Тарих буенча бөтенроссия олимпиадасы шактый кызыклы фәнни ярыш. Хәзер ул 9-11 сыйныф укучылары арасында уздырыла. Төбәк һәм йомгаклау этабында җиңүче һәм призерларны билгеләү гомуми рейтинг нигезендә башкарыла, ягъни барлык 9-11 сыйныф укучыларының баллары исәпләнеп, иң түбән бер балл билгеләнелә, шул баллдан югарырак нәтиҗәгә ирешкәннәр призер дип таныла, ә тагын бер “аскы” балл буенча җиңүче яки җиңүчеләр табыла. Моннан тыш, Татарстанда 8 сыйныфлар өчен дә республика олимпиадасы үткәрелә. Ә муниципаль этапта 7дән үк катнаша алалар. Кыскасы, 13-14 яшьтән үк яшь тарихчылар командасына кереп була, һәм шәхсән үземнең олимпиадачылар сукмагына басуым нәкъ шул вакытка туры килде.
Мин 7-8 сыйныфларда укыганда үз сыйныфым арасында тарих олимпиадасы уздырылмый иде. Шуңа күрә мин 9лар өчен район һәм республика олимпиадасы биремнәрен чишә идем. 2013 елда, ниһаять, үз сыйныфым өчен катнашып, төбәк этабында җиңүче булдым. 2014 елда Смоленскида уздырылган бөтенроссия этабында призер, 2015 елда Питерда җиңүче дәрәҗәсенә ирештем. Менә монда «ирештек» дип әйтү күпкә дөресрәк булыр, чөнки фәнни ярышларда укытучым Миләүшә Мәгъсүм кызы Абдуллина һәрвакыт терәк булды, ул биргән гыйлемнән башка бер уңышым да булмас иде.
Җиңү рецепты
Җиңү рецепты, чынлыкта, бик гади: укырга һәм аңларга. Аңлаган әйбер онытылмый. Ә онытучанлык – кешене тарихны өйрәнүдән баш тартырга мәҗбүр итүче төп сәбәпләрнең берсе. “Минем хәтерем начар, даталарны истә калдыра алмыйм”, — диләр гадәттә. Дөресен әйткәндә, бик сирәк кешенең генә хәтере бик күп мәгълүматны тиз арада истә калдыра һәм онытмыйча саклап тота. Әмма олимпиадачыга бөтен әйберне тулысы белән ятлау гел мәҗбүри түгел. Иң мөһиме – аңларга. Аңлаган очракта син элек укыганны искә төшерә аласың.
Тик иркен сулап куярга ашыкмагыз – даталарны, шәхесләрне, географик атамаларны, терминнарны һәм башка бик күп әйберләрне яттан белмичә, фәнни сынауларда барыбер уңышка ирешә алмаячаксыз. Ә моның өчен конспектлар язарга кирәк.
Олимпиадага көн саен әзерләнү — мөһим. Тарихчы бик күп чыганаклар белән танышырга тиеш, шуңа укыйсы материал шактый күләмле булып чыга. Һәр көнне кимендә 50-60 бит укып чыгуны максат итеп куегыз. Укыган бүлекләр, параграфлар буенча берничә мөһим фикерне, фактны, очраган яңа дата, термин һ.б. теркәп барыгыз. Әзерлек вакытында минем шундый конспектлар өчен махсус дәфтәр бар иде. Ә «Родина» журналында чыккан мәкаләләр өчен аерым бер дәфтәр алып бардым хәтта. Боларның барысы да сезгә кирәк булачак, бигрәк тә эссе язганда.
Вакытыгызны дөрес бүлегез, ял итәргә дә кирәклеген онытмагыз.
Олимпиаданың көне килеп җиткәндә күбрәк саф һава суларга, җәяү йөрергә, баш миенә мәгълүматны тәртипкә салырга мөмкинлек бирергә кирәк. Иртәгә олимпиада язабыз дигән төнне китап укып уздыра күрмәгез, анда йокыгызны туйдырып барыгыз.
Ниләр көтә сезне?
Тарихи олимпиада структурасында биремнәрнең төп өч төре бар. Беренчесен шартлы рәвештә “тест” дип атыйлар, гәрчә анда тест биремнәре бик аз булса да. Монда теорияне сорыйлар. Рәтне дәвам итәргә, сорауга кыска җавап, таблицаларны тутырырга, рәсемнәр, портретлар, карталар белән эш һ.б. – монда шундый биремнәр очрый. Җентекләп әзерләнергә кирәк, әлбәттә. “Тест” биремнәренең бер өлеше юбилей даталарына багышланган була. Мәсәлән, 2015 елда Җиңүгә кагылышлы сораулар күп иде. Республика этабында бу биремнәрне чишү өчен 3 сәгать вакыт бирелә.
