Кояш турында меңләгән шигырь, җыр, әкият һәм риваятьләр чыгарылган. Фәнни ачышларның күплеге аркасында Кояш белән бәйле фәнни мифлар да барлыкка килгән. «Гыйлем» сәхифәсе сезгә «Постнаука» проектының Кояш хакындагы төрле карашларның килеп чыгу сәбәпләре аңлатылган мәкаләсенең тәрҗемәсен тәкъдим итә. Кояшта су юк Бу дөрес түгел. Билгеле, Кояшта су бар дигән сүз бик сәер яңгырый, ләкин шулай … Тулысынча
астрономия
Ел фасылларының алышынуы ниндидер могҗиза түгел, теләсәң дә, теләмәсәң дә, кыштан соң яз, яз артыннан җәй, ә аннары көз киләчәк. Шулай булса да, беренче карны, беренче яшел үләннәр белән яфрак-чәчәкләрне, ниндидер чиктән тыш гаҗәеп нәрсә күргән сыман, фотога төшерү һәм Instagram’ны шулар белән тутыру традициягә әйләнде сыман. Сүз уңаеннан, һәр ел фасылының үз “фәне” бар … Тулысынча
Календарьнең иң кыска ае булып февраль ае кала бирә. Дүрт елга бер генә бу айга тагын бер көн өстәлә, анысы да шул көнне дөньяга килүчеләрдән башка беркемне дә сөендерми. Барлык башка айлар арасында да февраль ае иң соңгысы булып барлыкка килгән. Нигә мондый гаделсезлек килеп чыккан соң? Бүгенге календарь григориан тәкъвиме нигезендә төзелгән. Ул исә … Тулысынча
Җирдән 39 яктылык елы ераклыгында 7 экзопланетадан торган йолдыз системасы табылды. Кызыл кәрләләр төркеменә керә торган TRAPPIST-1 исемле салкын йолдыз тирәсендә 7 планета әйләнә. Астрономнар бу системаның 3 әгъзасы табылуын узган елда ук хәбәр иткәннәр иде, хәзер исә тагын 4 планетаның барлыгы расланды. Ачышка җитди карарга кирәк: йолдыз һәм аның планеталарының чынлыгын бик көчле телескоплар ярдәмендә … Тулысынча
Астрономнар бу вакыйганы – яңа гына төзелгән телескопның күк җисемнәре артыннан күзәтү башлавын – беренче яктылык дип атыйлар. Бу һәр җиһаз өчен дә бик мөһим санала. Ә инде берничә миллион доллар торучы катлаулы җиһазлар өчен хәтта дөньяның беренче йөзләрен чакырып, тәкъдим итү тантаналары да оештырыла. Әмма 2013 нче елны җәйге төнендә Солт-Лейк-Ситида беркем дә … Тулысынча
Гомәр Хәйям — Көнчыгышта туып үскән иң нәтиҗәле галимнәрнең берсе. Ул 1048 нче елның 18 нче маенда Иранда дөньяга килә. Ул шагыйрь, математик һәм фәлсәфәче буларак билгеле. Гомәр, әтисенең һөнәре буенча, чатыр (палатка) җитештереп чыгаручы мәгънәсендәге «Хәйям» кушаматын ала. Хәзер Истанбул шәһәренең бер районына да шул исем бирелгән. Хәйям календаре 1079 нчы елның 21 нче … Тулысынча
Бөек астроном, астрофизик, фәнне популярлаштыруга зур өлеш керткән мәгърифәтче Карл Саган (Сейгэн) 1990 елда «Вояджер – 1» зонды төшергән фотоны «Тонык зәңгәр нокта» дип атаган. Бу фотода Җирнең зурлыгы 0,12 пиксельдән дә артмый. Галим бу күренештән илһамланып, тулы бер китап яза. Аның гаҗәеп кечкенә Җир һәм анда яшәп, үзен Галәмнең үзәге дип санаган кешелек турында … Тулысынча
Төгәл 50 ел элек, 1967 елның 27 гыйнварында, Америка Кушма Штатлары, Бөекбритания һәм Советлар берлеге «Галәм фәзасын, шул исәптән, Ай һәм башка галәми җисемнәрне өйрәнү һәм куллану буенча эшчәнлекнең принциплары турында килешү» төзиләр. Бу озын һәм күңелсез исемле документ халыкара галәми хокукның нигезен тәшкил итәләр. Бүгенгесе көндә аңа 100дән артык дәүләт кул куйды. Документның 1 … Тулысынча
Астрономия болгар-татарларга ник кирәк булган? Ислам дине әлеге борынгы фәннең үсешенә нинди этәргеч биргән? Бабаларыбыз астрономик гыйлемне ничек туплаган, саклаган һәм тапшырган? Әлеге сорауларга атаклы татар язучы—фантасты Адлер ага Тимергалинның язмасында җавап таба аласыз. Татар халкының борынгы бабалары Идел буенда төзегән Болгар дәүләтендә (IX – XV йөзнең беренче яртысы) астрономия фәненең ныклы тамыр җибәргән … Тулысынча
Һипатия — антик чор азагында яшәгән иң нәтиҗәле галимнәрнең берсе, ирек даулап чыккан беренче хатын-кыз, тарихта билгеле булган беренче хатын-кыз математик. Аның фаҗигале төстә һәлак булуы Рим империясенең тәмам христианлашуын, «Мәҗүсиләр фәлсәфәсе» чорына нокта куелуын аңлаткан. Ул Искәндәрияле Теонның кызы булган. Һипатия Рим империясе акрынлап җимерелә башлаган катлаулы чорда яши. Әлеге чорда гомуми белем дәрәҗәсе … Тулысынча