• Инфографика
  • Видеоязма
  • Сайланган язма
  • Мәкалә
  • Аудиоязма
  • Китап
Гыйлем
  • ТАРИХ
  • ФИЗИКА
  • ХИМИЯ
  • АСТРОНОМИЯ
  • ПСИХОЛОГИЯ
  • ҖӘМГЫЯТЬ
  • ТЕЛ
  • ӘДӘБИЯТ
  • ФӘЛСӘФӘ
  • БИОЛОГИЯ
  • ДИННӘР

Author: Айдар Шәйхи

Ренат Беккинның «Шәригать синең өчен» исемле китабыннан өзек тәкъдим итәбез. Әүвәл китапның үзе турында кыскача мәгълүмат. Бу китапны танылган ислам белгече 2006 елда ук язса да, аерым сәбәпләр аркасында, әсәр басылмый кала. Ниһаять, 2015 елда Казанда яңа эшли башлаган «Смена» нәшриятында ул дөнья күрде. «Шәригать синең өчен» китабы 6 әңгәмә-диалогтан тора. Алар мөселман хокукының (фикһның) … Тулысынча


Урта Идел буенда һәм Уралда яшәгән кайбер татар төркемнәренең халык тәкъвимендә (календарь) кышкы кояш торгынлыгы 25 нче декабрьдән алып 7 гыйнварга кадәрге вакытка туры килә. Керәшен татарларында бу вакытны Нардуган, яки шайтан туе дип атыйлар. «Нар» монгол теленнән кояш, ут, ялкын дигәнне аңлата, ә «дуган» –  туган дип тәрҗемә ителә. Шуңа күрә дә Нардуган бәйрәмен … Тулысынча


Көтелмәгән сәяси борылышларга, дөньякүләм сәяси һәм хәрби вәзгыятьнең кискенләшүенә китергән 2016 ел тәмамланды. Күпләр өчен ул күптөрле күңелсез вакыйгалар белән дә, киләчәккә гаҗәеп зур өмет белән карарга мөмкинлек тудырган яхшы хәбәрләр белән дә истә калыр. Фән тарихы өчен исә бу ел менә нинди булып истә калачак. Ел сүзе: пост-хакыйкать Оксфорд сүзлеге мөхәррияте 2016 елның ел … Тулысынча


Безне стресс белән идарә итәргә өйрәнергә кирәк дип ышандыралар. Стресс – ул безнең организмның әйләнә-тирә мохиттәге нинди дә булса үзгәрешләргә җайлашу өчен барлыкка килгән реакциясе. Мондый реакция үзгәрешләрнең безнең өчен гадәти булмаган чагында, безнең организмда бу күренешкә җавап бирердәй гамәлләр программасы булмаганда, кыскасы, бөтенләй яңа ситуация белән очрашкан вакытта барлыкка килә. Беренче тапкыр пәйда булган … Тулысынча


Яңа ел, хәер, Яңа ел гына түгел, ә соңгы елларда уздырылган барлык зур бәйрәмнәр төсле утлар — фейерверкларсыз узмый. Аларның искиткеч матур төсләрен нинди химик кушылмалар барлыкка китергәнен түбәндәге инфографикада белә аласыз.


Стресс турындагы фәнгә Канада галиме Һанс Селье нигез салган. Ул кешене ярсытучы төрле әйберләр нәтиҗәсендә организмда авырлыкларга түзү мөмкинлеген арттыра торган универсаль җавап барлыкка килүен аңлаткан. Алар арасыннан кайбер универсаль механизмнарны атап китик:  симпатоадреналь механизмнарның активлашуы, бөер өсте бизләре гормонының (адреналин – стресс гормоны) бүленеп чыгуы, иммун системасының реакциясе, метаболизмның үзгәрүе. Әлеге универсаль реакцияләр организмның … Тулысынча


Хәзерге заман тормышы фән казанышлары белән дә тыгыз бәйләнештә тора. Ашаган ризык, эчкән суыбыз, элемтә һәм аралашу, ял итү, сәламәтлекне ныгыту — кая гына карасак та, меңәрләгән галимнең теге яки бу ачышы тормышның һәр өлкәсенә тәэсир итә.  Кайбер фән әһелләре исә фәнни максатларга ирешү хакына гомерләрен дә кызганмаган. Әйдәгез, шундый ун кеше белән танышыйк. Барри … Тулысынча


Банк сүзе Аурупа телләренә итальян теленнән күчеп кергән. Ул акча алыштыручылар тәңкәләрен тезеп сала торган эскәмия, сәке, өстәл дигәнне аңлаткан. Бүген без банклар дип акчалар һәм кыймәтле кәгазьләр белән төрле банк операцияләре башкарып, хөкүмәткә, юридик һәм шәхси затларга финанс хезмәтләре күрсәтә торган финанс-кредит оешмаларын атыйбыз. Банклар — табыш алу максатыннан оештырылган юридик затлар, алар махсус … Тулысынча


Без башка тере организмнарның гамәлләрен күзәткәндә, үзебездә дә шул ук гамәлләрне башкару өчен җаваплы нейрон төркемнәре активлаша. Аларны көзге нейроннары дип йөртәләр. Түбәндә шушы күренеш турында 7 төп факт китерелгән. 1 Әлеге феномен 1990 нчы еллар башында хайваннарның нейрон активлыгын теркәү буенча тәҗрибәләр үткәргәндә ачыкланды. Әйтик, Риззолатти (Giacomo Rizzolatti) дигән галимнең эш төркемендә әлеге активлык … Тулысынча


Кешеләр йокының хәтер өчен нинди әһәмияткә ия булуын инде күптән ачыклаганнар, һәм үзләренең бу процесска карата фикерләрен «Иртә кичтән хәерлерәк булыр» дигән мәкаль аша чагылдырганнар. Тора-бара галимнәр йокы вакытында безнең хәтеребездә нинди процесслар баруын яктыртуда дәлилле күрсәтмәләр дә җыя алды. 1. Йоклап алгач күбрәк сүз истә калган Соңгы еллардагы тикшеренүләр күрсәткәнчә, әгәр сыналучыга тәҗрибә вакытында нәрсәдер … Тулысынча


← Ранее 1 … 16 17 18 … 39 Далее →


Гыйлем


Безне онытмагыз

Безнең электрон почта таратмасына язылыгыз һәм иң кызыклы язмалар белән танышып барыгыз.

Язылуыгыз өчен рәхмәт

Ниндидер хата бар

Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны хөрмәт итәбез һәм бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

  • Безнең хакта
    • Нәрсә ул Гыйлем?
    • Мөхәррият
    • Күзәтү шурасы
  • Хәлбуки
  • Кулланучыга
    • Кулланучы килешүе
    • Тәрҗемә сәясәте
    • Авторлык хокуклары
    • Яңалыкларга язылу
  • Рубрикалар
    • Аудиоязма
    • Видеоязма
    • Инфографика
    • Китап
    • Комикс
    • Мәкалә
    • Сынау
    • Яңалык
  • Ярдәм күрсәтү
    • Автор булыгыз
    • Проектны популярлаштыру
    • Финанс ярдәме
    • Финанс хисабы
  • Башка проектлар
    • Терминнар базасы
    • Фәнни мәгълүмат индексы
    • Башка телләрдә бүлекләр

Copyright © 2016 Гыйлем.