
Тел белгече Николас Эванс Австралиянең җирле телләре, аларның уникаль туганлык системасы һәм монолингвизм проблемасы хакында сөйли Австралия телләре гаиләсенә Австралиядә яшәүче теләсә нинди җирле халыкларның телләрен кертәләр. Австралияне һәм Яңа Гвинеяне бүлә торган Торрес бугазы телләре бүленеше генә сорау уята. Анда ике телдә: папуасс телләренә керә торган — мериам-мир, һәм австралия телләре гаиләсенә керә торган, … Тулысынча

Су – яшәү чыганагы, сусауны басучы, тәнгә җиңеллек бирүче эчемлек ул. Ләкин чиста, эчәргә яраклы булган су кыйммәтле һәм еш кына дефицит әйбер икән шул. Дөньяда 800 миллионга якын кеше чиста суга тилмерә. Нишләп шулай соң? Үзебез эчә торган су чыннан да эчәргә яраклымы соң? Миа Накамулли шул хакта бәян итә. _________________________________________________________________ Текст «Мин татарча … Тулысынча

Мароккога (Мәгърибкә) без олы бер төркем белән килдек. Кайсыбыз кайдан иде: бер өлешебез гарәп телен Казанда я университетта, я курсларга йөреп өйрәнүчеләр, икенче өлеше – Мәскәү һәм Петербург югары белем йортларыннан килүчеләр, өченчесе – Казакъстанлы дусларыбыз һәм инде калганнары – Әрмәнстандагы Ереван университеты вәкилләре, җитмәсә, Пятигорскида укучы ягымлы балкар һәм күптәннән гаиләсе белән Түмәнгә күченеп, … Тулысынча

Рус телендә – Отрубевидный (разноцветный) лишай. Латин телендә – Pityriasis versicolor, альтернатив исем – Tinea versicolor. Көрпәләнүчән тимрәү, шул ук «күптөсле тимрәү» дип тә әйтелгән тире чире – безнең киңлектә очраган кератомикозларның бердән-бере. Кертомикозлар рәтенә эпидермисның мөгезчә матдәле катламын гөмбәчекләр үрчеп зарарлаган очраклар керә. Көрпәләнүчән тимрәү – тирене ялкынсындырмыйча гына зарарлаган гөмбәчекле авыру. Бу чир чыганагы – Malassezia … Тулысынча

Килеп җиттек. «Сөт әчеде һәм оешты» дигән җөмләнең нәрсә белдергәнен аңламый торган шәһәр балалары буыны үсеп җитте. Гомере буена бер тапкыр да сөтнең бераз җылынган плитәдә үтәкүренмәле күпертмәле сыекчага ничек әверелүен күргәннәре юк. Моңа TetraPak ширкәте эшләгән стерильләштергән һәм асептик төргәкләү гаепле. Стерильләштерү — сөтне 100С тан югарырак температурада җылыту — авыруга сәбәп булган һәм … Тулысынча

Кешеләрне борын-борыннан без Галәмдә ялгызмы, юкмы дигән сорау борчыган. Борынгы диннәр тереклек Җирдә генә түгел, ә Галәмдә дә киң таралган күренеш дип өйрәткән, шунлыктан күпчелек очракта бу мәсьәләгә карата оптимистик караш хөкем сөргән. Гасырлар узу белән бу карашларга фәнни төсмер керә башлый. Әйтик, Фалес, Анаксагор, Эпикур, Лукреций Кар, Дж. Бруно кебек фәлсәфәчеләр тереклек итү өчен … Тулысынча

Мәктәптә укыганнан бирле математика белән дуслаша алмыйсызмы? Яки саннар, математика тигезләмәләре һ.б. сезгә авыр биреләме? Ә моның сәбәбе нәрсә, акылдамы? Ихтимал, бу вәзгыятьнең сәбәбе «дискалькулия», ягъни математиканы өйрәнү авырлыгыдыр. «Дискалькулия» термины 1940-елларда барлыкка килә, ләкин чех тикшеренүчесе Вадислав Коскның 1974 елдагы тикшеренүләренә кадәр тулысынча билгеләнә алмый. Әлеге хасталык балаларның 5 процентында очрарга мөмкин. Мәктәп балаларында беренче … Тулысынча

Русча-татарча биология терминнары сүзлеге 1972 елда дөнья күргән. 45 ел элек бастырылган булса да, ул билгеле дәрәҗәдә һаман актуаль булып кала. Өстәвенә, татар фәнни терминнарының үсешен өйрәнгән очракта, һәрбер сүзлек кадерле. Моны истә тотып, без аны сканладык һәм интернетка урнаштырдык. Китапның авторлар коллективы: Руфил Минибаев, Рәүф Гилдеев, Рәбигә Фәйзрахманова, Әдибә Гарифуллина, Илкам Макалеев, Нәҗия Бакиева, … Тулысынча