары тик иң якын дусларына гына сөйләгән. Шуннан соң, якынча 613 нче елдан, ул (сгв)  хакыйкатьне халыкка да аңлата, тарата башлаган. Әкренләп яңа динне кабул итүчеләр арту сәбәпле, Мәккә хакимнәре Мөхәммәдкә (сгв) карата золым кылырга ниятли. 622 нче елда, үзенең куркынычсызлыгын кайгыртып, Мөхәммәд (сгв) Мәдинәгә китеп бара (Мәккәдән якынча 200 миль төньякта урнашкан шәһәр), анда ул әһәмиятле сәяси көч дәрәҗәсендә тәкъдим ителә.

Әлеге качу Һиҗрә дип аталган һәм пәйгамбәр (сгв) тормышында борылыш ноктасы булып тора. Мәккәдә чакта аның (сгв) берничә сәхабәсе була. Мәдинәдә алар арта һәм тиздән ул (сгв) шундый зур йогынтыга ия була башлый ки, фактта ул абсолют җитәкчегә әйләнә. Алдагы берничә ел дәвамында, Мөхәммәд (сгв) артыннан иярүчеләр шактый тиз күбәя барган дәвердә, Мәдинә белән Мәккә арасында берничә сугыш булып уза. Әлеге сугыш 630 нчы елда Мөхәммәд (сгв) Мәккәгә җиңүче буларак әйләнеп кайткач кына тәмамлана. Гомеренең калган ике ярым елында ул (сгв) гарәп кабиләләренең яңа дингә күчүләренә шаһит була. Бу дөньядан китү вакытына инде, ягъни 632 нче елга, ул (сгв) бөтен Көньяк Гарәбстанның  җитәкчесенә әйләнгән була.

Гарәбстанның бәдәвиләре явыз сугышчылар дигән сыйфаты белән дан казанган була. Ләкин алар аз санлы була; өстәвенә үзләренә бердәмлек тә җитми, үзара канкойгыч көрәшләреннән дә арган-талган булалар, шулай ук төньяктагы утрак тормышлы, игенчелек белән шөгыльләнүче патшалыкларның зур гаскәрләре белән чагыштырырлык та булмыйлар. Ләкин, Мөхәммәд (сгв) тарафыннан тарихта беренче тапкыр берләштерелеп һәм бердәнбер хак Аллаһка ялкынлы ышанулары белән рухланып, әлеге аз санлы гарәпләр гаскәре кешелек тарихындагы гаҗәеп яулап алуларга керешә. Гарәбстанның төньяк-көнчыгышына таба Сасанидларның зур Яңа Фарсы империясе, ә төньяк-көнбатыш юнәлештә Византия яки икенче төрле Көнчыгыш Рим империясе (үзәге — Константинополь) урнашкан була. Сан ягыннан гарәпләр дошманнарына караганда, чагыштыргысыз дәрәҗәдә аз исәпләнә. Яу кырында исә бу киресенчә кебек тоела, һәм рухланган гарәпләр бөтен Месопотамия, Сүрия һәм Фәләстин җирләрен тиз арада яулап ала. 642 нче елга Мисыр Византия империясеннән тартып алынган, бу вакытта 637 нче елгы Кадисийәдәге һәм 642 нче елгы Нәһәвәндтәге төп көрәшләрдә фарсы гаскәрләре җимерелгән. Ләкин  әлеге гаҗәеп зур яулаулар да (шуны да әйтергә кирәк: алар барысы да Мөхәммәднең (сгв) иң якын дуслары һәм сәхабәләре Әбү Бәкер һәм Гомәр ибн әл-Хәттаб җитәкчелегендә алып барылган) гарәпләр үсешенең ахыргы ноктасы буларак билгеләнми. 711 нче елга гарәп гаскәрләре Төньяк Африка аша Атлантик океанга таба җирләрне тулысынча яулый. Аннан алар төньякка борыла һәм, Гибралтар бугазын кичеп, Испаниядәге вестготлар патшалыгына һөҗүм итә һәм аны да тар-мар итә.

