Еш кына без һаваны буш киңлек дип уйлыйбыз, әмма чынлыкта, вакуум белән чагыштырганда, һава шактый авыр булып чыга бит. Хуш, аның авырлыгы нинди соң? Әгәр ул шулай авыр булса, нишләп безгә бәрелми ул? Бу видеодәрестә Дэн Куин һава басымының нигезләрен тасвирлый һәм аның тәнебезгә, һава торышына һәм бөтен җиһанга йогынтысын аңлата. Дәресне Дэн Куин әзерләгән, … Тулысынча
Видеоязма
Бүгенгесе көндә күзлекләр миллионлаган кешегә дөньяны ачык итеп күрергә ярдәм итә. Ләкин ни рәвешле эшли соң алар? Бу дәрестә Эндрю Бэстоурус һәм Клэр Гилберт бу сорауга җавап бирер өчен рефракция – яктылык сыну күренеше хакында бәян итә. Рефракция стакан, су яисә күз кебек арадашачыларның үзләре аша уза торган яктылыкның юнәлешен үзгәртү мөмкинлеге ул. Ул күзлеккә ничек булыша икән?
Кемдер кар бөртекләре нибары туңган су гына дип әйтер. Әмма дә ләкин әгәр дә сез кар бөртеген боз кисәге белән чагыштырсагыз, шактый зур аермаларга юлыгырсыз. Нигә барлык кар бөртекләре дә алты яклы? Нишләп алар беркайчан да бертөрле булмыйлар? Ничек без аларның өстендә шуа алабыз? Кар бөртекләренең серле һәм яшерен тормышына күз салыйк әле.
Алар мырлый, алар сикерә, алар үрмәли, алар посып керә, алар кысылып үтә. Алар әллә ниләр эшли. Әмма шулай да, аңлап карыйк әле: мәчеләр ни өчен шундый сәер соң? Әлеге видеода мәчеләрнең гадәтләре фән күзлегеннән аңлатылыр. Алия Ваншина тәрҗемәсе, Булат Шәймиев укыды, Алинә Галиәхмәтова монтажлады TED Ed’тан тәрҗемә ителде. Оригинал видео авторлары: Мөгаллим Tony Buffington Сценарий мөхәррире Amy Adkins Режиссер Chintis Lundgren Продюсер Draško Ivezić … Тулысынча
Бразилия футболчысы Роберто Карлос 1997 елда 35 метрга туп тибә, аның тубы кырыйга оча, уенчыларны уза, әмма читкә китми, ә сулга борылып, капкага керә. Бу ничек шулай булган соң? Бу видеода сез футбол тарихында иң гүзәл голның сере – физика кануны белән танышырсыз. Бу дәрестә: Исаак Ньютонның 1 хәрәкәт кануны һәм Магнус эффек ы TED … Тулысынча
Рифкать Газизҗан улы Әхмәтьянов — татар теленең этимологик сүзлеген, татар-төрек һәм төрек-татар сүзлекләрен төзегән галим, тел белгесе, филология фәннәре докторы. Бу интервьюда ул үзенең фәнни эшчәнлеге, сүзлекне төзү һәм нәшер итү тарихы хакында сөйли. Этимология (бор. грек. ἐτυμολογία — чынбарлык, сүзнең төп мəгънəсе) сүзләрнең тамырын белү дигәнне аңлата. Этимолоия белән Борынгы Грециядә якынча 1 гасырда … Тулысынча
Ике котыпны аера беләсезме? Пингвиннар кайда яши дә, ак аюлар кайларда тормыш итә? Арктик котып төньяк ярымшарда, тирән Арктик океанда урнашкан, ә Антарктика котыбы исә боз белән капланган Антарктиканың уртасында үзенә урын тапкан. Ә бу анимацион дәрестә Камилль Сима шушы ике котып шартларында, җелеккә үтә торган салкында, кешеләр һәм хайваннарның ничек яшәвен аңлата. Текстны Фирүзә … Тулысынча
Бер тел белән генә чикләнмичә, күбрәк тел өйрәнүнең җәмгыятьтә файдалы булуы, әйтик, сәяхәтләрне яки чит телдәге кинолар карауны, җиңеләйтүе беркемдә дә шик тудырмый. Ләкин икетелле (яисә күптелле) баш миенә ия булуның башка файдалы яклары да бар түгелме? Миа Накамулли TED-Ed өчен әзерләнгән анимацион дәресендә билингваль баш миенең өч төрен аерып күрсәтә һәм күп тел белүнең … Тулысынча
Сәгать иртәнге 4, ә сәгать сигездә — имтихан. Көннәр буе әзерләнсәң дә, үзеңне әзер сыман хис итмисең. Хм, берәр чынаяк кәһвә эчеп, тагын берничә сәгать укып утырыргамы? Ә бәлки, йокларга яту хәерлерәктер? Бу видеодәрестә Шай Марку икенче фикерне яклап, йокының баш миен яңадан “тергезеп”, хәтерне яхшыртуы турында сөйли. Шай Марку дәресе, Хавьер Салдена анимациясе Татарчага … Тулысынча