Икенче блок – эссе. Тарихи эссе язуның үз критерийлары, кагыйдәләре бар. Сез тәкъдим ителгән темаларның берсен сайлап алып язарга тиешсез. Эсседа ни өчен бу теманы сайлаганыгызны лөгатьле рәвештә аңлатырга кирәк. Күтәрелгән проблеманы ачыкларга һәм проблеманы чишү өчен кимендә 4 бурыч кую мәҗбүри. Алга таба бөтен эссе шул 4 бурыч нигезендә корыла. Элегрәк бу бирем күпмедер дәрәҗәдә иншага охшаса, хәзер исә ул шактый формальләштерелде. Аны үз структурасы нигезендә язырга кирәк. Эсседа сез проблемага кагылышлы теоретик белемнәрне, проблеманы өйрәнү тарихын (һисториография), үзегезнең анализлый алу сәләтен күрсәтергә тиешсез. Китерелгән фактлар, тарихи вакыйгалар, даталар, ягъни фактологик база хаталарсыз булырга тиеш. Әгәр сез тарихчы буларак бу темага алынгансыз икән, фактик хаталар ясаудан сакланыгыз. Һисториографиягә дә игътибар бирергә кирәк. Ансыз яхшы баллар җыеп булмый. Ә аны белер өчен дәреслекләр уку гына җитми. Сез гыйльми әсәрләр белән дә танышырга тиешсез. Монда сезгә төп киңәшем – яхшы белгән чор-тематика буенча эссе темасын сайлагыз. Берәр яңа төрле тема кызык тоелырга мөмкин, әмма фактларны җитәрлек дәрәҗәдә белмәсәгез, һисториография булмаса, бу чорны искиткеч яхшы тоемламасагыз, харап булачаксыз. Олимпиадага барганчы берничә тематика буенча ныклап әзерләнеп куегыз. Мәсәлән, “Борынгы Русь” темасы, яки “XIX гасыр башы” һ.б. Әлбәттә, тема буенча күпләп-күпләп китаплар укырга җитешмәссез, тик барыбер шул чорны өйрәнгән төп хезмәтләрне өстән-өстән булса да карап чыгыгыз, икенчел чыганаклар аша булса да историографияне туплагыз.
Биремнәрнең өченче төре – тикшеренү проекты. Монда сезгә тарихи документлар тәкъдим ителә. Документ я чыннан да бер текст рәвешендә була, кайвакыт берничә текст бирелә, яисә инде сезнең алда статистик мәгълүматлар, тематик карталар, диаграммалар һ.б. була. Шушы чыганаклар нигезендә сез тикшеренү эше язасыз. Тикшеренү эшенең планын оештыручылар үзләре әзерләп куя, сезнең бурыч – чыганак буенча эшләү өчен проблеманы билгеләү һәм планнан читкә тайпылмыйча, төгәл итеп проектны башкарып чыгу.
Эссе һәм проект өчен гадәттә шулай ук 3 сәгать вакыт бирелә.
Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында 4 төр биремне үтәргә кирәк булачак. Бу – телдән чыгыш. Сезгә 20гә якын документ бирелә. Шуларның берсен сайлап аласыз һәм документ башында куелган тема буенча 4 минутлык чыгыш әзерлисез. Чыгыш ахырында сезгә 1 катнашучыдан һәм жюридан сораулар бирелә.
Практика, бары тик практика!
Олимпиадага әзерләнгәндә сезгә менә нәрсәләр эшләргә кирәк.
Иң әүвәл, башлангыч белем алыгыз. Моның өчен мәктәп дәреслекләре генә җитми, яхшы вуз дәреслеген укып чыгу кирәк. Мәсәлән, Л.Миловның Русия тарихы дәреслеге. Ул 3 томлык хезмәт. Әлбәттә, ул рус телендә. Гомумән, тарихи олимпиадага әзерлек өчен “бу яхшы китап” дип әйтерлек татарча әсәрләр юк.
Икенчедән, сәяси тарихны, мәдәният тарихын, сугышларны, икътисади тарихны аерым-аерым карап чыгыгыз. Ниндидер өстәмә чыганаклар кулланырга тырышыгыз.
Өченчедән, тарихи карталар белән эшләгез. Контурлы карта буяп утыру мәҗбүри түгел, билгеле, ләкин теге яки бу тарихи вакыйганың кайда ничек булуын белү – мәҗбүри! Сәяхәтчеләрнең сәяхәт маршрутларын да өйрәнегез, кирәге чыгачак.
Дүртенчедән, практика кирәк. Узган елгы олимпиада биремнәрен йөкләп алып, барысын да чишеп чыгыгыз. Фәнни сынауларда тупланган күнекмәләр булуы бик мөһим. Олимпиадага кереп утыргач, “бу нәрсә микән” дип аптырамас өчен, барлык төр биремнәрне эшләп карагыз. Бигрәк тә эсселарны язарга кирәк. Гомердә беренче тапкыр язылган тарихи эсседан уңышлы әсәр чыкмаячак.
Узган елгы биремнәрне монда һәм монда таба аласыз.
Йомгаклап, һәрберегезгә уңышлар телисем килә. Фәнни ярышларда җиңү — ул реаль эш, шуңа катнашудан курыкмагыз. Әгәр сорауларыгыз барлыкка килсә, VK социаль челтәрендәге махсус төркемдә яза аласыз.
Айдар Шәйхин, тарих буенча бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесе.