Мөселман дөньясында Рамазан ае дәвам итә. 4 атнадан артык вакыт дәвамында һәр көнне иртәдән кичкә кадәр ашау-эчүдән баш тартуга табиблар ничек карый? Моны белер өчен, «Гыйлем» мөхәррияте табиб Марат Мансур улы Хәйдәргә мөрәҗәгать итте. Ураза тоту тәртибе Исламда мең елдан артык җайга салынган. Аңа үзгәреш кертергә җыенмыйм. Ураза тоту саваплы гамәл булса да, көн дәвамында ашау-эчүне … Тулысынча
Мәкалә
Ватаныбыз икътисадының Көнбатыш илләре инвестицияләре белән куллану мөмкинлекләре икътисади булмаган факторларга бәйле булган шартларда, Русиядә, ислам финанс институтларына эшләү өчен кирәкле кануни нигезләр барлыкка килергә мөмкин. Мәкаләдә Ислам финанс системасы үсешенә гомуми анализ бирелә. Хәзерге Русия икътисадына хас проблемаларының берсе – озак дәвамлы инвестицияләр өчен даими финанс чыганакларының булмавы. Бу финанс ресурсларына ия булган Ислам … Тулысынча
Кешелек Галәмдә ялгызы гына яшиме? Бәлки, кайдадыр безнең Җиребез кебек үк планета бардыр һәм анда безнең кебек үк акыллы затлар яшидер? Соңгы 30 елда бу сорауларга җавап табырга тырышучы астрономнар артты. Хәзер алар экзопланеталарны өйрәнә. Алар арасында Җиребезнең игезәкләре дә, “Йолдыз сугышлары” (Star Wars) эпопеясендә искә алынган планеталарга охшаш урыннар да бар. Озак вакыт дәвамында … Тулысынча
2014 елда бер төркем американ галимнәре Антарктика боз калканы астында микроорганизмнарның яшәешен өйрәнү эше нәтиҗәләрен Nature журналында бастырып чыгарды. Тикшеренүчеләр тарафыннан Уилланс күлендәге су үрнәкләренә химик һәм микробиологик анализлар үткәрелде. Антарктикада микробиологик тәҗрибәләр үткәрү белән шөгыльләнгән галим, биология фәннәре кандидаты, Зоригто Намсараев, бу ачышка аңлатма бирә. Боз астында күл Америка тикшеренүчеләре берничә ел дәвамында шельф … Тулысынча
Ямьле җәй айлары – ял һәм табигатьтә күңел ачу вакыты килеп җитте. Кызганыч, ләкин һәр елны җәйге табигатьнең күңелле мизгелләре белән беррәттән, кәефне боза, ә сәламәтлеккә зыян сала торган хәлләр дә башлана. Шуларның берс – талпан. Шуның өчен табигатьтә ял итүче һәр кеше талпан тешләгән очракта нәрсә эшләргә кирәклеген белеп торырга тиеш. Бу мәкаләдә талпаннар … Тулысынча
Бүген мин сезгә «имтиханнан курку» дип аталган психологик күренеш турында сөйләп китәчәкмен. Һәркем бу авыруны азмы-күпме кичергән булса кирәк. Шуңа күрә дә бу хакта җентекләп өйрәнү сезнең өчен кызык булыр дип уйлыйм. Әлеге курку физиологик, эмоциональ, когнитив факторларның җыелмасын үз эченә ала. Алар имтихан алдыннан стрессның сәбәпчесе булып тора, ә стресс исә игътибарны, планлаштыру сәләтен һәм академик өлгерешне боза, начар нәтиҗәләргә … Тулысынча
Нобель премиясен тапшыру — фән дөньясында елның иң зур вакыйгасы. Ләкин фәннән ерак торган кешеләр бу бүләк тирәсендә туа торган гөр килүне кайчагында аңлап бетермиләр. «Җиңү яулаган ачышлар тормышта файдалымы соң?» — диләр алар. Әйдәгез, көндәлек тормышыбызга үзгәрешләр китергән олуг ачышлар «бәйгесен» карап узыйк.
Җирнең биосферасында, ягъни тере организмнар яши торган катлавында, микроблар бик күп. Әмма аларның контрольсез, теләсә-ничек үрчүенә тарихның кайсыдыр чорында нидер комачау иткән. 2000-еллар башында берьюлы берничә җирлектә: Канада, Көньяк Африка һәм Австралиядә — кембрийга кадәрге ташкүмер табылды. Алар катып калган бик күп бактерияләрдән — беркүзәнәклеләрдән тора. Ләкин якынча 530 миллион ел элек Кембрий шартлавы дип … Тулысынча
Биолог һәм психолог Жанна Резникова сигналлы нәселдәнлек, шимпанзеларда үз-үзеңне тотуның 39 моделе һәм уйлап табучы хайваннар турында Сигналлы нәселдәнлек Табигый шартларда хайваннар өч төрле чыганактан килгән белемне куллана: нәсел калдыру белән бәйле үз-үзеңне тоту программасы, шәхси тәҗрибә һәм башкаларны кабатлауга нигезләнгән иҗтимагый тәртип. Үз-үзеңне тоту билгеләренең буыннан-буынга генетик булмаган юл белән тапшыруны галим Михаил Лобашев … Тулысынча
2014 ел ахырында «Розетта» галәм аппараты Чурюмов-Герасименко кометасына «Фила» роботын утырткач, галәмне өйрәнү эшендә өр-яңа сәхифәне ачылды. Робот җибәргән барлык мәгълүматны тәртипкә салганчы, әле бик күп еллар үтәчәк. Ә галимнәр инде сорау артыннан сорау яудыра– ә алда ни булачак? BBC Future басмасы космик агентлыклар уйлап чыгарган биш гадәти булмаган миссияне сайлап алды. Болар арасында … Тулысынча