Кешелек Галәмдә ялгызы гына яшиме? Бәлки, кайдадыр безнең Җиребез кебек үк планета бардыр һәм анда безнең кебек үк акыллы затлар яшидер? Соңгы 30 елда бу сорауларга җавап табырга тырышучы астрономнар артты. Хәзер алар экзопланеталарны өйрәнә. Алар арасында Җиребезнең игезәкләре дә, “Йолдыз сугышлары” (Star Wars) эпопеясендә искә алынган планеталарга охшаш урыннар да бар.
Озак вакыт дәвамында астрономнар Кояш гаиләсенә кергән, ягъни аның тирәсендә хәрәкәтләнгән планеталардан башка кайдадыр ниндидер планеталарның барлыгын белми дә иде. Бары 1980-елларда гына экзопланеталар, ягъни Кояштан читтәге планеталар ачылды. Бүгенгесе көндә мондый планеталар 2107 данә дип исәпләнелә. Ә барысы безнең Киек Каз юлы галактикасында 100 миллиардтан артык планета бар дип уйланыла. Бу искиткеч зур сан! Менә шулар арасында безнең Җиребез кебек үк тереклек барлыкка килсен өчен идеаль шартлары булган һич бер планета булмый калмас дип ышаныйк.
Экзопланеталар бездән бик ерак урнашканнар. Әлбәттә, аларны гади телескоплардан күрү бик авыр. Моны мөмкин түгел дип әйтеп булмый, билгеле, кайбер якын йолдыз системаларындагы җисемнәрне яхшы телескоптан күзәтергә була анысы. Ләкин җитди тикшеренүләр бары сыйфатлы җиһазлар булган обсерваторияләрдә генә мөмкин. Ә иң күп планеталарны космик телескоплар тапты. Мәсәлән, «Кеплер» дип йөртелгәне галимнәрне 132 экзопланета белән таныштырды. Космик телескоплар ракета тарафыннан ачык галәмгә чыгарыла һәм шунда ясалма иярчен рәвешендә яки каядыр хәрәкәт итүче космик аппарат буларак эшлиләр.
Ә хәзер әйдәгез, кайбер кызыклы экзопланеталар белән танышыйк.
Дарт Вейдерның туган планетасы
Булачак Дарт Вейдер, ягъни Энакин Скайуокер да, аның улы Люк та туып-үскән планета – Татуин. Әлбәттә, чынлыкта андый планета юк, гомумән, “Йолдыз сугышларында”гы галактика үзе дә юк. Әмма “Кеплер” телескобы кыяфәте буенча Татуинны хәтерләткән планетаны тапкан иде. Аңа Kepler-16b дигән исем бирделәр. Бәлки хәтерлисездер, зур өлешен чүлләр алып торган Татуин планетасының күк йөзендә ике “кояш” балкый иде. Исеме 16-b саны белән билгеләнгән планетада да ике кояш бар: ул ике йолдыз тирәсендә әйләнә. Ягъни бу системаның үзәгендә бер-берсе белән тарту көче ярдәмендә бәйләнгән ике йолдыз тора. “Татуин” шулар тирәсендә хәрәкәтләнә.
Вулканлы Мустафар
Мустафар планетасын да хәтерләми мөмкин түгел: “Йолдыз сугышлары” эпопеясының иң мөһим бәрелешләренең берсе монда үтте. Оби-Ван Кеноби белән Дарт Вейдер беренче тапкыр монда сугышты. “Син сайлап алынган идең! Син явызлыкны җиңәргә, аның ягына күчмәскә тиеш идең!” дигән сүзләрне дә Оби-Ван шушында әйтә.
Мустафар – лава елгаларыннан һәм вулканнардан торган планета. Аны безнең Галактикадагы игезәген COROT телескобы тапты. Corot-7b дигән бу планетада чып-чын лава океаны бар. Ул үзенең йолдызына бик якын урнашкан. Җир Кояш тирәсендә 365 көн эчендә әйләнеп чыкса, бу планетага үз йолдызын урап чыгар өчен 20 сәгать җитә. Аның тагын бер кызык үзенчәлеге бар икән: ул Кояшка гел бер ягы белән генә карап тора. Шуңа бер ягында кайнап торган лава океаны булса, икенче ягында – боз. Әлбәттә, монда тереклек була алмый.