Беренче карашка, мөселманнар бөтен христиан Ауропасын җимергән кебек тоелырга мөмкин. Әмма 732 елда мәшһүр Пуатье янындагы сугышта Франция үзәгенә үтеп кергән мөселманнар армиясе ахыр чиктә франклар тарафыннан җиңелә. Моңа карамастан, сугышлар аз булган гасырда, әлеге бәдәви кавем кешеләре, пәйгамбәр (сгв) сүзе белән рухланып, Һиндстан чикләреннән алып Атлантик океанга кадәр сузылган, аңарчы дөньядагы иң зур булган империяне тар-мар итә. Һәм гарәп гаскәрләре яулап алган һәр җирдә ахыр чиктә яңа дингә күпләп күчү күзәтелә.

Әлеге яулауларның барысы да хәзерге вакытка кадәр сакланмаган. Фарсылар, гәрчә алар пәйгамбәр (сгв) динендә булуларына карамастан, үзләренә гарәпләрдән бәйсезлекне кайтарды. Шулай ук Испания дә җиде гасырдан артык сугышлардан соң бөтен ярымутрауны кире кайтаруга иреште. Әмма Месопотамия белән Мисыр, борынгы цивилизацияләрнең ике бишеге, Төньяк Африканың эчке яры буларак гарәпләрнеке булып калды.

Яңа дин, әлбәттә, узган гасырларда да мөселманнар иң әүвәл яулап алган җирләрдән тыш та ерак киңлекләрдә таралуын дәвам итте. Бүгенге көндә Африка һәм Үзәк Азиядә исламның уннарча миллион, Пакистан һәм төньяк Һиндстан белән Индонезиядә тагын да күбрәк тарафдарлары исәпләнә. Индонезиядә яңа дин берләштерүче факторын үтәде. Һиндстан субконтинентында исә мөселманнар белән индуистлар арасындагы конфликт әлегәчә берләшүгә комачаулый торган төп каршылык булып тора.

Шулай итеп, Мөхәммәднең (сгв) кешелек тарихына тулаем йогынтысын ничек бәяләргә була соң? Бүтән диннәр кебек үк ислам да аны кабул итүчеләр тормышына гаять зур йогынты ясаган. Шул сәбәпле, дөньядагы иң эре диннәрне нигезләүчеләрнең барысы да бу китапта аерым урынны били. Христианнар мөселманнарга караганда дөньяда ике тапкырга диярлек артык булганлыктан, башлыча Мөхәммәднең Гайсәгә караганда югарырак урнашуы сәер тоелырга мөмкин. Әлеге карар ике принципиаль сәбәп белән кабул ителде. Беренчедән, Мөхәммәднең (сгв) ислам үсешендә уйнаган роле Гайсәнең христиан дине үсешендә уйнаган роленә караганда күпкә мөһимрәк. Гәрчә Гайсә христианлыкның төп этик һәм әхлакый күрсәтмәләре өчен җаваплы булса да, христиан теологиясен нигезләүче, аның принципиаль өндәүчесе һәм Яңа Гаһеднең зур өлешенең авторы Изге Павел икәне билгеле.

© www.hurriyet.com.tr

© www.hurriyet.com.tr

Мөхәммәд (сгв) исә икесе өчен дә: ислам теологиясе өчен дә, аның төп этик һәм әхлакый принциплары өчен дә җаваплы. Өстәвенә ул (сгв) яңа дингә өндәүдә һәм исламның гамәлдә үтәлүен тәртипкә салуда төп рольне башкарган. Моннан тыш ул (сгв) мөселманнарның изге китабы – Коръәннең авторы, бу Мөхәммәд (сгв) гыйбарәләр җыелмасы[2] һәм ул аларны Аллаһтан иңдерелгән дип кабул иткән. Әлеге телдән әйтелгән гыйбарәләр Мөхәммәд (сгв) исән чагында теркәлеп барылган һәм аның үлеменнән соң озак та үтми авторитетлы формада бер китап буларак тупланган. Шулай итеп Коръән Мөхәммәд (сгв) фикерләрен һәм өйрәтүләрен чагылдыра һәм нигездә аның төгәл сүзләре булып тора. Христос өйрәтүләрен үз эченә алган шул дәрәҗәдә җентекле бер генә тупланма да сакланып калмаган. Мөселманнар өчен Коръән христианнарга Библия кебек мөһим булганга, Мөхәммәднең (сгв) кешелек дөньясына Коръән аша йогынтысы ифрат көчле булган. Мөгаен, Мөхәммәднең (сгв) исламга чагыштырмача йогынтысы Гайсә белән Изге Павелның христианлыкка булган гомуми тәэсиреннән зуррак та булгандыр. Дини күзлектән генә караганда, Мөхәммәд (сгв) кешелек тарихында Гайсә шикелле йогынты ясаган дип фараз кылырга кала.

