Author: Айдар Шәйхи

Данлыклы Nature журналы һәр елның ахырында галимнәр, белгечләр һәм сәясәтчеләрнең бу елда иң әһәмиятлеләрен сайлап алып, ун кешелек исемлек төзи. Бу гадәти рейтинг түгел: дөньяда иң абруйлы фәнни басма сайлаган шәхесләр фән һәм технологияләрнең мөһим юнәлешләрен, вакыйгаларны һәм ачышларны чагылдыралар. 2017 елда бу исемлеккә ген инженериясе һәм гравитация дулкыннары белгечләре, атом коралына каршы көрәшүчеләр, гендер … Тулысынча

Кемдер кар бөртекләре нибары туңган су гына дип әйтер. Әмма дә ләкин әгәр дә сез кар бөртеген боз кисәге белән чагыштырсагыз, шактый зур аермаларга юлыгырсыз. Нигә барлык кар бөртекләре дә алты яклы? Нишләп алар беркайчан да бертөрле булмыйлар? Ничек без аларның өстендә шуа алабыз? Кар бөртекләренең серле һәм яшерен тормышына күз салыйк әле.

Татарстанның үсемлек дөньясы бик бай. Аны фәнни рәвештә системалаштырган хезмәтләр дә бар. Шул исәптән, республикадагы үсемлек атамаларының русча-татарча сүзлекләре дә төзелгән иде. Сезнең игътибарыгызга тәкъдим ителә торган бу китап шундыйлардан. Аны Айрат Галимҗанов әзерләгән. Бу китап — «Татарстан флорасының сүзлек-белешмәлеге» — шул ук исемдә 1988 елда Р. Г. Иванова тарафыннан язылган хезмәткә нигезләнеп төзелгән. Әлеге … Тулысынча

Әгәр музыка сиңа ошый икән, ул синең ләззәтлелек үзәгенә генә тәэсир итеп калмый, ул баш миенең эшчәнлеген дә стимуллаштыра Һәр кешенең үзе яхшырак дип тапкан музыкасы бар: кемдер классика, кемдер рок ярата, ә кайберәүләргә халык көйләре якын. Музыканың баш миенә тәэсире инде бер ел гына өйрәнелми. Билгеле ки, яраткан музыканы тыңлау кешенең баш миендә дофамин … Тулысынча

Идеологик күренеш буларак, суфичылык VIII гасырларда гарәп дөньясында туа һәм IX-XII йөзләрдә фарсы, төрки һәм башка мөселман халыклары арасында тарала. Аның тууы һәм таралуы шул дәвердәге феодаль тормыш, социаль тигезсезлек, иҗтимагый каршылыклар һәм башка сәбәпләр белән аңлатыла. Суфичылык – ислам дине белән бәйләнешле гаять катлаулы һәм каршылыклы күренеш. Ул кешенең үз-үзен рухи яктан камилләштерү юлы … Тулысынча

Һиггс бозоны ачылуы хакында 2012 елның 4 нче июлендә ЦЕРН оешмасының матбугат очрашуында игълан иткәннәр иде. Чарада физика галиме Питер Һиггс та катнашты. Ул, чиктән тыш дулкынланып, теориясенең тәҗрибәдә раслануын исән чакта көтмәгәнен, шуңа бик сөенгәнен белдерде. Бер елдан соң Һиггс белән бельгияле Франсуа Энглер 1964 елда ук кисәкчекне фаразлаганнары өчен физика өлкәсендә Нобель бүләген … Тулысынча

Хәзерге заман психология фәнендә җенес һәм гендер кемлекне (идентитлык) гел аермыйлар. Җенси үзенчәлекләрне һәм аермалыкларны тасвирлаганда, әдәбиятта еш кына «гендер үзенчәлекләре» термины кулланыла, ләкин бу дөрес түгел, аларны аера белергә кирәк. «Ир-ат һәм хатын-кыз», «малай һәм кыз», «яшүсмер кыз һәм егет» дигәндә, без җенси аермалыкларны, кайбер биологик үзенчәлекләрне күздә тотабыз. Әлеге үзенчәлекләргә бик күп сыйфатлар … Тулысынча

Алар мырлый, алар сикерә, алар үрмәли, алар посып керә, алар кысылып үтә. Алар әллә ниләр эшли. Әмма шулай да, аңлап карыйк әле: мәчеләр ни өчен шундый сәер соң? Әлеге видеода мәчеләрнең гадәтләре фән күзлегеннән аңлатылыр. Алия Ваншина тәрҗемәсе, Булат Шәймиев укыды, Алинә Галиәхмәтова монтажлады TED Ed’тан тәрҗемә ителде. Оригинал видео авторлары: Мөгаллим Tony Buffington Сценарий мөхәррире Amy Adkins Режиссер Chintis Lundgren Продюсер Draško Ivezić … Тулысынча

Уфа табиблары Марат Хәйдәров белән Нәсимә Хәйдәрова 1997 елда «Атеросклероз» исемле китап нәшер иткәннәр. Бу китапта алар фәнни, әмма гади телдә атеросклероз авыруы турында язалар. Авторларның рөхсәте белән, китапны сканладык һәм интернетка урнаштырдык. Рәхәтләнеп кулланыгыз! PDF-файлга сылтама: https://drive.google.com/file/d/12rtqKNua6VBDgKyN97WohVZ_gBX-Idqg/view?usp=sharing Ләйлә Миңнуллина сканлады