Кеше күзләре өчен төнге дөнья — соры һәм кара төсләрнең рәвешсез тупланмасы гына кебек. Ә менә күп кенә төнге хайваннар исә төнге дөньяны күп детальләр, формалар, төсләр белән бай итеп күрә ала. Хуш, алай булгач, аларның күзләре кешенекеннән ничек аерыла соң? Бу анимацияләнгән дәрестә хайваннарның караңгыда күрү серләре ачыла.
Видеоязма
Суган тураганда, нидер авыртканда һәм бик моңсу чакларда без, үзебез дә сизмәстән, «елап җибәрәбез» — андый вакытта күз төбеннән яшь бәреп чыга. Ләкин безнең организм күз яшьләрен гел чыгарып тора икән. Без елына 132 литр яшь «ясыйбыз». TED-Ed өчен дәресләр әзерләүче Алекс Һендлер үзенең чираттагы видеосында күз яшенә Төскәй исеме биреп, аның тормышы аркылы базаль, эмоциональ һәм рефлекс яшьләре турында сөйли.
«Гыйлем» берләшмәсе соңгы ярты елда төрле кыска видеолар әзерләгән иде. Аларның бер өлеше шәхесләргә багышланган. Озынлыгы 2 минуттан да артмаган бу видеоязмаларны без моңарчы социаль челтәрләрдә генә элә идек. Хәзер аларны сайтыбызга куяр чак та җиткән. Галимҗан Баруди, Гаяз Исхакый, Михаил Булгаков, Рене Лаэннек һәм Адольф Кетле турында белемнәрегезне яңартыгыз. Галимҗан Баруди турында 5 сорауга … Тулысынча
Үзара бөтенләй бәйләнмәгән 3 темага 1-2 минутлык 3 видео тәкъдим итәбез. Карагыз һәм белем сандыгына +1 өстәгез. Китлар турында бераз 19 февраль — Халыкара китларны һәм дельфиннар көне. Бу бәйрәм ничек барлыкка килгән? Китлар нинди җан ияләре? Гыйлем җавап бирә. Уран планетасын ничек ачтылар Уран — Кояш системасының 7 нче планетасы. Аны ничек ачтылар? Кем … Тулысынча
«Гыйлем» берләшмәсе Муса Җәлилнең 110-еллыгы уңаеннан төрле язмалар урнаштырды, укучыларына-каһарман шагыйрь турында белгәннәрне яңартырга булышты. Һәм ахыр чиктә, бөтен Русия Җәлил шигырьләрен укыганда, «Гыйлем» хезмәткәрләре дә аның бер истәлекле һәм мәгънәле әсәрен, «Бер үгет» шигырен шушы видеоязма рәвешендә тәкъдим итәргә карар кылды. Рәхим итеп тыңла, укучыбыз! Бер үгет (Кешелек турында) Мин күп күрдем филдәй кешеләрне: Киң күкрәкле, тимер бәдәнле. Тик … Тулысынча
Менделеевның периодик җәдвәле кайсы ягы белән уникаль? Бөек химик әле ачылмаган элементларның сыйфатларын каян белгән? Нобель премиясе белән дә бүләкләнмәгән галимгә аннан да зуррак нинди хөрмәт күрсәтелгән? Бу турыда сезгә TedED проектының анимацияле дәресе сөйләр. Ләззәтләнегез! Видео татарчага тавышландырылган. Татарча субтитрларны укыр өчен, видеоның иң аскы рәтендә урнашкан тамгага басырга онытмагыз. Текстны Фирүзә Шәйхуллина укыды. Татарстан … Тулысынча
Австрияле Эрвин Шрөдингер — даны бөтен дөньяга таралган физик. Ә инде аның мәчесе турында белмәгән кеше юктыр. Мәче белән гаҗәеп тәҗрибә башкарган дип әйтәбез аның турында. Ә бит чынлыкта ул бу койрыклы җан иясе белән берни дә эшләмәгән. Квант механикасына нигез салучыларның берсе беркайчан да кылмаган гамәле аркасында дан тота. Ничек килеп чыккан соң бу? … Тулысынча
PowerPoint — Microsoft Office пакетына керүче иң популяр программаларның берсе. Аның белән һәр укучы һәм һәр укытучы куллана дисәң, зур арттыру булмастыр. Программаның төрле мөмкинлекләре бар. Алар арасында график объектларны хәрәкәткә китерү дә бар. КФУның Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты доценты Миңнегалиева Чулпан Бакый кызы PowerPoint’та анимация ясау турында сөйли. Материал автор архивыннан алынды.