Астрономия болгар-татарларга ник кирәк булган? Ислам дине әлеге борынгы фәннең үсешенә нинди этәргеч биргән? Бабаларыбыз астрономик гыйлемне ничек туплаган, саклаган һәм тапшырган? Әлеге сорауларга атаклы татар язучы—фантасты Адлер ага Тимергалинның язмасында җавап таба аласыз.
Татар халкының борынгы бабалары Идел буенда төзегән Болгар дәүләтендә (IX – XV йөзнең беренче яртысы) астрономия фәненең ныклы тамыр җибәргән булуы тарихи чыганакларда ачык чагылыш таба. Шунысы шөбһәсез: монда астрономия зарури тормыш ихтыяҗлары аркасында барлыкка килгән. Болгар Йорты 922 нче елда рәсми рәвештә Ислам динен кабул иткәннән соң, дин тотучыларга һәм, бигрәк тә, дин әһелләренә, моңарчы практикада очрамаган гамәли мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә. Ислам дине туган гарәп илләрендә, экваторга якынрак булулары сәбәпле, көн белән төн озынлыклары арасындагы аерма бездәге кебек күзгә ташланмый, эңгер-меңгер вакыты кыскарак һәм төннәр караңгырак була. Шуңа күрә монда кичен яңа туган Ай урагын күреп алу һәм «неомения» мизгелен билгеләү җиңелрәк. Ә календарь ай исәбе шул мизгелдән башлана һәм, әйтик, уразага керү көне дә аныкланган була. Көньяк географик киңлекләрдә дин таләп иткән биш вакыт намаз вакытларын билгеләү ансатрак, вакыт агымы да бертөрлерәк, даимирәк булып тоемлана, безнең яклардагы кебек җәйге иң кыска төннәр чорында ястү һәм иртәнге намазлар арасындагы вакыт (кичке шәфәкъ сүнеп, таң яктылыгы җәелгәнгә кадәр булган вакыт, ягъни астрономик эңгер-меңгер вакытлар арасы) ул кадәр кыска түгел һәм мөселманнарга йоклап ял итәрлек ара кала. Хәлбуки, Болгар мөәзиннәренең шушы ике намаз вакытын бутаулары ислам дине рәсмиләштерелгән елны ук мәгълүм була һәм Болгарга килгән гарәп илчелегенең сәркатибе Ибн Фадлан үзенең тәфсилле юлъязмасында бу фактны теркәп куярга онытмый. Икенчедән, Болгар җирендә җәйге көннәрнең озынлыгы 17 сәгатькә җитүе сәбәпле, рамазан ае шушы чорга туры килгән елларда ураза тоту физиологик яктан аеруча кыенлык тудырган, һәм төгәл вакыт исәбенең әһәмияте тагын да арткан. Дөрес, ул заманнарда хәзерге кебек сәгатьләр булмаган, вакытны вертикаль (текә) утыртылган казыкның (гномон) күләгәсенә һәм күктәге Кояшның биеклегенә, ә төннәрен Зур Җидегән чүмеченең торышына карап чамалаганнар.
Шуңа күрә XIV гасырда Болгарда яшәгән мөнәҗҗим (астроном) Мәсгуд әл-Болгариның, астрономия кораллары кулланып, намаз вакытларын ачыклау белән шөгыльләнүе бик табигый, чөнки моны тормыш ихтыяҗлары таләп иткән. Мәсгуд әл-Болгариның нинди кораллардан һәм әсбаплардан файдалануын анык белмәсәк тә, без шул чордагы фәнни әдәбият буенча аларны күз алдына китерә алабыз.
Мәшһүр Птоломейның (II гасыр) энциклопедик хезмәте «Альмагест» (әл-Мәҗистый) грек теленнән гарәпчәгә IX йөз башларында ук тәрҗемә ителә һәм соңынан гарәп галимнәре әл-Баттани (850 – 929), әл-Фараби (870 тирәсе – 950), Әбү Вафа (940 – 998), әл-Бируни (973 – 1050) һәм башкалар тарафыннан тулыландырыла, аңа күпсанлы комментарийлар языла.
Әл-Фарабиның «Альмагест»ка шәрехләр китабы бу яктан аеруча игътибарга лаек. Аның китабында, мәсәлән, иң гади гномоннарны (микийас) куллану, котыпның биеклеген үлчәү ысуллары, күк яктырткычларының торышын үлчәү өчен «зат әлхалак» (армилляр сфера) дигән коралны ничек ясарга икәнлеге тәфсилләп аңлатыла.