Өстәвенә, Мөхәммәд (сгв) (Гайсәдән аермалы буларак) дини лидер булу белән бергә дөньяви лидер да булган. Чынлыкта, гарәп яулауларының артында торган этәргеч көч буларак, ул тарихтагы иң көчле сәяси лидер сыйфатында да югары урынны биләрлек дәрәҗәдә.

Күп кенә мөһим тарихи вакыйгаларны күзәтүдән чыгып, шуны әйтергә мөмкин: алар котылгысыз һәм бернинди сәяси лидердан башка да булган булыр иде. Мәсәлән, Көньяк Америка колонияләре, Симон Боливар  беркайчан яшәмәгән булса да, мөгаен, Испаниядән бәйсезлеккә ирешер иде. Ләкин гарәп яулаулары хакында болай әйтеп булмый. Мөхәммәдкә (сгв) кадәр моңа охшаш берни дә күзәтелми, һәм бу яулауларның аңардан башка булу ихтималлыгына ышанырлык сәбәп тә юк. Кешелек тарихында моның белән чагыштырырлык бердәнбер яулаулар буларак XIII нче гасырдагы монгол яулауларын гына телгә алырга мөмкин, беренче чиратта, Чыңгыз хан йогынтысы аркасында. Гәрчә ул яулап алулар гарәпләрнеке белән чагыштырганда күпкә колачлырак булуына карамастан, тотрыклы була алмады, һәм бүгенге көндә монголлар янәдән Чыңгыз ханга кадәр булган җирләрне генә били.

Бу гарәп яулауларыннан нык аерыла. Гыйрактан алып Мароккога кадәр сузылган гарәп халыкларының тулы бер чылбыры исламга ышанулары белән генә түгел, ә бәлки, шулай ук гарәп теле, тарихы һәм мәдәнияте белән дә бәйләнгән. Коръән – исламның үзәге һәм аның гарәп телендә язылуы, мөгаен, гарәп телен үзара аңлашылмый торган диалектларга таркалуны булдырмый торган бер сәбәптер. Башка очракта исә бу күренеш узган унөч гасыр дәвамында булырга бик мөмкин иде. Әлбәттә, гарәп дәүләтләре арасында аерымлыклар бар һәм алар сизелмәслек түгел, әмма өлешчә аерылу хәзер дә саклана торган бердәмлекнең әһәмиятле элементларына күз йомуга сәбәп була алмый. Мисал өчен, Иран да, Индонезия дә – икесе дә нефть чыгара торган һәм ислам динендә булган дәүләтләр, 1973-1974 кышында нефть эмбаргосына кушылмадылар. Барлык гарәп дәүләтләренең һәм бары тик гарәп дәүләтләренең генә эмбаргода катнашулары очраклы түгел.

Шулай итеп, без VII нче гасырдагы яулауларның бүгенге көнгәчә кешелек тарихында мөһим роль уйнавын күрәбез. Бу дөньяви һәм дини йогынтыларның кабатланмас кушылмасы, һәм әлеге факт Мөхәммәдне (сгв) кешелек тарихына иң зур йогынты  ясаган  шәхес буларак бәяләргә хокук бирә.

Искәрмәләр (тәрҗемәчедән)

[1]  (сгв) — тәрҗемәче тарафыннан кертелде.

[2] Тәрҗемәдә автор (Майкл Харт) карашы оригиналдагыча сакланылды.

Чыганак

Michael M. Hart. The 100: a ranking of the most influential  persons in history. (Майкл Харт. 100: тарихтагы иң зур йогынты ясаган шәхесләр исемлеге.) – А Citadel Press Book. — Carol Publishing Group Edition — 1993.

Динара Мөбәрәкҗанова тәрҗемәсе

фото: livehdwallpaper.com, islamforchristians.com,