Эндор
“Йолдыз сугышларында”гы Эндор – башка зур планетаның иярчене. Монда табигать бик бай, урманнар, сулыклар күп. Безнең Галактикада мондый урыннарның булу-булмавы – җитди сорау. Әлегә астрономнар экзопланеталарның иярченнәрен табу өлкәсендә әлләни зур уңышларга ирешмәде. Кем белә, бәлки, тереклек нәкъ менә шундый “Ай”ларда яшәп киләдер инде.
Иярченнәр дигәннән, үзебезнең Кояш системасында да алар күп бит. Әгәр 4-5 млрд елдан соң Кояшыбызда үзгәрешләр башланса, әйтик, ул гигант йолдызга әверелсә, безгә Җиребезне ташлап китәргә туры киләчәк. Юпитер яки Сатурнның кайбер иярченнәрендә боз хәлендәге су запаслары күп. Мөгаен, без шуларның берсендә кайчан да булса яшәп алырбыз да.
Салкын “Хот”
Кинодагы Хот планетасында “Галактика азатлыгы өчен көрәшүчеләрнең” яшерен базасы була. Бу урынның үзенчәлеге – аның боз һәм кардан торуы. Ышанасызмы-юкмы, безнең Галактикада нәкъ шундый планета бар икән. Аның исеме бик озын: OGLE-2005-BLG-390Lb. Ул үзенең кояшы тирәсендә 3500 көн әйләнә, аның өслеге боздан гына тора. Бүгенгесе көндә ул Җирдән иң ерак планеталарның берсе дип санала.
Үлем йолдызы
Атаклы “Үлем йолдызы” (The Death Star) чынлыкта йолдыз түгел, ә корал. Аны йолдызларны юк итәр өчен уйлап табалар. Бу галәмәт зур корылма белән безнең Кояш системасындагы Сатурн планетасының иярчене Мимас бик тә охшаш. Кайчандыр Мимас зур астероид белән бәрелешә, нәтиҗәдә аның өстендә 139 чакрым диаметрлы кратер кала. Иярчен өстендәге җәрәхәт аны “Үлем йолдызы” белән чагыштырырга мөмкинлек бирә дә инде. Сүз уңаеннан, Мимасның беренче фотосы “Йолдыз сугышлары” чыгып, өч ел узгач кына ясала. Кайбер кешеләр шуннан соң куркуга да кала: кем белә, бәлки бу кечкенә генә иярчен чынлыкта берәр дәүләтнең коралыдыр?
Җирнең игезәкләре
Безнең өчен, әлбәттә, Җирнең игезәкләре кызыграк. Төрле характеристикалары буенча Җиребез белән чагыштырырлык планеталарны еш ачалар. Гадәттә, алар безнең планетадан берничә тапкыр зуррак булалар. Хәзер инде без беләбез: үлчәмнәре Җирнеке кебек булган планеталар сирәк очрый (ә бәлки, аларны күрә генә алмыйбыздыр әлегә).
Узган елны Kepler-452b дигән планета ачылды. Аның кояшы безнеке кебек үк, ягъни сары төстә һәм ул “кәрлә”. Бу планета үз йолдызы тирәсендә 385 көн эчендә әйләнеп чыга. Җирдән 1,5 тапкырга гына зуррак. Башка кайбер сыйфатлары буенча да ул Җиребезнең туганы дип аталырга лаеклы. Анда чыннан да сыек яки боз хәлендәге су булырга мөмкин. Планетага 6 млрд яшь (Җиребезгә 4,5 млрд), бу вакыт дәвамында анда тереклек формалашкан булырга да мөмкин. Оныкларыбызга кайчан да булса Kepler-452b да сәяхәт итәргә насыйп булыр дип ышаныйк.
Экзопланеталарны эзләү һәм өйрәнү эше дәвам итә. Ел саен аларның яңалары ачыла. Инде әйткәнемчә, 100 млрд планета арасында Җирнең чын игезәкләре табылмый калмас. Дөрес, ул табылып, анда тереклек булган очракта да, безнең гасырда анда барып кайтуыбыз икеле: техниканың хәзерге үсеш дәрәҗәсе белән андый араларга космик аппаратлар җибәреп булмый әлегә. Ләкин бәхеткә, сез бар, кадерле укучылар! Бәлки нәкъ менә сез астрономиягә, физика һәм математикага гашыйк булып, кешелекне башка йолдыз-планеталарга кунакка алып бара алырлык технологияләрне уйлап табырсыз!
Айдар Шәйхи
Әлеге мәкаләнең басма версиясе «Ялкын» журналының 2016 ел өчен май санында басылып чыкты.