
Ислам галимнәре дөнья фәннәре үсешенә зур өлеш керткән. Мәсәлән, Әбү Гали ибн Синаның (Әбүгалисина, 980-1037) «Тыйб белеме канун»ы ислам дөньясында гына түгел, ә бөтен Аурупада медицинаның нигезе булып саналган. Моңа иң ачык дәлил булып, әлеге китапның 600 елдан артык Аурупа университетларында уку әсбабы булып хезмәт итүе тора. Моңардан тыш, Әбүгалисина 29 төрле фән өлкәсендәге ачышлар авторы. … Тулысынча