Ни кызганыч, күпләр өчен Галимҗан Баруди исеме таныш түгел. Ә бит ул дин үсеше һәм дин нигезләре укыту системасына зур өлеш керткән мәшһүр җәмәгать эшлеклеклеләренең һәм педагогларның берсе.
Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Баруди 1857 нче елның 17 февралендә Казан өязенең Кече Кавал авылында дөньяга килә. Кечкенә Галимҗанга 3 яшь булганда, аның гаиләсе Казанга күчеп китә. Иң беренче дин нигезләрен ул әнисе Фәхренисадан ала, ләкин озак та үтми – 1862 нче елның май аенда Галимҗанны Казанның иң абруйлы мәдрәсәсенә — Касыймиягә укырга бирәләр. Укуның беренче дүртъеллыгында ул төрек һәм гарәп телләрен өйрәнә, дини китаплар, шул исәптән, Коръән укый. Ә киләсе дүрт ел дәверендә гарәп теленең морфологиясе һәм синтаксисы асылларына төшенә, төрек әдәбияты белән кызыксына, Ислам дине тарихы да мәдрәсә укыту системасының аерылмас бер өлеше була. Мәдрәсәдә укыган вакытта Галимҗан Баруди үзенең мисалында укыту системасының барлык кимчелекле якларын тоя һәм әлеге кимчелекләрне бетерү өстендә нинди алымнар кулланып булу турында фикер йөртә башлый. Касыймиядә укыган вакытта аның дөньяга һәм Ислам диненә карата билгеле бер фикерләре формалаша, ләкин монда алган белем дәрәҗәсе генә аны канәгатьләндерми. 1874 нче елда ул Троицк шәһәренә юл тота.17 яшьлек Галимҗан өчен, әлеге сәяхәт бик мөһим була, чөнки бу вакытта ул мәдрәсә стеналарыннан тыш та булган дөнья киңлекләренә күзен ача, аралашу даирәсен киңәйтә, яңа кешеләр, яңа урыннар аны илһамландыра. Ә инде 1875 нче елда ул бертуганы Газизҗан белән, әтисе киңәшен күздә тотып,Бохарага китәргә карар кыла. Галимҗанның әтисе Мөхәммәтҗан мәртәбәле сәүдәгәрләр нәселенең дәвамчысы буларак, улларының юл һәм уку чыгымнарын үзе каплый. Бохара шәһәрендә Галимҗан белемне танылган дин белгечләреннән ала, ләкин моңа да карамастан, Бохараның дини җәмгыять хәле аны бер дә канәгатьләндерми. Галимҗан фикеренчә, мондагы укыту системасында урта һәм югары сыйныф шәкертләре өчен дини аспектны чолгап алган дәресләр саны аз бүлеп бирелә. Ләкин үзенең Урта Азия мөселман җәмгыятенә булган критик карашына карамастан, ул Бохара шәһәрен “белем кайнап торган үзәк” дип атый. Соңрак ул әлеге онытылмас мизгелләрне “Бохарада яшәгән 7 елым — гомеремнең иң бәхетле чоры. Әлеге шәһәр кешеләре бик тәрбияле, баймы ул яисә ярлымы- барысы да фән белән шөгыльләнгән кешегә хөрмәт белән карый. Мондый караш мине яңа белемнәр һәм мәгърифәт эзләүгә җанландырды,”- дип искә ала.
