Астрономнар бу вакыйганы – яңа гына төзелгән телескопның күк җисемнәре артыннан күзәтү башлавын – беренче яктылык дип атыйлар. Бу һәр җиһаз өчен дә бик мөһим санала.
Ә инде берничә миллион доллар торучы катлаулы җиһазлар өчен хәтта дөньяның беренче йөзләрен чакырып, тәкъдим итү тантаналары да оештырыла. Әмма 2013 нче елны җәйге төнендә Солт-Лейк-Ситида беркем дә эчтәлекле сүзләр әйтеп шампан шәрабе бокалларын күтәрмәде. Тантанада бары бер кеше – 50 яшьлек Майк Клементс кына бар иде. Эш күлмәге һәм зәңгәр джинсы чалбардан гына, ул ачык кырда, гомеренең ике елын багышлаган телескоп янында басып тора иде.
Аның иҗат җимеше телескопны түгел, ә биеклеге 11 метр булган һәм авырлыгы 1,8 тонна тәшкил иткән бораулау җиһазын хәтерләтә иде. Жыела торган корыч кысаны күрше эретеп ябыштыручы эшләп биргән. 177 смлы көзге якынча 400 кг тәшкил иткән.
Майк – ерак юлга йөрүче шофер, ул физика белән дә, астрономия белән дә шөгыльләнмәгән, аның инженер белгечлеге дә юк. Ул хәтта конструкцияне төзегәндә сызымнар да ясамаган, бары тик туңдырмалардан калган агач таяклардан төзелгән модельгә карап кына эшләгән.
Уйлап кына карагыз – бу телескоп чыннан да эшләп китсә, ә Майк, дүрт метрлы баскыч буйлап менеп, объективтан карап, Җирдән 5000 яктылык елы ераклыгында нәрсә дә булса күрсә, ул берүзе генә дөньядагы иң зур телескопны төзегән конструктор буларак тарихка кереп калачак. 1845 нче елда бер Ирландия графы көзге диаметры 183 см тәшкил иткән телескоп төзегәне билгеле, әмма ул аны төзү өчен эшчеләр бригадасы яллый.
Телсез каласың
Майкның телескобында катлаулы туры китерү (наведение) системасы юк – аның нигезендә кулдан әйләндерелә торган зур өстәлгә охшаш түгәрәк металл диск. Майк аны кирәкле юнәлештә бора һәм велосипед руле ярдәмендә Аккош томанлыгына – Киек Каз юлының «йолдызлар бишегенә» төби.
«Үземнең телескобыма карагач, мин телсез калдым, — дип исенә төшерә Майк. – Андагы күренештән күңелем канатланды. Кечкенә якты йолдызлар күплеге чиксез томанлык киңлегендә җемелдәп яталар иде. Шул мизгелдә мин аны төзү өчен түгелгән көчнең юкка китмәвен аңладым».
Майкның кызыксынуы 1960 нчы елларда башлана. Бер заман әти-әнисе аны Лос-Анджелестагы Гриффит обсерваториясенә алып киләләр. Үзенең беренче «телескобын» Майк кул астындагы кораллардан – әтисенең күзлеге һәм бәдрәф кәгазе рулонының картон трубкасыннан ясый. 22 яшендә ул Санта-Мониканың Астрономия сөючеләр клубына керә. Йолдызлар артыннан күзәтергә яратучылар шәһәр утларыннан ераккарак, тауларга чыгып, үзләре белән алып килгән җиһазларны урнаштырып төнге күк буенча «сәяхәткә» чыга торган булганнар.
«Майк болай да гадәти булмаган клуб әгъзаларыннан аерылып тора иде», — дип сөйли, ул вакытта Калифорния технлогия институтында укыган Джошуа Рот. Ул Майкның чираттагы астрономия сөючеләр сессиясенә килеп, багажниктан 56 см көзгеле телескоп кисәкләрен тартып чыгаруын яхшы хәтерли. Гадәттә, һәвәскәрләр 25 смлы оптика белән чикләнә торган булганнар.
Зур телескоплар бик кыйммәт тора. Майк, профессорларның күңелсез лекцияләре вакытында яңа телескоп проектлары турында гына уйлый алганга күрә, Лос-Анджелестагы Калифорния университетында PhD-га укуны ташлый. Дуслары йөк машинасы йөртүчесе булып урнашырга тәкъдим иткәнче, күпмедер вакыт ул эшсез тора. Бу эш Майкка бик тә туры килә – хезмәт хакы да күп, Кояш системасының иң ерак почмакларын күрсәтерлек корал ясау турында хыялланыр өчен руль артында вакыт та бар.
«Һаббл»дан аз гына кечерәк
Майк, бер метр көзгеле телескоп төзеп, үз көченнән килгәнннеэ барын да эшли. Чагыштыру өчен: «Һаббл» ның көзге диаметры 240 см. Аннан зуррак оптика һәвәскәр астрономнар өчен мөмкин әйбер түгел. Әмма Майкка уңыш елмая – 2004 нче елда аңа ниндидер могҗизалы юл белән диаметры 177 см һәм калынлыгы 30 смлы көзге тапкан танышы шалтырата. Салкын сугыш елларында хөкүмәт аны шымчы-иярченнәрнең берсенә урнаштырмакчы булган, әмма көзгедә кителгән урын табыла да, аны кулланмыйча калдыралар.
