Һипатия — антик чор азагында яшәгән иң нәтиҗәле галимнәрнең берсе, ирек даулап чыккан беренче хатын-кыз, тарихта билгеле булган беренче хатын-кыз математик. Аның фаҗигале төстә һәлак булуы Рим империясенең тәмам христианлашуын, «Мәҗүсиләр фәлсәфәсе» чорына нокта куелуын аңлаткан. Ул Искәндәрияле Теонның кызы булган. Һипатия Рим империясе акрынлап җимерелә башлаган катлаулы чорда яши. Әлеге чорда гомуми белем дәрәҗәсе … Тулысынча
математика
Бүгенге чорнын иң популяр технологияләренең берсе булып саналган айфон яки айпадларның артында сурәтләнгән «apple» (алма) эмблемасының Алан Тьюринг истәлегенә белән бәйле була алганын белә идегезме? Алан Мэтисон Тьюринг — инглиз математигы, программист һәм кодлаучы (шифрлаучы). Ул Икенче дөнья сугышы вакытында үзе иҗат иткән «Bombe» исемле җиһазда кодларны «җимерү» ысулларын эшкәртә. Нәтиҗәдә, ул «Энигма» шифраторын ватып … Тулысынча
Каюм Насыйри язган күпсанлы хезмәтләр арасында хисап дәреслеге дә бар. Бер гасыр элек балаларны санарга, кушарга, тапкырларга-бүләргә ничек өйрәткәннәр соң? Әлбәттә, ул чордагы ысуллар белән бүгенге заманда кабул ителгән методика арасында күп аермалар бар. Ләкин шулай да охшаш һәм хәтта кабатлана торган яклар да юк түгел. Игътибарыгызга Насыйриның хисап дәреслегеннән мәсьәләләр тәкъдим итәбез. Сез укыгандагы … Тулысынча
Нольгә бүләргә ярамый икәнен барыбыз да беләбез. Әмма ни өчен бу гамәл тыелган соң? Башлангыч сыйныфта укыганда, күпләрнең башында шундый сорау барлыкка килгәндер. Эш шунда ки, арифметикадагы дүрт гамәл – кушу, алу, тапкырлау һәм бүлү – тигез хокуклы гамәлләр түгел. Математиклар чын гамәлләр дип боларның икесен генә – кушу белән тапкырлауны гына таный. Бу операцияләр … Тулысынча
Комбинаторика фәнендә Дирихле мәсләге дип билгеле бер шартларда объектлар («куяннар») һәм контейнерлар («читлек») арасында элемтә кору принцибын атыйлар. Алман матемагы Иоһанн Петер Густав Лежён Дирихле әлеге мәсләген 1834 елда төзегән. Инглиз телендә һәм башка кайбер телләрдә бу кагыйдә «күгәрчен һәм әрҗәләр» мәсләге буларак та билгеле, бу очракта объект сыйфатында күгәрченнәр, ә контейнер ролендә әрҗәләр катнаша. … Тулысынча
Шрөдингер исеме фәнни медиада иң күп яңгырый торганнардан. Күрәсең, аның мәче белән эшләнгән уйланма тәҗрибәсе шулкадәр кызыклы һәм популярдыр. 20 гасырның иң атаклы физикларының берсе Эрвин Шрөдингер нинди кеше булган соң? Ни өчен шулкадәр танылган? Эрвин Рудольф Йозеф Александр Шрөдингер (Шрёдингер дип тә языла, 12 август 1887 – 4 гыйнвар 1961). Австрия физигы, теоретик, квантлар … Тулысынча
Математик Игорь Петров Галәмнең киңәюе, модель буенча эшләнгән мәсьәләләр һәм нефть чыгару буенча чыгымнарны оптимальләштерү турында сөйли. Суперсанаклар бөтен дөнья буенча киң таралган. Бүгенге көндә мондый санаклар булдыру һәм эшләп чыгару өлкәсендә Америка, Япония һәм Кытай тикшеренүчеләре әйдәп баралар. Соңгы вакытта мәгълүматны гаҗәеп тизлек белән эшкәртә ала торган экзафлоп компьютерлар турында сөйли башладылар. Ләкин иң … Тулысынча
Ислам галимнәре дөнья фәннәре үсешенә зур өлеш керткән. Мәсәлән, Әбү Гали ибн Синаның (Әбүгалисина, 980-1037) «Тыйб белеме канун»ы ислам дөньясында гына түгел, ә бөтен Аурупада медицинаның нигезе булып саналган. Моңа иң ачык дәлил булып, әлеге китапның 600 елдан артык Аурупа университетларында уку әсбабы булып хезмәт итүе тора. Моңардан тыш, Әбүгалисина 29 төрле фән өлкәсендәге ачышлар авторы. … Тулысынча
Австрияле Эрвин Шрөдингер — даны бөтен дөньяга таралган физик. Ә инде аның мәчесе турында белмәгән кеше юктыр. Мәче белән гаҗәеп тәҗрибә башкарган дип әйтәбез аның турында. Ә бит чынлыкта ул бу койрыклы җан иясе белән берни дә эшләмәгән. Квант механикасына нигез салучыларның берсе беркайчан да кылмаган гамәле аркасында дан тота. Ничек килеп чыккан соң бу? … Тулысынча