Төгәл 50 ел элек, 1967 елның 27 гыйнварында, Америка Кушма Штатлары, Бөекбритания һәм Советлар берлеге «Галәм фәзасын, шул исәптән, Ай һәм башка галәми җисемнәрне өйрәнү һәм куллану буенча эшчәнлекнең принциплары турында килешү» төзиләр. Бу озын һәм күңелсез исемле документ халыкара галәми хокукның нигезен тәшкил итәләр. Бүгенгесе көндә аңа 100дән артык дәүләт кул куйды. Документның 1 … Тулысынча
җәмгыять
Банк сүзе Аурупа телләренә итальян теленнән күчеп кергән. Ул акча алыштыручылар тәңкәләрен тезеп сала торган эскәмия, сәке, өстәл дигәнне аңлаткан. Бүген без банклар дип акчалар һәм кыймәтле кәгазьләр белән төрле банк операцияләре башкарып, хөкүмәткә, юридик һәм шәхси затларга финанс хезмәтләре күрсәтә торган финанс-кредит оешмаларын атыйбыз. Банклар — табыш алу максатыннан оештырылган юридик затлар, алар махсус … Тулысынча
Җир шарының төрле почмакларында (кызык, шарның нинди почмагы булсын инде, ә?) урнашкан шәһәрләргә якындагы берничә дистә ел эчендә һәлак булу яки юкка чыгу куркынычы яный. Нинди сәбәп белән дисезме? Сәбәпләр төрле, кайберләре демографиягә бәйле, башка бер шәһәрләр табигатьнең аяусызлыгы аркасында кешелек тарихында үз урыннарын югалтачак. Инфографикада исә шул шәһәрләр турында мәгълүмат күрсәтелгән. Анда Русия шәһәрләре … Тулысынча
Тарих буенча бөтенроссия олимпиадасы шактый кызыклы фәнни ярыш. Хәзер ул 9-11 сыйныф укучылары арасында уздырыла. Төбәк һәм йомгаклау этабында җиңүче һәм призерларны билгеләү гомуми рейтинг нигезендә башкарыла, ягъни барлык 9-11 сыйныф укучыларының баллары исәпләнеп, иң түбән бер балл билгеләнелә, шул баллдан югарырак нәтиҗәгә ирешкәннәр призер дип таныла, ә тагын бер “аскы” балл буенча җиңүче яки … Тулысынча
Мәктәптә укыганда ук һәр укучы үзенә ошый торган, аңа якын булган фәнне сайлап куядыр, минемчә. Кемгәдер саннар белән эш итү ошаса, кемдер озын иншалар язуны, зур-зур китаплар укуны үз итә. Нәкъ менә шундыйлар татар әдәбияты буенча олимпиада белән кызыксыналар да инде. Олимпиада — ул синең көчеңне сынап карар өчен оештырыла торган чара. Шул фән буенча … Тулысынча
Олимпиада— ул башкалар белән көч сынашып, җиңү яулау гына түгел, ә күп өйрәнү, күп белү һәм шул белемеңне дөрес итеп куллана алу. Татар телендә без инде кечкенәдән аралашабыз, сөйләшәбез. Бу безнең өчен бер дә авырлык тудырмый. Ә менә телнең бөтен нечкәлекләрен өйрәнү, аның һәрбер өлкәсе белән танышып чыгу өчен шактый күп вакыт һәм көч таләп … Тулысынча
Аскультура (cубкультура, асмәдәният) төшенчәсе өстенлек итүче мәдәният белән элемтәне өзмәгән, ләкин кайбер мөһим нокталарда аңардан аерылып үсеш алган мәдәният төрен белдерә. Аскультураның чыганагы әгъзаларының яшенә, килеп чыгышына, расасына, икътисади яктан биләгән сыйныфына, җенесенә нигезләнә ала, ә аскультураны билгеләгән элементлар гадәттә шул кешеләрнең эстетик, дини, һөнәри, сәяси һәм җенси карашларын чагылдыра. Бу иҗтимагый төркем яки сыйныфның … Тулысынча
Гарәпләр Ибн Халдүнне үзләренең социологиясенә, төгәлрәк әйткәндә, җәмгыятьнең социаль-фәлсәфи концепциясенә нигез салучы дип саныйлар. Ул беренчеләрдән булып цивилизациянең барлыкка килүе хакында объектив аңлатма бирә, җәмгыять, дәүләтләрнең барлыкка килү һәм таркалу кануннары турында аерым фән булдырырга кирәклеге турында искәртә. Галим бай тарихи материалга таянып эшли. Ибн Халдүннең хезмәтләре гарәп дөньясына зур йогынты ясый. Ул илләрдә нәшер … Тулысынча
Әлеге әңгәмәдә социолог Виктор Вахштайн виртуаль дөньяның көндәлек тормыш белән бәйләнеше, World of Warcraft, Second Life һәм «Фарсы шаһзадәсе» («Принц Персии»), уеннардагы валюта һәм өстәмә чынбарлык турында сөйли. — Санак уеннары ни рәвешле социологларның игътибарын җәлеп итә ала? Нәрсә белән әлеге уеннар аларны кызыксындыра ала? — Монда шуны аңлау мөһим: нәрсәне без уен һәм шул исәптән санак … Тулысынча