Майк бу сатып алынган әйбернең күпме торганын әйтми, әмма бурычларын ике ел буе түләвен яшерми. Тагын алты ел калган өлешләрне сатып алуга китә. Бары тик 2012 нче ел башында гына ул төзелешкә керешә. Майк зур булмаган күпфатирлы йортта яши, күршеләр рөхсәте белән ул гаражны остаханәгә әверелдерә. Һәр якшәмбесен, ягъни бердәнбер ял көнен, 18 ел дәвамында ул җиң сызганып эшли – эсседә дә, салкында да, каты яңгырларда да.
Хыялын тормышка ашыру өчен Майкка күп киртәләр аша узарга туры килә, аларның күбесе логистика белән бәйле. «Мин телескоп төзеп кенә калмадым, — дип аңлата ул. – Миңа бу гаять зур җиһазны җыю һәм сүтү системасын булдырырга туры килде». 450 килограммлы кыса белән эшләү өчен ул аның инде күрәсен күргән пикабының фаркопына беркетелә торган зур булмаган кран төзи. 2х2 м үлчәмле, 600 кг авырлыктагы көзгегә ярашлы каркасны урнаштыру өчен, Майк эретеп ябыштыру һөнәрен үзләштерә. Ә көзге өстенә көмеш нитратыннан ясалган чагылдыручы түшәмә төшерү өчен – сәнәгать телескобы төзегәндә бәясе берничә мең долларга җитүче процедура бу – ул чүп үләннәре белән көрәшү өчен кулланыла торган гап-гади бөркегечне куллана.
Көзгене нигезгә беркетү куркынычсыз булсын өчен Майк өч метрлы агач терәк кыса ясый. Уйлап кына карагыз – бер ялгыш адым һәм Майкның хыяллары челперәмә килер иде. «Телескопны урнаштырганда берничә тапкыр куркудан йөрәгем туктый язды», — дип искә төшерә ул.
Майк төзегән телескопың беренче яктылыгын беркем бәйрәм итмәсә дә, астрономия өлкәсе белгечләре аның проектын игътибарсыз калдырмыйлар. АКШның Һавада йөзү һәм астронавтика милли музеенең өлкән хезмәткәре Дэвид Деворкин телескопны «искиткеч» дип атый. Көзге зурлыгы буенча ул «Һаббл»дан һәм ерак объектлар артыннан гына күзәтү өчен махсус төзелгән башка телескоплардан кечерәк булса да, ул һөнәри обсерваторияләр эшли алмаганны башкара: гади кешегә күккә карау мөмкинлеге бирә. «Галәмне туры үз күзләрем белән күзәтү, — дип сөйли Майк, — менә нәрсә өчен эшләдем мин моны».
Ул мөмкин кадәр күбрәк кеше чиксез томанлыкларны күрә алсын өчен телескобын бер урыннан икенче урынга күчерерлек итеп җиңеләйтмәкче була. Башта аңа махсус тагылма кирәк булачак – Майк аны булдыру өстендә эшли башлаган инде.
Белгеч киңәшләре
Джон Уэйс, Техас штаты Университетының җиһазлар җитештерү проектларын популярлаштыру буенча NASA белгече
Көзгеләр
Ике линза сатып алыгыз – фокус ераклыгы 20 см булган кабарынкы һәм фокус ераклыгы 5 см булган батынкы линзалар булсын. Батынкы линзаның диаметры кечерәк булырга тиеш.
Торба
Озынлыкны көйләү өчен эчке бүлеге чыгарыла торган документлар йөртә торган телескопик тубус табыгыз (аларны канцтовар кибетләрендә сатып алырга була). Линзалар дөрес фокуслашсын өчен, эчке һәм тышкы торбаларны 15,2 м озынлыкта кисегез.
Көзгеләрне беркетү
Диаметрлары торбаларга туры килерлек итеп картоннан түгәрәк кисегез. Картон дискларда линзаларны урнаштыру өчен урын ясагыз. Җилем ярдәмендә аларны картоннарга беркетегез.
Окуляр
Кече линзаны тубусның эчке бүлегенә урнаштырырга кирәк, ул окуляр ролен башкарачак. Зур линзаны зур диаметрлы бүлекнең ахырына кабарынкы ягын тышта калдырып ябыштырыгыз. Фоуслаштырганда окулярга карагыз һәм зур торбаны экренләп кенә, сурәт кискенләшкәнче әйләндерегез.
Көчлерәк телескоп ясау өчен кабарынкы линзаны зуррак фокуслы ераклык белән алыгыз. Бу арага 5 см өстәгез, аны икегә бүлегез һәм 1не кушыгыз. Сез ике линза арасында булырга тиешле ераклыкны табачаксыз, шул рәвешле сез тубусның озынлыгын көйли алачаксыз.
Джастин Нобель мәкаләсе
«Популярная механика» журналыннан Айсылу Кабирова тәрҗемәсе