Әлеге еллар аралыгында Галимҗан Баруди төрек һәм гарәп телләрендә бик күп китаплар укып чыга, алай гына да түгел, күп кенә сирәк китаплар һәм кулъязмаларны да Казан җәмәгатьчелеге арасында тарата. Һәм 1882 нче елның 15 нче июнендә яңа идеяләр, яңа планнар белән дәртләндерелгән бертуган Барудилар Казанга кайталар. Казанга кайткан чор Галимҗан Баруди тормышында яңа периодны ачып җибәрә. Киләсе 36 ел дәвамында ул педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә, газиз халкының белем һәм мәдәни дәрәҗәсен үстерү өстендә эшли. Ул вакытта илдә барган объектив вакыйгалар аркасында, аның эшчәнлеге Рәсәй сәясәте белән тыгыз бәйләнештә тора, алай гына да түгел, бөек педагог илнең җәмгыять һәм сәяси тормышында актив катнаша. Үзенең төп максаты итеп, Баруди дини белем бирү системасын камилләштерүне куя. Һәм халык арасында танылып , хөрмәт казанып өлгергән дин әһелен, киң җәмәгатьчелек соравы буенча, Казанның дүртенче мәхәлә мәчетенә икенче мулла итеп куялар. Мәчеттә эшли башлау белән, мәшһүр педагогның бер хыялы чынга аша: ул үзенең уку йортын ачу турында уйлый башлый. Тиздән мөселманнарның Диния идарәсе аны имам итеп билгели һәм ул мәдрәсә ачарга рөхсәт ала. Шушы ук елны әтисе Мөхәммәтҗанның финанс ярдәме белән, Йосыф Сәгыйтов мәдрәсәсе янәшәсендә бер катлы таш бина төзелә. Әтисе хөрмәтенә “Мөхәммәдия” дип аталган әлеге мәдрәсә тышкы күренеше белән генә түгел, белем бирү дәрәҗәсе белән дә күп еллар эшләп килгән Йосыф Сәгыйтов мәдрәсәсеннән яхшы якка аерылып тора. Белем бирү системасы берничә баскычтан гыйбарәт була: әзерлек сыйныфы (1 ел), башлангыч сыйныфлар (4 ел), урта сыйныфлар (4 ел), югары сыйныфлар (3 ел) иң югары сыйныф (1 ел). Белем бирү эчтәлеге әлеге җәдид мәдрәсәсендә математика, тарих, география, рус теле кебек дөньяви дәресләр хисабына киңәйтелә. Ләкин рус гимназияләреннән аермалы буларак, химия, физика кебек фәннәр биредә укытылмый. Галимҗан Баруди үзе дә шәкертләрнең белем һәм яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, дин һәм тел өлкәләрен үз эченә алган күп кенә дәреслекләр авторы була. Әлеге дәреслекләрендә ул дингә генә игътибарны юнәлтми, ә авторитетлы дин белгечләренә сукыр табынуның бернинди дә алгарышка китермәячәген ассызыклый. Дәреслекләр шулай ук сөйләм һәм диспутны үз эченә алалар. 1906 нчы елның гыйнвар аенда Баруди журнал чыгартырга рөхсәт ала, озак та үтми дини һәм педагогик яңалыкларны яктырткан “Дин вә әдәп” журналы чыга башлый. Үзенең әхлакый эчтәлеге аркасында әлеге журнал басмалары халык тарафыннан бик яхшы кабул ителә.
Әйе, чыннан да, Галимҗан Баруди дин өчен, милләт өчен үзеннән зур өлеш керткән, үзенә каршы чыккан агымнарны кирегә борып җибәреп, изге максатына ирешкән бөек шәхес. 1917 нче елгы революциядән соң да ул халыкны яңалыктан курыкмаскка өндәп йөри, барлык өлкәләрдә дә реформа үткәрүнең халык һәм ил тормышы өчен мөһим булуын күпләрнең күңелләренә сеңдерә. 1917 нче елның 1 маенда Мәскәүдә I Бөтенрәсәй мөселман корылтае уза һәм күпчелек тавыш нигезендә Галимҗан Барудиның Рәсәй мөселманнары Үзәк диния нәзарәте мөфтие итеп сайлануы да күпъеллык авыр хезмәтенең зур нәтиҗәсе булып тора. Мәгърифәтне генә яклап чыкмый мәшһүр педагог, ә ачлыктан иза чигүчеләргә ярдәм дә күрсәтә. Һәм, 1921 нче елның 6 декабрендә Мәскәүгә ачлыктан интегүчеләргә ярдәм комитеты утырышына барган җиреннән вафат була.
Айзирә Кәримуллина