Гомумән, Идел буенда Болгар дәүләтенең чәчәк ату чоры Шәрык илләрендә төрле фәннәр, шул исәптән астрономия бик нык алга киткән вакытларга туры килә. Сәбәбе гади. Нәкъ менә шушы чорда Болгарның гарәп илләре белән мәдәни һәм рухи элемтәләре ныгый, шунсыз Идел-Урал буйларында ислам бу кадәр тиз тарала алмаган булыр иде. Димәк, күпсанлы Болгар шәкертләре Шәрык илләрендә һәм Урта Азиядә укып белем алган булырга тиеш, ә туган илгә кайткач, алар яңа мәчет-мәдрәсәләр ачып, халык арасына мәгърифәт нуры чәчкәннәр. Гыйлем чыганагы – китапны алар, әлбәттә, гарәп илләреннән алып кайтканнар, күбесен күчереп язганнар.
Гарәп астрономиясенең казанышлары якын-тирә илләрдәге һәм хәтта ерак Көнбатыш Аурупадагы фән үсешенә дә көчле йогынты ясый. Моны дәлилләү өчен бүгенге астрономиядә йөзләрчә термин һәм атамаларының гарәпчәдән алынганлыгын әйтү дә җитә (азимут, Алголь, альмукантарат, Альтаир, Бетельгейзе, Вега, зенит, надир һ.б. бик күп сүзләр).
Тимерләнкнең (Аксак Тимер) оныгы, мәшһүр Олугбәк Сәмәрканд янында 1428 – 1429 елларда үзе төзеткән обсерваториядә гаять зур фәнни уңышлар казана. Аның обсерваториясе өч катлы түгәрәк бина рәвешендә төзелеп, 42,9 м радиуслы алыптай секстант, горизонталь түгәрәк һәм башка әсбаплар белән җиһазланган була. Олугбәк монда 1018 йолдызның гаҗәеп төгәл каталогын төзи.
Болгарларга, гарәп чыганакларыннан тыш, Йосыф Баласагуниның төрки телдәге «Кутадгу билиг» исемле поэмасы (XI гасырның икенче яртысы) мәгълүм булган дип уйларга кирәк. Бу поэмада, башка белемнәр белән беррәттән, Җиде планета (Кояш һәм Айны да кертеп) һәм унике зодиак йолдызлыгы телгә алына, ягъни астрономик мәгълүматлар дөньяви әдәбиятка да үтеп кергән була. «Борынгы төрки тел сүзлеге»ндә, — ә ул төрки телдәге кульязма китапларга нигезләнгән, — астрономиягә һәм календарьга нисбәтле атамалар һәм терминнар гадәттән тыш күп.
Болгар астрономнары алдында торган тагы бер практик мәсьәлә – мәчетләрнең кыйблага каратып төзү булган. Бу очракта да сферик астрономия башлангычларынннан хәбәрдарлык соралган. Ихтимал, болгар төзүчеләре компастан (кыйбланамә) файдалана белгәннәрдер. Шунысын да әйтеп китик, еш кына михрабны көньякка карату белән чикләнгәннәр, шуның аркасында, намаз укыганда туп-туры кәгъбәгә карау өчен мәчет идәнендә төгәл юнәлешне күрсәтә торган сызыклар сызарга да туры килгән булырга тиеш.
Болгар астрономнары, географик киңлек (Тимерказыкның биеклеге) үзгәрешен ачыклау, көн-төн озынлыкларын чагыштыру һәм, бик ихтимал, «ак төннәр» белән якыннан танышу, кышкы төннәрдә мәһабәт котып балкышларын күзәтү өчен төньякка 700 чакрымнарга сәяхәт иткәннәр (1135 елда Болгарга сәяхәт ясаган Әбү Хәмид әл-Әндәлүси хәбәре).
Әл-Фарабиның шәрехләр китабында бу мәсьәләләрнең күбесе теоретик яктан ныклап тикшерелә. Мәсәлән, 55 градус киңлектәге төбәкләрдә, ягъни безнең тирәләрдә, иң озын төннең 17, 15 сәгать булырга тиешлеге хисаплап бирелә. Аңарга 24 сәгатькә сузыла торган киңлекләр дә мәгълүм, ул котыпта көн белән төннең 6 шар ай дәвам итәргә тиешлеген дә белә.
Төньякка сәяхәт иткән болгар астрономнары менә шушы теоретик белемнәрне практикада тикшерә алганнар, ә ак төннәр һәм котып балкышы кебек күренешләр гарәп астрономнары өчен дә яңалык булган дип уйларга кирәк.
Вакытны әйберләрнең күләгәсенә карап исәпләүнең эзләре дини күрсәтмәләрдә безнең көннәргәчә килеп җиткәнлеген дә әйтеп китик. Мәсәлән, дин китапларында «икенде вакыты – һәр нәрсәнең күләгәсе, төш вакытындагы күләгәсеннән башка, үз озынлыгы кадәр ике өлеш озайганнан башлап Кояш тәмам баеп беткәнгә кадәр» дип күрсәтелә.
Адлер Тимергалин (1931 – 2013), татар язучысы, тәрҗемәче.