Каюм Насыйри теркәп калдырган бу табышмакларны дусларыгызга әйтсәгез, бик озак башларын кашып торырлар. Бөек мәгърифәтче теркәп калдырган акыл уеннары XXI гасырда сәеррәк һәм үзгәрәк яңгырый. Җавап табу өчен шул чор тормышын күзаллый алырга кирәк. 1. Дүрт татар, дүртесе дә бер тишеккә атар. (Сыер саву) 2. Бер тычканда ике койрык. (Чабата) 3. Әнә бара, эзе юк. (Көймә) … Тулысынча
татар дөньясы
1944 елның 25 августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә 11 татар яугире җәзалап үтерелә. Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил , Гариф Шабаев, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров. «Идел-Урал» легионында хезмәт иткән бу әсирләр «Алманиягә хыянәт иткән өчен» хөкем ителә. Сүз нинди хыянәт турында бара? Алар нинди легионда катнашкан? Әйдәгез, белгәннәребезне … Тулысынча
Безнең эрага кадәр III гасырдан алып б.э. V гасырына кадәрге чорда Иделдә ыруг-кабилә мөнәсәбәтләре таркалып сыйнфый җәмгыятькә күчеш бара. Б. э. VIII—IX гасырлары аралыгында Идел буенда ыруг берләшмәләре хасил була. Көнбатыш Чулман һәм Идел алдының көньяк өлешендә Идел-Чулман болгарлары кабилә берләшмәсе оеша. Болгар бабаларыбыз бу чорда ук чөйле язуга ия булалар. Мең ел дәверендә (б. э. … Тулысынча
Эшчәнлегенә төрледән-төрле бәя бирелгән, хәтта «музыка министры» дип тә йөртелгән бу шәхесебез милли классик сәнгать өчен ниләр эшләгән соң? Нәҗип Җиһановны XX гасыр татар музыка сәнгатенең иң зур эшлеклесе дип атыйлар. Аның киңкырлы һәм актив эшчәнлеге шундый бәя бирергә мөмкинлек тудыра. Татар музыкасы тарихының күп кенә әһәмиятле вакыйгалары Җиһанов исеме белән бәйле. Ул ярты гасырдан … Тулысынча
Татар милли педагогикасы (этнопедагогика) тарихының беренче чоры бик борынгыдан алып, б. э. кадәр III гасыр төрки кабиләләрендәге тәрбия чорын үз эченә ала. Бу чорга хас тәрбия тупланмасы төркиләрнең ышанулар җыелмасы, халык авыз иҗаты, музыкасы, сынлы гамәли сәнгате, гыйлемнәреннән тора. Күк һәм Җир улы Борынгы төркиләрне космогоник, ягъни дөнья яратылышы соравы бик күптәннән борчыган. Бу өлкәдә … Тулысынча
Татар мәгарифенең күп гасырлык тарихы бар. Мәгариф тарихын мәдәни мирасның мөһим бер өлеше итеп карарга кирәк. Татар милләтенең мәгариф тарихын тугыз чорга бүлеп өйрәнергә кирәктер дигән фикердә торабыз. Чөнки бу чорларда мәгариф үсешенең шактый аерылып тора торган үзенчәлекләре бар. Беренче чор (борынгыдан алып б. э. кадәр III гасыр). Ыруг-кабилә җәмгыяте тормышы һәм тәрбия башлангычы барлыкка … Тулысынча
Мөселман дөньясында күренекле галим булып саналган Ризаэддин Фәхреддин татар-башкорт халыклары өчен чын энциклопедист. Дини эшчәнлегеннән тыш, ул үзенең журналистика, әдәбият, педагогика өлкәсендә куйган хезмәтләре белән дә данлыклы. Риза казый — педагог аерым игътибарга лаек. Эш шунда ки, аның идеяләре һәм үз вакытында нәшер итеп калдырган тәрбияви әсәрләре бүген дә киң кулланылышта: ел саен Риза Фәхреддин … Тулысынча
Сәгыйть Хәлфин — мәгърифәтче, I Казан ирләр гимназиясенең татар теле укытучысы, атаклы Хәлфиннәр нәселенең башы. 1767 елда император закон чыгару комиссиясенә (Уложенная комиссия) Казанның Иске һәм Яңа татар бистәләреннән депутат булып сайлана. Екатерина II махсус боерыгы буенча 1769 елда I Казан гимназиясендә көнчыгыш телләрен белүче түрәләр әзерләү максаты белән татар классы ачыла. Татар теле укытучысы … Тулысынча
Татар тарих фәненә нигез салучы кем? Чын мәгънәсендә бөек дин әһеле һәм фән эшлеклесе булган Шиһабетдин Мәрҗани милли тарих белеменә беренче нигез ташларын салса, бу эшне инде чын галим буларак нәкъ менә Гайнетдин Әхмәров башлады. Тарихчы, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Гайнетдин Нәҗметдин улы Әхмәров 1864 елда Казан губернасының Зөя өязе Наратлы авылында дөньяга килә. … Тулысынча