Без сезнең өчен Кояш системасында баручы иң зур әһәмияткә ия булган алты күренешне җыйнадык. Әлеге күренешләрнең барлыкка килүе чыннан да бик тәэсирле һәм куркыныч! Без сезне галәм сәхнәсендә менә хәзер дә баручы, хәрәкәттәге искиткеч тамашага күз салырга һәм галәмнең бөтен нечкәлекләрен тоярга чакырабыз. Шуны онытмагыз: безнең йортыбыз искитмәле урында – галәмдә урнашкан, һәм анда баручы могъҗизалы тамашаны күрү өчен, безгәң бары күзләребезне күк киңлекләренә генә күтәрергә кирәк.
Сатурндагы гарасат
Гарасат Сатурнның Төньяк полюсында куба. Галимнәр фотосурәтләрне өйрәнгәннән соң, шундый нәтиҗәгә килгәннәр: көчле давылның диаметры 2011 чакрымга җитә, һәм, Җир үлчәмнәренә күчергәндә, бу Австралия материгының яртысын тәшкил итә дип исәпләнә.
Кояштагы протуберанецлар
Кояшның иң матур күренешләренең берсе – протуберанецлар. Кояштагы протуберанецлар – йолдызның магнит кыры тәэсирендә Кояш өстеннән күтәрелүче зур күләмдәге газ төеннәре.
Төньяк балкышының серпантиналары
Табигатьнең күк киңлекләрен могъҗизалы утлар белән яктыртучы үз искиткеч утлы тамашасы бар – ул төньяк балкышы. Котып (котып – полюс) балкышлары кояш җиленең Җир шары һава сүрүенең өске катламнары триллионлаган корылмалы кисәкчәләр белән бәрелеш ясап тору нәтиҗәсендә барлыкка килә.
Сатурндагы котып балкышы
Безнең планетабызны төньяк балкышы баручы бердәнбер “күк сәхнәсе” дип уйларга кирәкми. Поляр балкыш магнит сүрүе булган башка күп кенә планеталарда да үз гастрольләрен биреп тора. Әлеге тамашага билет алырга ашыгыгыз, чөнки ул күз явын алырлык булачак!
Зур Кызыл Тап
Юпитер планетасында менә инде аз дигәндә 340 ел дәвамында гигант зурлыктагы гарасат-антициклон – Зур Кызыл Тап “котыра”. Аның зурлыклары һәрдаим үзгәреп торалар, шуны истән чыгармаска кирәк: аның иңе 14 мең км һәм буе 40 мең кмга чаклы җитәргә мөмкин. Бу исә безнең планетабызның радиусын алты тапкыр салу дигән сүз!
Боҗралар хөкемдары — Сатурн
Сатурн планетасының боҗралары зурлыклары берничә миллиметрлар белән дистәләрчә километрлар арасында тирбәнүче миллиардлаган кисәкчәләрдән тора. Күп өлешләре су бозларыннан торучы әлеге боҗралар үз системаларына шулай ук галәм киңлекләрендә хәрәкәт итүче ташлы метеоридларны да тарта алалар.
Дилә Гарипова тәрҗемәсе
Это работает | Наука сәхифәсеннән