Татар мәгарифенең күп гасырлык тарихы бар. Мәгариф тарихын мәдәни мирасның мөһим бер өлеше итеп карарга кирәк. Татар милләтенең мәгариф тарихын тугыз чорга бүлеп өйрәнергә кирәктер дигән фикердә торабыз. Чөнки бу чорларда мәгариф үсешенең шактый аерылып тора торган үзенчәлекләре бар.
Беренче чор (борынгыдан алып б. э. кадәр III гасыр). Ыруг-кабилә җәмгыяте тормышы һәм тәрбия башлангычы барлыкка килү.
Икенче чор (б. э. кадәр III гасырдан алып — б. э. V гасырына кадәр). Ыруг-кабилә җәмгыяте таркалып, сыйныфлы колбиләүчелек җәмгыятенә күчү башлана. Шушы шартларда тәрбиянең һәм мәгарифнең башлангычлары барлыкка килә.
Өченче чор (б. э. V—VIII гасырлары). Урта Иделдә болгарларның Идел-Кама ыруг берләшмәсе оеша. Болгарларның да дәүләт башлангычлары барлыкка килә. Мәгариф тупланмасы халыкларның Бөек күчеш эпохасы тәәсире белән бәйле.
Дүртенче чор (IX—XIII гасырлар) мәгарифнең Болгар ханлыгы оешу һәм аның чәчәк ату чоры белән бәйле. Болгар ханлыгында дәүләт дине буларак ислам дине кабул ителү, гарәп графикасы һәм гарәп-фарсы мәдәнияте йогынтысы белән бәяләнә.
Бишенче чор (XIII—XV гасырлар) — монгол явының Болгар ханлыгын җимерүе, Болгар милли тәрбия һәм мәгарифенең Алтын Урда җирлегендә үсеш алуы.
Алтынчы чор (XV гасырның икенче яртысыннан — XVI гасырның икенче яртысына кадәр) Казан ханлыгы оешу һәм анда мәгариф тупланмасы һәм тәрбиянең алга таба үсеше белән характерлана.
Җиденче чор (XVI гасыр уртасыннан — XIX гасырлар) Казан ханлыгының җимерелүе, Россия империясенә кушылуы һәм шушы руслаштыру, христианлаштыру сәясәте астында татар мәгарифе, тәрбиянең яшәве.
Сигезенче чор (XX гасыр, 1917—1987 еллар) яңа, күпмилләтле социалистик дәүләт — Советлар Союзы оешу һәм яшәү шартларында коммунистик тәрбия тупланмасы барлыкка килү. Шушы идеология астында татар мәгарифе һәм тәрбиясе яшәгән чор.
Тугызынчы чор (XX гасырның соңгы дистәсеннән бүгенге көннәргә кадәр) 1990 елардан үз башлангычын ала. Россия Федерациясе составында яңа капиталистик мөнәсәбәтләрне торгызып, яңа хосусый милеккә корылган базар икътисады шартларында татар милли мәгарифе һәм тәрбиясе чоры.
Рәфис Шәймәрданов, Әнвәр Хуҗиәхмәтов тексты
библиографик мәгълүмат: Шәймәрдәнов Р.Х. Татар милли педагогикасы / Р.Х. Шәймәрданов, Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. – Казан : Мәгариф, 2007. – 196 – 245 Б.
иллюстрация: Рәшид Сафиуллинның «Иске татар бистәсе» картинасы